поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2016 Мәгариф

Казанда булып кайттык

21-23 август көннәрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе төбәкләре мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы оештырды. Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Республиканың Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмәгә Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән 150 делегат һәм Татарстан Республикасыннан 100 делегат килгән иде. 

Чарада безнең өлкәдән дә алты кешелек делегация катнашты. Аның составында өлкә татар автономиясе җитәкчесенең урынбасары Рәзилә Ахмадуллина, Сафаҗай, Уразавыл, Татар Моклокасы һәм Камка мәктәпләренең татар теле укытучылары Сара Сираҗетдинова, Мәрзия Харрасова, Галия Кутерова, Рәмзия Сулиманова һәм Гөлнур Мангушева (фотода) бар иде. 

Киңәшмә бик эчтәлекле узды. Аның кысаларында конструктив дискуссияләр, педагогик уңышлар күргәзмәсе, мастер-класслар оештырылган иде, татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, мөһим бурычлар билгеләнде. Киңәшмәнең беренче көнендә “Биләр Палас” отеленә урнашканнан соң, Галиәскәр Камал театрында “Исәнме, улым” спектаклен карадык. Өлкән буын артистларыбыз арасыннан Наилә Гәрәеваның уйнавын күзәтеп хозурландык. 
 
Семинарның икенче көне бик эчтәлекле, тыгыз булды. Төшке ашка кадәр безне дүрт төркемгә бүлеп, алдынгы лицей һәм гимназияләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Төштән соң Югары Ослан районында төзелгән Иннополис шәһәренең мәгариф оешмаларында булдык, аннары Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Кырлай музей-тыюлыгына экскурсиягә бардык. 
 
Киңәшмәнең соңгы көнендә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында пленар утырышта катнаштык. Анда республиканың премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Дәүләт Думасы депутаты, федераль милли-мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гильмутдинов та катнаштылар. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча укыту- методика комплекты күргәзмәсе белән таныштык, күпләп методик әдәбият сатып алдык. Безнең өчен бу чара бик кызыклы һәм әһәмиятле булды – очраштык, таныштык, фикер алыштык. Мәскәүнең 1186 нчы номерлы этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә белем бирүче якташларыбыз Илсөяр Зарипова һәм Ләлә Саитова белән очрашу да күңелләребездә тирән эз калдырды. 
 
Мондый эчтәлекле, файдалы чара уздырганнары өчен Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, Мәгариф һәм Фән министрлыгына олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм эшләрендә зур уңышлар телибез. 
 
Гөлнур МАНГУШЕВА, 
Камка мәктәбенең татар теле укытучысы.

Гөлнур МАНГУШЕВА
Туган як
№ --- | 07.09.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»