поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.11.2016 Мәдәният

Тинчурин театрында Нуретдин Нәҗмиевнең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр (ФОТО)

5 октябрьдә Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевкә 70 яшь тулды. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” бенефис-спектакле күрсәтелде. Әлеге музыкаль комедиядә юбиляр үзе Әхмәтҗан бабай ролен башкарды.

Юбилей кичәсендә артистны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, шулай ук дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре тәбрикләде.

Эльвира Камалова юбилярны гомер бәйрәме белән котлап: «Сез — Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә уйналып килгән төрле характердагы бик күп образлар иҗат иткән, гомерен театр сәнгатенә багышлаган, татар ир-атларына хас бөтен күркәм сыйфатларны үзенә җыйган, олы ихтирамга лаеклы шәхес», — диде. Ул Нуретдин Нәҗмиевкә Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Нурия Хашимова артистны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, шәхсән үзе исеменнән юбилее белән котлады. «Сез сокланырлык шәхес. Якташлар булуыбыз сәбәпле, миңа аеруча да якынсыз. Балык Бистәсе — республикабызга бик күп шәхесләрне бүләк иткән як. Сез — шуларның иң яктыларының берсе», — дип билгеләп үтте ул.

Кичәдә юбилярны шулай ук Камал театры коллективы исеменнән Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов тәбрикләде.

Белешмә өчен. Нуретдин Нәҗмиев 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Сәхнә эшчәнлеген, урта мәктәпне төгәлләгәннән соң, Минзәлә татар драма театрында башлый. Биредә ул тормыш дөреслеге белән аерылып торган, юморга бай Шофёр («Ана йөрәге», С.Кайтов), Әмшә («Хикмәтле Сәйфи», Р.Ишморат), Нияз («Соңгы хөкем», Т.Абдулмамутов), Илһам («Мария», А.Д.Салынский), Сәлмән («Гарасат», Г.Сабитов) рольләрен башкара. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

Көчле характерлы актёр, эпизодлар остасы буларак, Нуретдин Нәҗмиев һәр ролен ышандырырлык итеп ачып бирә һәм тиз арада танылу ала. Аның уены халык юморы белән сугарылган, төрле сәнгатьле чараларга бай, ул һәр образны индивидуаль якын килеп иҗат итә. Т.Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» әсәре буенча куелган спектакльдә (1978) актёр бер-берсенә охшамаган, һәркайсы үзенә генә хас кабатланмас характерга ия дүрт карт ролен зур осталык белән башкара. Ул иҗат иткән образлар арасында Ирбулат («Кайту», Р.Ишморат), Шәйхел («Ак күгәрченнәр», Р.Батулла), Надирша («Мәкәрҗәгә барган идек», И.Юзеев), Хәмитнур, Өлфәт («Тынгысыз өч көн», М.Мәһдиев), Мәрдәнша («Курай моңы», Ш.Шаһгали), Вагыйз («Назлы кияү», К.Тинчурин), Талут («Ител суы ака торур», Н.Фәттах), Рөстәм («Яз галәмәте», Р.Сәгъди), Полковник («Кураж ана һәм аның балалары», Б.Брехт) аерым урын тота.

Нуретдин Нәҗмиев – 51 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның дүрт дистә елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә 100дән артык роль башкарылган. “Аллага шөкер, рольләрдән уңдым – сәхнәдә малайны да, бабайны да уйнадым!” – дип шаяртырга ярата бу уңайдан Нуретдин ага. Ул үзен бәхетле артист, гомумән, бәхетле кеше дип саный. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә сәхнәдә яраткан тамашачысын сөендереп яши бирә. Соңгы елларда башкарылган Хуҗа (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), Әхмәтҗан бабай (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Поцлох (“Без барыбыз да кешеләр”, Эрих Мария Ремарк) һәм башка рольләре актёрның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.

 

 


---
Тинчурин театры
№ --- | 10.11.2016
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»