25.11.2016 Мәдәният
Карина Казыханова: “Татар моңнарын башкару сагышлы мәхәббәт турында гына җырлау түгел” (ИНТЕРВЬЮ)
Чит илдә дә татар моңнарын дөньяга танытучы Карина Казыханова югары белемне Прага шәһәрендә ала. Кечкенәдән җырлап үскән кыз тапшырулар эшләргә дә, җырлар яздырырга да, аннан кала рәсем сәнгатенә дә үзен багышларга өлгерә. “Вакыт җитми” – дип елмаеп кына хәйләләсә дә, күңеленә якын шөгыленә вакытын таба.
— Уфадан Прагага кадәр укырга китәргә ничек батырчылык иттең?
— Бер яшькә олырак иптәш кызым Прагага укырга киткән иде, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганда Чехиядә белем алу теләге уянды да. Мин маҗаралар ярата торган кыз, шуңа да ике уйлап тормадым. Укып бетереп, документларны әзерләгән вакытта Ауропага укырга китәм дип ышанып та бетмәдем. Прагага килүемне, беренче алган тәэсирләремне, матур һәм бай тарихлы шәһәргә соклануымны бүгенгедәй хәтерлим.
— Ни өчен вокал буенча укырга кермәдең?
— Миңа нигәдер һәрвакыт музыкага укыганчы, техник юнәлешне сайларга киңәш итәләр иде, чөнки сәнгать өлкәсе даими керем чыганагы була алмый. Шуңа да музыкаль белем алу турында уйламадым да. Ләкин хәзер кеше сүзенә генә карап торасы түгеллеген һәм йөрәгең кушканны эшләргә кирәклеген аңлыйм. Үз юлын салганнар һичшиксез уңышка ирешә ала. Тик Прагада да мәдәният университетына укырга кермәдем, чөнки иҗади имтиханны тапшырырга бик авыр булыр иде. Мин чит илгә киткәнче чех телен өйрәндем, әмма ул вакытта ирекле аралашмый идем. Шартлар туса рәхәтләнеп музыкаль белем алыр идем, бәлки, алга таба булыр да.
— Чит илдәге тормышка ияләшеп беттеңме? Барысын да ташлап кайтып китәсе килмиме?
— Яңа гына килгән вакытта, беренче атналарны бик нык өйгә кайтасы килә иде. Хәтта әти-әнигә алып кайтып китүләрен сорап шалтырата идем. Көн саен нәнәй белән озаклап сөйләшә идем. Прагада яшәвемә бишенче ел китте, инде хәзер монда тулаем ияләшеп беттем. Бигрәк тә үземнең мөстәкыйль яшәвем ошый. Уфаны да, Праганы да үз өем итеп кабул итәм.
— Башка илдә яшәсәң дә, татарча һәм башкортча җырлар яздырасың. Авторлар белән ничек элемтәне саклыйсың?
— Әйе, мин туган телләремне яратам. Икесен дә туган телем диям, чөнки мин татар кызы, ләкин Башкортстанда тугач, ул да миңа бик якын. Әлеге телләрдә җырларны беренче чиратта әбием өчен яздырам һәм, әлбәттә, үземнең тыңлаучыларым өчен. Әбием бигрәк тә җырларымны радиодан ишеткәч сөенә. Ул хәтта җырларымның аена ничә тапкыр һәм кайчан уйналганын белә. Эфирда минем башкаруымдагы җырны ишетсә шунда ук безгә шалтырата. Ә җыр авторлары белән элемтәне социаль челтәр аша саклыйм. Уфага кайткач, җыр яздырганда алар минем сөйләмемне камилләштерә. Җырларымны Марсель Каһиров белән яздырам, ул шулай ук минем барлык җырларыма аранжировка да ясый. Иҗатымның башы Риф Арслан язган җырлардан башланды. Быел бик талантлы шагыйрь – Азат Фазлиахметов шигырьләренә җырлар яздырдым. Минем белән эшләгән барлык авторларга, шул исәптән шагыйрә Рәмзинә Тимеровага, Лариса Мироновага, көйләр иҗат иткән Заремә Аюпова һәм Ирек Галимовларга бик зур рәхмәтлемен.
— Прагада да чыгышлар ясыйсыңмы? Анда вокал буенча укытучың бармы?
— Прагада мин үзе музыкант, үзе гитарист, үзе аранжировщик булган Александр исемле егет белән таныштым. Аның белән инглиз һәм рус телендә бик күп җырлар эшләдек. Шуннан үз төркемебезне булдыру турында уй килде. Безнең дуэт «First Name» («Беренче исем») дип атала башлады. Александр белән менә инде 4 елга якын төрле чараларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Миңа кешеләргә матур музыка, яхшы кәеф бүләк итәргә, аларның яраткан җырларын башкарырга бик ошый. Тик, кызганыч, Прагада вокал буенча укытучым юк. Әлегә университетта уку бар вакытны ала, ләкин буш вакыт табуга ук үземне тулаем сәнгатькә багышларга исәп, алга таба дәрәҗәле укытучылар белән дә шөгыльләнермен дип уйлыйм.
— Гаиләң белән дә таныштырып китсәң…
— Әти-әнием, нәнәй һәм энем – минем гаиләм. Алар минем иң яраткан, иң якын кешеләрем. Кадерле кешеләремдә булган эчкерсезлекне әле беркемдә күргәнем юк. Алар минем һәр фикеремне, һәр башлангычымны хуплап, тормышка ашырырга ярдәм итеп кенә тора. Алар минем барлыгыма ихластан сөенүче иң кадерле кешеләрем.
— Үзеңнең тапшыруыңны да оештырып җибәргәнсең? Бу юнәлеш белән кызыксыну ничек башланды?
— Җәй көне дус кызларым белән автобуста барганда берсе мастер-класс алу өчен кондитер янына бару турында сүз башлады. Барлык серләрен ачып бетермәс дип, мине журналист сыйфатында барырга күндерде. Чынлыкта исә минем ярдәм кирәк тә булмады, ә шуннан соң бу идея миңа ошап китте. Минем белән мәктәптә укыган бер кыз үзе кондитер. Видеооператорны табуга әлеге максатымны тормышка ашырырга дип аның янына тапшыру эшләргә киттек. Икенче интервьюны Санкт-Петербургның телевидение мәктәбе укытучысыннан алдым. Ул бик сәләтле һәм гениаль шәхес, шуңа да күптәннән аның белән чын күңелдән сөйләшәсе килгән иде. Янымда шуның кадәр шәп кешеләр булганда тапшырулар да дәвамлы булыр дип ышанам.
— Татарча җырларны тыңлыйсыңмы?
— Уфада, безнең өйдә һәрчак радио эшләп тора. Үземнең бүлмәдә нидер эшләп утырганда татар яки башкорт көйләре ишетелсә күңелемә рәхәт булып китә.Чынлап әйткәндә, безнекеләрдән дә матуррак җырлар юк. Көе йөрәккә май булып ята, ә җырларның эчтәлеге бик мәгънәле. Әти-әни, дуслык, мәхәббәт, туган якка багышланган, булганның кадерен белергә өйрәтүче безнең җырларны башка беркайда да табып булмый. Бу бит сагышлы мәхәббәт турында җырлау гына түгел. Җырлар кешеләргә шатлык китерергә, илһамландырырга тиеш.
— Рәсем күргәзмәләрендә булырга яратасың икән. Үзең дә рәсемнәр ясыйсыңмы?
— Рәсем күргәзмәләренә еш йөрмим, ләкин анда баруы миңа зур сөенеч. Пейзаж, натюрмортларны караганда, рәссамның осталыгына гаҗәпләнәм. Ул бит фотография кебек чыга, ләкин күпкә җанлырак һәм гүзәлрәк. Үзем дә рәсем ясарга яратам, ләкин һәрдаим язып булмый, чөнки ул вакытта ләззәтләнеп, вакытны онытып рәсем ясарга кирәк, ә бу эшкә минем әлегә алай ук вакытым җитми. Рәсем ясагандагы халәтне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.
— Укып бетергәч тә үзеңне җырчы буларак күрәсеңме? Алга таба планнар нинди?
— Әгәр дә мин чын дәрәҗәдә зур җырчы булсам, бу бөтенләй дә искиткеч булачак. Күп кызларныкы кебек үк минем модель дә буласы килгән иде, ләкин анда да таләпләр катгый, сайлап алуны узып булмый. Барлык кешеләр кебек алдыгы тормышта бәхетле буласым килә. Дөньяда һәрберебез дә бер-берсен илһамландырып, сөендереп торсын иде. Күңеле яхшы кешеләрнең хыяллары да һәрвакыт тормышка аша бара.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 25.11.2016