поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.10.2016 Җәмгыять

Еллар безгә бәла түгел

6 октябрь көнне Кызыл Октябрь районы Уразавылның шәфкать йортында "Нам года не беда" дигән чара узды. Аны мәдәни оештыручы Афия Каюмова оештырган, бүтән хезмәткәрләр дә якта калмаган, әлбәттә. Биредә хәзер төрле хәлдәге һем яшьтәге 39 кеше яши, һәрберсенең монда эләгүенең фаҗигале тарихы бардыр.

Язмышлары җиңел булмаган, гомер көзләрен гаилә, якыннары кадер-хөрмәтендә түгел, ә хөкүмәт йортында уздырырга мәҗбүр булган әби-бабайларның бертөрле тормышларына бераз гына ямь өстәр өчен барча хезмәткәрләр бар тырышлыкларын куеп эшлиләр, мәдәни чаралар да шул максаттан уздырыла. "Еллар безгә бәла түгел" дигән мәдәни чара бераз конкурс формасында оештырылган иде. Иң башта шәфкать йорты директоры Ринат Каюмов барысын да өлкәннәр декадасы белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләде. Чарада биредә яшәүче сигез кеше катнашты һәм алар кешенең дөньяга килүеннән башлап, картайганчыга кадәр тормышын сәхнәләштереп күрсәтергә тырыштылар.

Хания Магҗанова белән Зинаида Сорокина баланың нәни чагын, елаганда аны ничек тынычландырырга кирәк икәнне күрсәттеләр. Менә бала үсә, мәктәпкә бара. Аның бу чорын Хамсәнә Хөсәинова белән Галина Закуражнова бик оста тасвирладылар, кызыклы гына күренеш килеп чыкты.

Мәктәпне тәмамлагач, матур яшьлек чоры башлана - гашыйк булулар, очрашулар... Нәкъ менә шушы чорны - очраша башлаулар¬дан алып, өйләнешкәнче, бала туганчыга кадәр Мөфия Алеева белән Рушан Жамалетдинов кызыклы итеп күрсәттеләр. Владимир Коробков белән Таисия Шкунова парлы булып картаюны, олыгайгач, бик тә бер-береңә кирәк булуны исбатладылар үз чыгышларында. Кыскасы, барысы да үз рольләрен яхшы уйнадылар һәм Ринат әфәнде, Афия ханым, кадрлар буенча белгеч Гүзәл Харрясовадан торган жюри дуслык җиңде дигән нәтиҗәгә килде.

Музыкаль паузаларда Ринат Фарахшинович үзе, Илдус Харрясов җырладылар, биредәге хезмәткәр Гүзәл Арибҗанова биеде.
 
Район мәдәният комитеты хезмәткәре, үзешчән артист Илдус Харрясов турында аерым әйтеп үтәсем килә. Бу яшь егет биредә уздырылган бер генә чарадан да калмый, һәрвакыт килеп күңелләрен күтәрә әби-бабайларның. Ә бит бирегә килергә үзеңдә көч табуы җиңел түгел, шуңа да ул иң зур рәхмәт сүзенә лаек. Чараны бик матур Афия ханым Каюмованың оныгы Әлфинә Аксянова алып барды. Барлык катнашучыларга Равил Садеков җитәкчелегендәге ООО "Универсал" исеменнән бүләкләр тапшырылды, биредә яшәүче бүтәннәр дә бүләксез калмады.
 
Менә шулай күңелле генә үтте шәфкать йортындагы кичә.
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 14.10.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»