|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2016 Ир белән хатын
"Акчасыз калгач, ул мине ташлап качты"Тормыштагы бер ялгыш адымы кешенең бар гомерен үзгәртә дә куя икән. Танышымның улы Гарифҗан да үзенең бер ялгышы аркасында күпме борчу-газаплар кичергән. Очрашканда ерактан ук елмаеп, кул сузып килүче ачык йөзле егет ул. Йөрәгендә төзәлмәслек яра бардыр дип һич тә уйламассың. Бу юлы да, күрешкәч, кыенсынып кына сүз катты, үз башыннан үткәннәрне сөйләгәч, киңәш сорады. Аның бар уй-хыялларын юкка чыгарган Әлфинур атлы чая кыз белән очрашу тарихы бик күп яшьләрнеке кебек гади. Үз компанияләре йомышы белән, оешмадан-оешмага йөреп арып беткәч, хезмәттәше Альберт белән кичке ашка Түбән Камадагы бер ресторанга керәләр. Үзләренә ризык китергәнне көтеп утырганда, күзләре янәшә өстәлдәге ике кызга төшә. Бәллүр бокалларны озын кызыл тырнаклы нечкә бармаклары белән ыспай гына тотып, шәрабтән авыз итә-итә, үзара елмаеп нидер серләшүче кызлар, бер карауда, егетләргә ошый. Тамак ялгап, «шайтан суы»ннан да авыз итеп алгач, акрын гына агылган көй аларны урыннарыннан кузгата. Үзләрен биергә чакыручы егетләргә кызлар елмаеп күз сирпиләр. Әлфинуры гына, егет уйлаганча, фәрештә булып чыкмый. Акчалы егетләр, җитәкчелек баскычына үрмә-ләгән замана ирләре белән шактый чуалган тәҗрибәле ханым була ул. Һәрвакыт елмаеп йөрүче, бар дөньясын онытып, үзен иркәләүче Әлфинур, җитмәсә аш-су әзерләүне дә өнәми. «Мин сине яратырга һәм синнән яратылырга туганмын, газ плитәсе янында кайнашуга караганда, сине кочагымда иркәләү рәхәтрәк миңа», дип сырпаланучы Әлфинурга ни дисен Гарифҗан?! Ни дисең инде бу егеткә? Әлбәттә, яшәргә һәм үз тиңеңне очратуга өметеңне өзмәскә кирәк. Тормышта саф күңелле кешеләр бик күп ул, ә Әлфинурдай мәкерле, явызлары аз. Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны, Туган як.
--- |
Иң күп укылган
|