|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2017 Җәмгыять
Каян килә ямьсез хатыннар?..Көндез шәһәр транспортында халыкның азрак йөрүеннән файдаланып, сырхауханәдән яңарак кына чыккан дус хатыным Рәсимә янына барып, хәлен белеп кайтырга уйладым. Дәрвишләр бистәсенә юл тотучы кызыл автобуска кереп урнашуга, юан ботларын ямьcез итеп як-якка аерып, каршы як утыргычтагы ике урынны бер итеп җәелгән хатынны күреп алдым. Шактый зур гәүдәле, мул күкрәкле, кабактай зур башлы, кырык биш яшьләр чамасындагы хатын, сәдәфләре коелган соры курткасының керле чабуларын җилбәгәй җибәргән. Кесәсеннән яртылаш эчелгән сыра шешәсе тырпаеп тора, күзләре сәер елтырый, үзе черек тешле зур авызында әвәләп, лач-лоч китереп, чертләтә-чертләтә сагыз чәйнәп бара. Салонда кеше юк диярлек. Ике-өч тукталышны сүзсез генә узгач, комач йөзле хатын чәерен авызыннан алып тәрәзә рамына ябыштырды да, бераз карлыкканрак, әмма көчле тавыш белән кычкырып җырлап җибәрде: – Апа, миннән дә бәхетсезрәк кеше бармы икән бу дөньяда? – диде ул, көрсенеп. – Ятимлектә үстем. Ирләремнән уңмадым. Беренчесе көнләшеп үзәк-бәгыремә төште, кыйнады. Аерылдым. Икенчесе үтә чыккан саран иде, ияртеп килгән кызымны күралмады. Шуннан ризык кызганды. Аннан да китәргә мәҗбүр булдым. Өченчесе – төрек иде, Хуҗабәк исемле төзүче. Бер дә начар кеше түгел иде дә, ашказанына чыккан яман шештән бик иртә китеп барды. Ул үлгәч, төрекләр мине аның Киров районындагы фатирыннан пыр туздырып куып чыгардылар. Хәтта телевизор белән киң караватыбызны, кер юу машинасын, савыт-сабамны, кышкы киемнәремне дә алып чыгарга өлгермәдем. Мин Хуҗабәкне җирләү мәшәкате белән Төркиягә киткән арада, йозакны алыштырып куеп, безне уртак торагыбызга кертмәделәр. Ирем безнең ил кешесе түгел иде шул, аның белән законлы рәвештә язылышып яшәмәгәч, уртак балабыз булмагач, үз хокукларымны яклый алмадым. Эшчеләр тулай торагында 13 квадрат метрлы бүлмәм бар иде. Төрекләр фатирдан куып чыгаргач, кызым белән янәдән шунда әйләнеп кайтырга мәҗбүр булдык. Ул чакта мәктәптә (!) эшли идем әле мин. Урыс балаларына татар теле укытып азапландым. Алар безнең телне өйрәнергә атлыгып тормый шул. Кирәксенмиләр. Чирек ахыры саен ата-аналарның мәктәпкә килеп, мине эт итеп сүгеп китүеннән туйгач, башымны юләргә салып, укучыларымның барысына да уңай билге тезәргә тотындым. Болай кылануымны завучыбыз сизеп алып, директорга әләкләде. Җитәкчелек белән борчак пешми башлагач, эшемне алыштырып, базарга сату итәргә чыктым. Кышкы салкында ката-туңа көнозын урамда басып торганда үпкәмә суык тимәсен өчен, башкалардан күрмәкче, аз-маз гына аракы йоткаларга керештем. Кайвакыт арттырыбрак җибәргәләдем ахрысы. Исереп кайтып авуларым ешайгач, инде буй җиткән кызым белән арабыз бозылды. Аңа үпкәләрлегем юк: исерек ананы кем хөрмәт итсен? Былтыр мине айнытмакчы булып, мәҗбүриләп табибка алып барды. Кодлаштырды. Эчмәгәч, яшәүдән бөтенләй кызык тапмый башладым. Сүлпәнләндем. Эшем артка тәгәрәде. Сатуда җитмәүчелек килеп чыккач, хуҗам гафу итмәде. Дүрт ягың кыйбла дип, эш урынымнын өреп кенә очырды. Кайтып кызыма зарланган идем, хәлемә кермәде. Хәсрәтемне юарга дип, иртән менә шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем, бердәнбер кызым бүлмәбездән куып чыгарды. “Шайтаныма олак, исерек пәри, бүтән күземә күренәсе булма! Бүгеннән син миңа әни түгел!” – дип артымнан кычкырып калды. – Йа Аллам, инде кая барырсың икән, сеңелем? – дип соравыма, Эльза ирен чите белән елмаеп кына куйды: Автобустан төшкәч, үргә каршы җәяү тәпиләгәндә, Эльза турында уйланып бардым, җаныма тынычлык иңмәде. Әрәм булган бичара. Яралы язмыш колы. “Кыз чагында бар да матур, каян килә ямьсез хатын?” дигән йөремсәк гыйбарә исемә төште. Эльза да, баш ташлап эчә башлаганчы, болай ук шөкәтсез, нурсыз хатын булмагандыр. Ә тавышы ничек матур! Йөрәк чиреннән яңа тернәкләнеп килүче Рәсимәнең фатирына килеп кергәч, эчке халәтемнең киеренкелеген сиздерергә теләмәсәм дә, хисләремне яшереп кала алмадым, күрәсең. Көн иткәндә ирдә дә, хатында да мин-минлек баш калкыта бит ул, үз сүзем сүз булсын дип, бер-береңә юл куймаган, теләсә-нәрсә әйтеп ташлап, җанны биздергән чаклар да булгалап куя. Эштән күңел кителеп кайткач, бөтен ачуымны иремнән, балаларымнан алган вакытларымны яшермим. Әйтерсең, кәефем төшкәнгә, эшем уңмаганга алар гаепле... Сайлаган парыңның сиңа игътибары, күңел җылысы җитми башладымы, яныңнан юкка чыгасын көт тә тор икән. Хаталануымны авыз пешкәч кенә аңладым... Зур, зәңгәр күзләреннән бәреп чыккан ачы яшьләре дустымның сула төшкән яңаклары буйлап тәгәрәште. Ихластан кызгандым мин аны. Тынычландырырга өметләнеп, берсеннән-берсе саллырак дәлилләр тездем: – Ахирәткәем, иреңнең кадерен бел. Җылы сүзләреңне, йөрәк назыңны кызганма, берүк. Янәшәдәге кешеңне Ходай бүләге дип сана. Олыгаеп килгән мәлеңдә язмыш сезне юкка гына очраштырмаган, шуны онытма! – дип озатып калды мине Рәсимә. Бер көн эчендә гыйбрәтле ике язмышның шаһиты булдым. Хаталардан беребез дә хали түгел. Адәм баласы, егылса да, янәдән торып баса, язмышыңа ни язылган булса, шуны күрми хәлең юк.
Хәмидә ГАРИПОВА |
Иң күп укылган
|