поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.10.2016 Мәдәният

Фирдүс Тямаевны сәхнәдә бию буенча кем уздырыр? (ИНТЕРЬЮ)

Ленар Хәлиуллинның җырлары яңа гына ишетелә башлады, ләкин әле аның таныласы алда. “Яратам, яратам” дигән җырын ишетүгә үк көе күңелдә уелып калыр. Үзенә нәрсә кирәген белеп иҗат итүче яшь җырчының максатлары бик югары. Дөрес, һәркем шулай хыяллана диючеләр булыр, әмма Ленар хыялларын түгел, ә максатларын тормышка ашыра торганнардан.

 — Җыр өлкәсенә син әле күптән түгел генә кереп киттең. Иҗатны төп һөнәр итеп сайладыңмы?

— Вокал белән шөгыльләнә башлагач, минем укытучым җырлар яздыра башларга киңәш итте. Казанда композитор Айнур Шарапов белән очрашып, барысы турында да килешеп куйдык. Ул миңа җыр язып бирде һәм шулай иҗатның беренче баскычына атладым дисәк була. Айнур миңа нинди җыр кирәк икәнен белә, ул яктан аның белән бик җиңел эшләргә. Бәләкәй чакта үзем өчен караокега кушылып җырлый идем, ләкин сәхнә турында уйланулар булмады. Якынча ярты ел элек музыка белән ныклап шөгыльләнергә булдым. Мин бүгенге көндә төзелеш юнәлеше буенча 4 нче ел белем алам, ләкин җыр сәнгате күңелемә күбрәк ошый. Бу өлкәгә үзеннән-үзе кушылып киттем, сәхнә ошый башлады һәм шоу-бизнеста үземне сынап карарга булдым.
— Димәк, укуны тәмамлагач, белем алган юнәлешең буенча эшлисең килми?
— Юк, үземне бары сәхнә белән бәйле һөнәрдә күрәм.
— Яшь башкаручыларга күтәрелеп китәр өчен иҗатына шактый көч кертергә кирәк һәм матди чыгымнар да бихисап. Сиңа кем ярдәм итә яисә продюсерың бармы?
— Продюсерым әлегә юк, әмма мин эзләнүләрдә, чөнки шоу-бизнес өлкәсе минем өчен бөтенләй яңа дөнья, шуңа бар нечкәлекләргә әлегә төшенеп тә бетмәгәнмендер.Үземә генә иҗатны да алып бару, шулай ук оештыру эшләре буенча да йөрү авыр. Әлбәттә, янымда ярдәм итүче дусларым бар, әкренләп үз төркемемне җыям.
— Син Гөлдәрия Гыйззатуллина белән “Җырым аша” дуэтын башкарырга өлгердең. Җырчы белән ничек таныштыгыз?
— Гөлдәрия үзе Уфадан, ул Гүзәлия кебек артистлар белән чыгыш ясый. Без аның белән очраклы гына таныштык. Сөйләшү барышында иҗади якка кереп киттек тә, мин аңа уртак җыр эшләргә тәкъдим иттем. Ул ризалашты һәм бергәләшеп әлеге җырны иҗат иттек. Әлегә зур сәхнәдә дуэтны тәкъдим итмәдек, ләкин җырны тыңлаучылар яратып өлгерде.
— Алга таба кайсы җырчы белән дуэт эшләргә телисең?
— Татар эстрадасында лаеклы, үрнәк булырдай җырчылар бар, аларның иҗатын хөрмәт итәм һәм үзем дә шул үрләргә омтылам. Минем шәхсән Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев белән җырлау хыялы бар.Алар популяр һәм аларның иҗаты миңа ошый.  Дөрес, моның өчен вакыт һәм үз дәрәҗәмне үстерү кирәк.
— Фирдүс Тямаев биеп, сәхнәне дәррәү тота торган җырчы. Сезнең юнәлешләр туры киләме?
— Мин бер урында гына тормыйм, сәхнәдә тагын да күбрәк биермен дип уйлыйм. Без хәзер хореограф белән шөгыльләнәбез, максатыбыз да шул –  барлык биюләрне, хәрәкәтләрне югары дәрәҗәдә кую. Һәрбер җырга тамашачыларга ошарлык, бар яктан да уйланылган номер әзерлибез.
— Сәхнәдә һәркем тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итү өчен тырыша. Башка артистлар белән ярыша ала торган максатлар белән эшлисеңме?
— Тамашачылар кире кагар дигән курку юк, чөнки халык чыгышларны бик яхшы кабул итте. Беренче тапкыр, әлбәттә, икеләнү бар иде, ләкин халык бик җылы мөнәсәбәттә булгач, ул хис юкка чыкты. Дулкынлануга килгәндә, чыгыш алдыннан ул һәрбер очракта булачак. Тере кеше сәхнәдә дулкынланырга тиеш инде. Берничә ел буе сәхнәдә чыгыш ясый торган җырчы дусларым арасында да каушап, бик нык дулкынланучылар бар. Бу табигый нәрсә, артист тормышы аннан башка мөмкин түгел.
— Җырларың яшьләр өчен язылганмы?
— Беренче җырларым яшьләр өчен булса, яңа яздырган җырым тормыш турында, шуңа олырак аудиторияне дә кызыксындырырмын дип уйлыйм. Җырларны гадәттә үзем сайлыйм. Дөрес, башкалар өчен дә иҗат иткәнне исәптә тотып, якыннарымның фикеренә дә колак салам. Җыр текстына килгәндә, аны барыбер үземә яраклаштырам һәм тагын да камилләштерәм.
— Рус эстрадасын да яулау теләге бармы?
— Әйе, әлбәттә. Мин рус һәм татар җырларын да башкарасым килә, чөнки Татарстанда башка милләт вәкилләре дә яши, шуңа аларга да ярыйсы килеп, зуррак колач җәяр өчен башка телләрдә дә җырлар башкарырга телим.
— Акча эшләү теләге белән күп башкаручылар мәҗлесләрдә җырлыйлар. Кайберәүләр моны җырчының дәрәҗәсен төшерү дип саный. Синең фикерең нинди?
— Әйе, андый тискәре фикерләр бар, мин монда бернинди дәрәҗә төшерүне күрмим. Мәҗлесләрдә шул ук тамашачы, алар сине концертта күргән сыман үз бәйрәмнәрендә күрергә тели. Кайда булуына карамастан җырчы шул ук тамашачы өчен чыгыш ясый.
— Ленар, якын арада синнән нинди иҗат җимешләре көтәргә?
— Яңа концерт сезонына әзерлекләр бара. Чыгышлар турында килешәбез, әлегә кайда һәм кайчан икәнен әйтергә иртәрәк. Яңа елга беренче альбомны яздырып бетерү өстендә эшлибез. Шушы арада гына клипны әзерләп бетердек, тиздән эфирга чыгачак. Күтәрелү, җырлар яздыру, исем булдыру күп чыгымнар таләп итә, ләкин бүгенге көндә акча эшләүне беренче урынга куймадык.
 

 
Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 12.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»