|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2016 Матбугат
Флорид Әгъзәмов истәлегенә мемориаль такта куелды (ФОТОрепортаж)Бүген Чистай урамы, 4нче йортта Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, декан Флорид Әгъзәмов истәлегенә багышланган мемориал такта ачтылар. Быел остазыбызга 80 яшь тулыр иде. - Флорид Әгъзәмов бөтен тормышын журналистикада гуманизм сыйфатларын өйрәнүгә багышлаган шәхес. Ул үзенең иҗатында да гуманизмны алга сөрде. Туксанынчы елларда илдә, журналистикада башланган үзгәрешләр аңа бик кыен бирелгәндер. Кызганыч, әлеге гуманизм замана журналистикасында юк диярлек. Ләкин нинди массакүләм мәгълүмат чарасында эшләвебезгә карамастан Флорид Әгъзәмов безне берләшетрүче бер зур көч булып тора, - диде Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
Флорид Әгъзәмов яшәгән йортка мемориал такта кую идеясен улы Азаман белән килене Елена тәкъдим итә. Республика каләм ияләре исә бу фикерне күтәреп ала, акчалата ярдәм күрсәтә. Чарада журналистика тарихында инде үзенең саллы эзен калдырган Әгъзәмов буыны, Флорид абыйның укучылары да бар иде.
- Мемориаль такта Флорид Әгъзәмов өчен генә түгел, университетта укыткан журналистика ветераннары истәлегенә дә багышланган дип уйлыйм. Хәзер остазыбыз Флорид Әгъзәмов төрле буын каләм ияләрен берләштерүче зур көч булып тора, - диде Казан Федераль университеты, Югары журналистика мәктәбенең татар кафедрасы бүлеге мөдире Васыйл Гарифуллин. Аның сүзләрен “Яңа гасыр” каналы генерль директоры Илшат Әминов дәвам итте.
- Флорид Әгъзәмов безгә әти кебек иде. Ул үз укучыларын ихластан яратты. Ул булмаса, мине инде икенче курстан университеттан “начар” газета чыгарган өчен куырлар иде. Әле дә хәтерлим, кабинетына чакырып алды да, ярый әле шигырь язгансың, дип елмайды. Ул һәркемгә шулай ярдәм итте, кешелекле иде, - диде Илшат Әминов.
Татарстанның Журналистлар берлеге мемориаль тактага дип акча җыю буенча оештырылган хәйрия акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә:
1. Панов В.В.
2. Мәвлиева Л.С.
3. Ратникова Р.А.
4. Заһирова Г.Б.
5. Мингатина С. ("Әтнә таңы")
6. Гарифуллин В.З
7. Изергин В.Н.
8. Киркина Н.Н.
9. Даутова Р.В
10.Усманов Р.М.
11.Магданов С.В.
12. Заһидуллина Л.М.
13. Коновалова М.А.
14. Аминов И.Ю.
15. Балашов Ю.А.
16. Сабирова Г.И.
17. Мифтахова Г.Р.
18. Чернобровкина Е.
19. Дурницына И.Н.
20. Мөбәрәкова Р.Г.
21. Әгъләмова Э.Р.
22. Зарипова Р.С.
23. Хафизова А.А.
24. Ваһапов фонды
25. "Республика Татарстан" газетасы коллективы
26. ТНВ коллективы
27. Аль-Айюби Н.А.
28. "Казанские ведомости" газетасы коллективы
29. Татарстанның Журналистлар берлеге
30. "Ватаным Татарстан" газетасы коллективы
31. Хәлиуллов Р.И.
32. "Татарстан" журналы коллективы
33. Зәйни Р.Л.
34. Сабирова Л.Р.
35. Хөсейнова А.А.
36. Исмагилова В.Н.
37. Фәттахов И.Ф.
38. Шәйхитдинова С.К.
39. 2 аноним түләү
#1
#2
#3
#4
#5
#6
#7
#8
#9
#10
#11
#12
#13
#14
#15
#16
#17
#18
#19
#20
#21
#22
#23
Алисә САБИРОВА, Шамил АБДЮШЕВ фотолары |
Иң күп укылган
|