поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.12.2016 Матбугат

Бүген матбугат ветераны Хәмит Мөхәммәтшинга 85 яшь тулды (ФОТО)

Чаллыда чыгып килүче "Якты юл" газетасы журналисты, матбугат ветераны Хәмит ага Мөхәмәтшинга бүген 1 декабрь көнне 85 яшь тулды. Бу уңайдан аңа Дәүләт бүләге тапшырылды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Нәбиуллина язмасын тәкъдим итәбез.

 
Бүгенгедәй хәтеремдә, тыйнак кына килеп керде ул Чаллы шәһәре һәм районында чыгып килә торган “Коммунизм байрагы” газетасы редакциясенә.Чираттагы санны әзерләп мәш киләбез. Ишектән кергән 35-40 яшьләр тирәсендәге кара чәчләре кабарып торган, гаярь кыйфәтле, йөзендә ниндидер ягымлылык балкып торган бу ир-егет бер дә үзебезнең тирәлектә эшләгән кешегә охшамаган. Хәер, КамАЗ ның “ Монда авыр йөк күтәрешле автомобильләр заводы төзеләчәк” дигән нигез ташы салынган еллар иде ул, төрле яктан төзүчеләр генә түгел, иҗат кешеләре дә килә башлады. Редакциягә килеп кергән икән, берәр каләм ияседер дип уйлап куярга да өлгермәдем:
 
--Мин Хәмит Мөхәмәтшин булам, “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе. Бирегә төзелешләр барышын яктыртып барырга җибәрделәр, бергәләшеп эшләрбез,- дип таныштырды ул үзен.
 
Менә нинди кеше икән республика газетасы битләрендә әледән-әле язмалары чыгып килә торган Х.Мөхәмәтшин. Танышып киттек, шуннан соң инде байтак тәҗрибә туплаган журналист әле яңа газетада эш башлаган миңа акыллы остаз да, иҗатташ дустым да, киңәшчем дә булып китте. Бик матур холык сыйфатларына ия кеше ул: беркайчан ашыгып нәтиҗә ясамас, язмалары тирәнтен өйрәнелгән, тел байлыгы—күз тимәсен, “ватаным” ның һәр санында диярлек гигант төзелеш мәйданнарыннан язмалары чыга башлады. Аларны җентекләп укыйм, анализлыйм, иҗади табышларына сокланам һәм ипләп кенә каләм осталыгына өйрәнәм. Безнең редакциядә партия исәбендә тора иде Хәмит абый. Ай саен уздырыла торган җыелышларына йөри, анда исә газета эшчәнлегенә анализ ясала, планнар корабыз. Һәм, әлбәттә, Хәмит Нәҗиповичның саллы фикерләре, киңәшләре бик ярап куя иде.Бер вакыт мин аннан:
 
--Журналистка иң кирәкле сыйфатлар нинди?- дип сорадым. Бу өлкәдә юл башым гына иде бит әле.
 
--Тынгысызлык, ару-талуны белмәс хезмәт, тырышлык, иҗат дәрте, гаделлек һәм очсыз-кырыйсыз юллар,-- диде ул. Ә мин аны озаклап вәгазь укыр,киңәшлшрен тезеп китәр дип көткән идем. Сүзе кыска булды, ә киңәшләре гомергә истә калды. Менә мин дә 53 ел инде район газетасында. Шәһәрдә чыга башлаган барлык татар басмаларын диярлек башлап җибәрүдә катнаштым. Һәм Хәмит Нәҗипович белән бер сафта атларга тырыштым.
 
Икебез дә әле һаман “ Якты юл” газетасыннан аерыла алмыйбыз, тупланган тәҗрибәне яшьләргә бирәсе килә.
 
Хәмит Мөхәмәтшин кем соң ул, кайдан килгән? Мамадыш районында туып үскән егет ел. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Тәкәнеш районы газетасында редактор урынбасары, Октябрь, Минзәлә районнары газеталарында редактор булып эшләгән. Шул арада Лениградта югары партия мәктәбен тәмамларга да өлгергән, 1970 елдан “ Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе. Лаеклы ялга чыккач, үткен каләмле, энергиясе ташып торган, гаиләсе белән Чаллыга төпләнгән журналист “ Якыт юл” газетасында бүлек мөдире булып килде.
 
Гомер дигәнең - йөгәнсез ат, чаба да чаба. Ул көннәрдән бирле 50 елга якын вакыт үткән. Иң куанычлысы—Хәмит Нәҗипович һаман сафта, һаман иҗат юлын дәвам иттерә. Ә ярты гасырга якын калабызда яшәп, иҗат итү чорында аны Чаллы шәһәре һәм районыбыз тарихын язды дисәм дә арттырып әйтү булмас.”Еллар һәм кешеләр”, Җир улы” дигән китаплары дөнья күрде. Аларда-- районыбызның күренекле кешеләре, истәлекле вакыйгалар. “Тукай районының атаклы кешеләре” дигән китапның өч басмасын туплап чыгарды.Ул китаплада Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары, гарой-аналар, Татарстан Республикасы һәм Росситя Федерациясенең атказанган хезмәткәрләренең исемнәре тупланган. Аларны әзерләп чыгару үзе бер зур хезмәт.
 
Хәмит Нәҗиповичның иң күркәм сыйфаты — тыйнаклык, масаюның ни икәнен дә белмәү, кече күңеллелек һәм ихласлык. Ул бер кайчан да карьерага омтылмады. Гомер таңында кулана алган каләме аның гомерлек юлдашы булды.Һәм аңа абруй, укучыларның олы хөрмәте, танылу, мәртәбәле исемнәр китерде. Ул СССР Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы, төрле медальләр белән бүләкләнде, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы, Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины дигәнисемнәр иясе.
 
Шушы көннәрдә Тукай районының “Якты юл” (“Светлый путь”) газетасы үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. Тантаналы чарада Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова күп еллык намуслы хезмәте өчен Хәмит Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын һәм медаль тапшырды.
 
1 декабрьдә остазыбызның күркәм юбилее, без аны ихлас күңелән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, саулык-сәгадәт, тигез тормыш, балаларының хөрмәт ихтирамы җылысында бәхетле булып озын-озак яшәвен һәм каләменнән аерылмавын телибез.

P.S. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә "Якты юл" газетасы да үзенең 40 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәм чарасыннан берничә фото:
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»