поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.01.2017 Җәмгыять

Кемдер алдый, кемдер алдана...

Илдә кризис хөкем сөргәндә дә безнең гражданнар үз акчаларын кысып тотарга өйрәнә алмый. Банклар белән булган аяныч хәлләр дә уяулыкны арттырырга мәҗбүр итми, бугай. Кешеләр банкларга гына түгел, бер белмәгән җиде ятка да акчасын чыгарып сала.

Яңа ел башы да искәрмә булмады. 2017 елның беренче көннәрендә үк полиция бүлекләренә алданган гражданнардан гаризалар килә башлады.

БЕР ТЫРМАГА – ИКЕ ТАПКЫР

Кырыгалдарларның кыңгыр гамәлләрен үз җилкәләрендә татыган өлкәннәр исә, бер тырмага ике тапкыр басмый торып, аңына килми. Телефон мошенниклары да, олыларның психологиясенә басым ясап, мондый адымга бара. Тиз һәм җиңел генә акчалы булырга телиләр, күрәсең.

Шундый кырыгалдарларның берсе Чаллыда яшәүче 78 яшьлек ханымны үз кармагана эләктерергә уйлый да инде. Искечә Яңа елга каршы төндә аңа таныш булмаган кеше шалтыратып, улы аркасында юл-транспорт һәлакәте булганлыгын һәм аны коткару өчен акчаны билгеле бер телефон номерына күчерергә кирәклеген әйтә. Нәтиҗәдә, 78 яшьлек әби улын «коткарам» дип, 25 мең сумыннан колак кага. Соңыннан гына, улының бернинди авыр хәлгә юлыкмаганлыгы билгеле була.

ЯШЬЛӘРНЕ ДӘ ТӨП БАШЫНА УТАРТАЛАР

Кырыгалдарлар арасында замана технологияләрен кулланучылар да шактый. Бөтендөнья пәрәвезен биш бармагы кебек белгән яшьләрне дә кәкре каенга терәтергә җай табалар. Казан вузларының берсендә укучы 19 яшьлек студент та аферистлар корбанына әверелгән. Декабрь ахырында таныш булмаган кеше шалтыратып, аңа кыйммәтле фотоаппаратны кулай бәядән генә сатарга теләвен әйтә. Бу хакта белдерүләр сайтында да махсус игълан була. Ләкин моның өчен башта 54 мең 800 сум акча түләргә кирәк, дип искәртелә. Банкның исәп-хисап счетына акча күчергәннән соң, сатучы да, фотоаппарат та, сайттагы белдерү дә юкка чыга. Хәзер полиция хезмәткәрләре мошенникларны эзләү белән мәшгуль. Шунысы билгеле: таныш булмаган номер Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.

ЭЗСЕЗ ЮГАЛМЫЙЛАР...

Шул ук вакытта Татарстан полицейскийлары да кул кушырып ятмый. Мисал өчен, узган елның сентябрендә 80 яшьлек пенсионерга 45 мең сумлык зыян салынуы турында мәгълүмат килеп ирешә. Ике-өч көн дә үтми, Яшел Үзән районында яшәүчеләр дә 100 мең сумга якын акчасыннан колак кага. Бу ике очракка дә ирегеннән мәхрүм ителгән 30 яшьлек Самара кешесе гаепле булып чыга. Полиция хезмәткәрләре аның телефонын һәм сим-картасын ала.

Өстәвенә, Казанның бер сәүдә ноктасыннан прокатка сноуборд алган егетнең әлеге спорт инвентарен кайтармавы ачыклана. Егет үзенең гаебен таный һәм 43 мең сум торган сноубордны урамнан үтеп баручыларга сатып җибәргәнлеген әйтә. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:

- әгәр телефоныгызга таныш булмаган кеше шалтыратса, яки СМС-хәбәр җибәрсә, аның күрсәтмәләрен үтәргә ашыкмагыз;

- әгәр сезгә таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, якыннарыгызның авыр хәлгә таруын хәбәр итсә, димәк, сезнең белән аралашучы кеше – мошенник. Тиз арада туганнарыгыз белән элемтәгә кереп, бу мәгълүматның дөрес булу-булмавын тикшерегез;

- финанс мөмкинлекләрегез турында ят кешеләр белән сөйләшмәгез;

- банк исәп-хисап счетлары белән бәйле күрсәтмәләрен үтәмәгез;

- әгәр инде чит кешеләрнең күрсәтмәсен үтәргә теләсәгез, якыннарыгыз, күршеләрегез белән киңәшләшегез;

- телефоннан «шаяртучылар» турында 02 телефонына хәбәр итегез.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 21.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»