|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2009 Авто
“КӨНБАГЫШ” ЧӘЧКӘЛӘРЕ (ФОТО)“Көнбагыш” – юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган конкурс. Күптән түгел генә “Көнбагыш”ның авторы һәм алып баручысы Рәфхәт Зариповның туган мәктәбендә конкурсның финал ярышлары үтте. Финалга алдагы ике турларда катнашып, җиңү яулаганнар гына чакырылды. Жюри комиссиясенең составы да бик абруйлы идее – ЮХИДИның хәвефсезлек фонды директоры Н.Хәбибуллин, ЮХИДИның пропаганда инструкторы Х.Хөсәенов, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең директор урынбасары Э.Салихова, район Эчке эшләр бүлегенең балалар белән эшләү инспекторы Л.Шакирова, Түнтәр урта мәктәбенең ТИН укытучысы Р.Зәйнетдинов.
Ярышлар алты сәгатькә сузылды. Шул вакыт эчендә укучылар юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен театральләштереп күрсәттеләр. Күптөрле ситуацияләрне анализлап, белемнәрен ныгыттылар, тестлар үттеләр.
Көне буе кызып-кызып ярышканнан соң, нәтиҗәләр дә билгеле булды. 5-6 класс командалары арасында беренче урынны Көшкәтбаш мәктәбенең “Балкыш” командасы (җитәкчесе Р.Гарифуллина) яулады. Икенче урында – Нөнәгәр мәктәбенең “Терекөмеш” командасы (җитәкчесе Л.Фазылянова), өченче урынга Алан мәктәбенең “Кызыл күз” командасы (җитәкчесе Г.Бәдретдинова) чыкты. Дүртенче урынга Чутай мәктәбенең “Көнбагыш” командасы (җитәкчесе: Я.Гарифуллина) лаек булды.
7-8 класс командалары арасында беренче урынны Арбор мәктәбенең “Хыял” командасы (җитәкчесе Р.Шәйхиева) яулады. Икенче урында Чутай мәктәбенең “Тамчы”, (җитәкчесе Н.Мөхәммәтзәкиева), өченче урынга Куныр мәктәбенең “Җиде йолдыз” командасы (җитәкчесе Ә.Әхмәдуллина) ия булды.
9-10 класс командалары арасында беренче урынны Кенә мәктәбенең “Хәрәкәт” командасы (җитәкчесе Ш.Низамиев) яулады. Икенче урында Түнтәр мәктәбенең “Бәхетле юлчы” командасы (җитәкчесе Г.Мөхәммәтшина) .
Ярышларда катнашкан командаларга мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм ЮХИДИның Беренче, Икенче, Өченче дәрәҗәдәге Дипломнары тапшырылды. Бәйгедә үз өлешен керткән һәр укучыга ЮХИДИның кыйммәтле бүләкләре (барлыгы 21 мең сумлык) бирелде. Ахырдан уен-ярыш “Көнбагыш”ның төп максаты – юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеге ассызыкланды.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
|
Иң күп укылган
|