• 19.01 "Калеб. Яңа дулкын". Финал. Камал театры. Кече сәхнә. 18.30.
  • 21.01 Наил Табанаков. Уникс. 18.00.
  • 21.02 "Рәвешләр". Казан. ДК "Юность".
  • 25.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 20.12 Татарстанның халык артисты Зөhрә Шәрифуллинаның юбилей концерты. Филармония.
Туган көннәр
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
  • 21 Гыйнвар Иван Егоров
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
  • 22 Гыйнвар Инсаф Хәмитов
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Приволжском районе,все необходимое для проживания имеется ,6-этаж.Собственник тел.89376250725.
  • Яшь тай (2 яшь) ите (елкы) 280 сумнан кирәк кешеләр түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыгыз тел. 5-30-41, 8-927-414-49-22, 8-927-414-47-22 КФХ Нурлыев Ф.Ф. Актаныш районы
  • Азнакай шәһәрендә шәхси йорт сатыла. 3 йокы бүлмәсе, зал, зур кухня, туалет һәм ванна. 102 кв.м. 8 сутый җир. Мунча гараж. 9172709657
  • Өй эчләрен вагонка белән эшлибез. Арча, Саба якларында. 89178896269
  • Яңа ел бүләге итеп, песи бирәм. Кара төстә. Бик ягымлы, назлы. Туалетка өйрәтелгән. Бик акыллы. Стерилизацияләнгән. Ике ярым яшьтә. Казан.тел.: 8 917 261 56 95.
  • Пятигорск фабрикасында тегелгән кара төстәге 56-58 размерлы өр яңа шуба сатыла (Стриженная нутрия). Үз бәясе 35 мең. Размеры зур булу сәбәпле 25 меңгә бирергә дә ризамын. Казан, Чистопольская 64, 89375251717
  • 3-5 бозаулаган савым сыеры кирәк Актаныш Мөслим районнары тирәсеннән.8 9 1 7 2 3 8 4 7 9 3
  • 8 февральдән бер бүлмәле фатирда яшәр өчен өченче кызны эзлибез. Фатир Казанның Яңа Савин районындагы Меридианная урамында урнашкан. Яшәр өчен бөтен шартлар да бар. Телефон: 89600509620
  • Сабаның үзәк урамында 300 меңгә җир сатыла. 89172623633
  • Тамбурлы чигүгә өйрәтүче кирәк иде. Казан. Фәридә 89172355894

 

 

 
 
Архив
 

02.12.2016 Мәдәният

Уфада татар тарихчылары җыены узды

Башкортостанның “Берлек” мәдәни-агарту җәмгыяте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты галимнәре белән берлектә «Регионара татар туган якны өйрәнүчеләр җыены» дип аталган конференция уздырдылар. Чарага Мәскәү, Саратов, Пермь, Ульян, Оренбург, Магнитогорск һәм Уфа якларыннан, шулай ук Кырымнан һәм Кытайдан йөзләгән делегат килгән иде.

Самара өлкәсеннән региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры, тарихчы Шамил Галимов, Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни һәм рухи-мәгърифәтчелек “Сәлам” газетасы хәбәрчесе Фәрит Шириязданов, Иске Ярмәк авылының имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим катнаштылар.
Форум эшлекле рәвештә һәм югары дәрәҗәдә үтте. Ул Уфаның Ихлас мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Галләмнең хәер-фатихасы һәм әдәби түгәрәкләргә йөрүчеләрнең сәнгатьле чыгышы белән башланып китте.

Беренче сүз шушы конференция чыгымнарын үз өстенә алган эшкуар, татар тарихын барлаучы тарих фәннәре кандидаты Камил Аблязовка бирелүе алкышлар белән кабул ителде. Ул үзенең чыгышында Россия тарихчылары игътибарыннан төшеп калган тарихыбызның әһәмиятле чорларын билгеләп үтте, Алтын Урда гаскәрләрен тәшкил иткән татарларның халык буларак формалашуына, Тамбовтан - Сахалинга, Төньяк Кавказдан Түбән Новгородка кадәр сибелеп ятучы 2,5 мең татар авыллары тарихына кагылышлы мәсьәләләргә игътибарны юнәлдерергә тәкъдим итте. Шушы мирасыбызны кадерләп саклау белән бергә татар авылларын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртеп кору да кирәк, дигән фикерне алга сөрде ул. Камил Аблязов татар алфавитын латин графикасына күчерү, татар тарихын тарих дәреслекләренә кертү кирәклегенә дә басым ясады.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, фән докторы Дамир Исхаков, Бөтендөнья татар эшкуарлары оешмасы җитәкчесе Фәрит Уразаев, тарих фәннәре докторы, археолог Альберт Борханов үзләренең чыгышларында соңгы егерме ел эчендә татар тарихын барлау буенча эшләнгән күләмле эшләр турында дәлилләп сөйләделәр. Аның әйтүенчә, татар тарихына багышланган 800ләп китап, җиде томлы “Татар тарихы”, “Татар энциклопедия”се бастырып чыгарылган, тиздән  Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән  “Туган җир” дип аталган крайны өйрәнү журналы дөнья күрәчәк...

Крайны өйрәнүче галимнәрнең чыгышлары да кызыклы булды. Магнитогорскидан килгән Равил Хөснетдинов - металлургия комбинатын төзегәндә булган фаҗигале хәлләр, Мәскәү тарихчысы  Мансур Хәкимов - башкаладагы татар оешмаларының нәшер итү өлкәсендәге эшләре,  Саратов галиме Фрид Рәшитов - Алтын Урда шәһәрләренең берсе булган Укек (хәзерге Саратов) тарихы, Казанлылар Айдар Ногманов - Советлар заманындагы татар тарихы, Нурулла Гариф - үзәк архивларда сакланучы документлардан күренгән татар тарихы, Оренбурлы Хәзирә Әбделмәнова тарихчы һәм археограф Мәдинә Рәхимколованың тууына йөз ел тулу уңаеннан аның эшчәнлегенә багышлап чыгарылган китап турында бик эчтәлекле һәм кызыклы итеп сөйләделәр. Ә Себер татарлары фольклорын өйрәнүче Луиза Сурметова үзенең китабын тәкъдим иткәндә мөнәҗәтләр дә әйтеп күрсәтте.

Оештыручылар һәр теләгән кешегә чыгыш ясау, сорау бирү һәм репликалар әйтү өчен киң мөмкинлек бирде. Кыскасы, конференциянең эше иҗади һәм дустанә атмосферада үтте. Самара тарихчысы Шамил Галимов та крайны өйрәнүдә басма чыганаклардан файдалану һәм татар эзләре булган биналарга истәлек такталары элү турында сөйләде.

Чара халкыбызның милли гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Гомумән, бу җыелышны бик тә кирәкле һәм нәтиҗәле, дип атарга була. Тик милләт өчен зур эшләр башкарып йөрүче галимнәрнең рус телендә чыгыш ясаулары күңелләрне тырнап үтте. Мондый хәлгә түзә алмыйча Иске Ярмәк авылы имам-хатыйбы Габдулла Мөхәммәткәрим кисәтү дә ясады. “Без бит монда телебез, мәдәниятебез, чал тарихыбыз югалмасын, дип борчылып килгән затлар. Залда башка милләт кешеләре булмаганда, ник рус телендә чыгыш ясыйбыз соң без?!  Милли эшләрнең башында торучы кешеләр ана теленә карата хөрмәт күрсәтмәсәләр, үз-үзләренә карата кырысрак таләпләр куймасалар, башкаларга нинди үрнәк күрсәтә алырлар икән? Болай булгач, “телебез бетә!”, “саклап калыйк!” дип чаң сугарга хакыбыз бармы соң?! Австралиядә, Кытайда яшәүче милләтәшләребез үз телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне ничек камил саклаган булсалар, без дә, алардан үрнәк алып, телебезне саклап һәм яклап яшәргә тиешбез”, - диде ул.

Шамил ХӘЙДӘРОВ, Рамил КӘРИМОВ, Казан-Самара
Бердәмлек
№ --- | 02.12.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV