поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.01.2017 Сәясәт

Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә: “Дәү әти оныкларын тырыш һәм җаваплы булырга өйрәтте" (ИНТЕРВЬЮ)

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева дәү әтисенең юбилее алдыннан “Шәһри Казан” газетасына эксклюзив әңгәмә бирде.

- Камилә ханым, балачактан дәү әтиегез Минтимер Шәрипович белән бәйле иң якты хатирәләрегезне барлыйк әле.
- Дөрестән дә, балачагымның иң якты, җылы истәлекләре   яраткан дәү әтием белән бәйле. Эше никадәр генә тыгыз булса да, ул һәрвакыт минем өчен вакытын таба иде. Мине велосипедта йөртергә өйрәткәнен, шахмат уенының серләренә төшендергәнен хәтерлим. Аның янәшәсендә һәрвакыт бик җылы һәм рәхәт, чөнки ярдәмен һәм кайгыртуын тоясың. Ул күп эшли һәм эшләргә яратып кына калмый, ә физик хезмәт һәм актив тормыш яшәү рәвеше яклы: күп йөзә, чаңгыда йөгерә, бакчада эшли. Һәм һәрвакыт үзе белән мине дә ала иде! Әлеге истәлекләр минем бүгенге тормышымның аерылгысыз өлеше булып тора, моның өчен дәү әтиемә чиксез рәхмәтлемен.

- Минтимер Шәрипович сездә үзегез өчен аеруча кадерле булган нинди сыйфатлар тәрбияләде?
- Әти-әниләрнең һәм әби-бабайларның балага карата әйтелгән “иң акыллы сүзләре” дә    мисалларында күрсәткән абруйлары каршында югалып кала. Дәү әти – бәхәссез авторитет һәм күпләр, шул исәптән минем өчен дә, үрнәк. Акыллы, зирәк җитәкче, уникаль харизмалы, тирән фикерле һәм көчле рухлы кеше. Дәү әтиебез безне, оныкларын, һәрвакыт тырыш  һәм җаваплы булырга өйрәтте. Минем өчен аның белән бергә булган вакытлар аеруча кадерле, чөнки әлеге сәгатьләр - акыл-зирәклек һәм кешеләрне, тормышны аның бөтен чагылышында ярату буенча тормыш дәресләре.

- Камилә ханым, бер ай элек үзегез дә әни булдыгыз. Сезне ихластан котлыйбыз! Дәү әтиегезнең төпле киңәшләрен үз балаларыгызны  тәрбияләгәндә дә кулланачаксызмы?
- Әйе, дәү әтиебезнең юбилее алдыннан безнең зур гаиләбездә сөенечле һәм көтеп алынган матур вакыйга булды – аның беренче оныкчыгы туды. Безнең бөек дәү әтиебез оныкчыгын кулларына алып, сөеп яратты инде. Әлбәттә, балабызны тәрбияләүдә аның киңәшләрен һичшиксез кулланачакмын һәм баламны көчле нәселнең лаеклы вәкиле итеп тәрбияләп үстерүгә бөтен көчемне куячакмын.  

- Дәү әтиегезнең матур юбилее уңаеннан, аңа нинди теләкләр телисез?
- Кадерле дәү әтием, сине үзем һәм гаиләбез исеменнән шундый матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәм! Беренче чиратта  төп тормыш дәресләрең – безгә кылган яхшылыкларың һәм күңел җылың, тормышка булган бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтең, зирәклегең һәм нинди генә ситуациядә дә үзеңә генә хас үткен юмор хисең өчен рәхмәтемне җиткерәсме килә. Әлбәттә, сәламәтлек һәм син генә уйлап табарга сәләтле яңа проектларны тормышка ашыруда иҗат дәрте телим. Тагын бер кат рәхмәт сиңа!

Фотография Камилә Шәймиеваның шәхси архивыннан.


---
Шәһри Казан
№ --- | 19.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»