поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.05.2016 Мәгариф

КФУ татарлыктан ваз кичмәсме?

Бишенче май көнне КФУда Филология һәм мәдә­ния­т­ара багланышлар инсти­тутының Химаячеләр советы утырышы булды. Утырышта институт­ның бер еллык эш­­­чән­ле­генә йомгак ясалды.

Институт директоры Рә­диф Җамалетдинов, урыс һәм чит телләр филологиясе бүлеге мөдире Резедә Мө­хәммәтшина, урыс теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе мө­дире Татьяна Бочина һәм татар филологиясе һәм мә­дәнияте бү­леге мөдире Әлфия Йосыпованы тыңла­ганда, мөгаен, күпләр ка­нәгатьләнү кичереп утыргандыр. Лингвистика юнә­лешендә КФУ дөнья­ның иң яхшы 200 университеты исемлегенә эләккән икән ничек сөенмисең?! Урыс телен өйрәнүче бел­гечләрнең V конгрессы быел октябрь аенда Казанда узачак икән. Бу вакыйга үзе үк башкалабызда, Татарстанда урыс телен өйрәнүгә зур игътибар бире­лә дигән сүз. Татар филологиясе бүлегенең “Ана теле” онлайн мәктәбен, дөньяның төрле төбәклә­рендә ачыла башлаган Каюм Насыйри институты (шушы институт базасында эшләп килә) үзәкләрен оештыруда һәм эшләтүдә актив катнашуы да йөрәккә май булып ята. Әле кайчан гына без, дөньяның йөзләп илен­нән балалар җәлеп итеп, төрек теле олимпиадалары оештыручы кар­дәшләребез­гә көн­ләшеп карый идек. Ниһаять, Татарстан да туган телебезгә мәхәббәте булган укучыларны һәм студентларны Казанга җыеп татар теле буенча шундый ук күркәм конкурслар уздыра башлады. Утырышта катнашкан ТР мәга­риф һәм фән министры, инс­ти­тут­ның Химаячеләр советы рәи­се Энгель Фәттахов шул уңайдан, киләсе елда кон­курс­ның финалын тагын да зуррак бинада – “Баскет-холл” спорт комплексында уздырачакбыз, дип белдерде.

Әмма авырткан җирдән кул китми дигәндәй, соңгы вакытта КФУга кергәч күңел нишләптер үсми. Хәер, мо­ның сәбәбе билгеле инде. Атна-ун көн элек күренекле галимебез, Ши­һа­бетдин Мәр­­­җани исе­мендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәки­мов, КФУдагы Халык­ара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтындагы татарны өй­рәнү һәм тюркология кафедрасын япмакчылар, дип матбугатта язып чыккач башланган ыгы-зыгыга һаман нокта куелганы юк әле. Әлеге институт директоры Рамил Хәйретди­нов­ның, кафедра ябылмый, аның исеме генә үзгәрә, татарны өйрәнү барыбер бер юнәлеш буларак сакланачак, дип бел­дерүе җәмәгатьче­лекне тынычландырмады. КФУ ректоры Илшат Гафу­ровның “Реальное время” электрон газетасына: ”Татарны өй­рәнү кафедрасы дипломына нәрсә дип язарлар соң? Татарны өйрәнүче белгеч дипме?” – дип интервью би­рүе дә җитәкчелекнең Казан­ның дөньяда тоткан, тотарга тиешле урынын аңламавын күрсәтә. Шәт, шулай булмаса бер-ике көн генә элек әлеге дә баягы “Реальное время“да Рамил әфәнде “Казан татарны, исламны өйрәнүнең үзәгенә әйләнергә тиеш дип раслаулар тилелек ул”, – дип белдермәс иде.

Ни кызганыч, туксанынчы еллардагы казанышларыбыздан шактый чигендек без. Әле ун ел элек кенә Казанда Татар гуманитар-пе­да­гогика университеты, КДУда татар филологиясе һәм тарихы факультеты эш­ләп килә иде. КДУ федераль вузга – КФУга әй­лән­де­рел­гәч моңарчы оеш­тырылган барча юнә­леш­ләр дәвам ителер, үсте­релер дип өмет­ләнгән идек. Әмма КФУ җи­тәкчеләре башка юлдан китте. КФУдагы татар филологиясе һәм тарихы факультеты таркатылып, аның татар филологиясе өле­ше яңа оеш­тырылган Филология һәм мәдәния­тара баг­ланыш­лар институтына, тарих өлеше Халыкара мөнә­сәбәт­ләр, тарих һәм Көн­чыгышны өйрә­нү институтына бирелде. Шулай итеп, хәзер татарны өйрәнү белән ике институт шөгыль­ләнә.

Әлеге үз­гәртү, кушу-эре­ләндерүнең иң зур зыяны татар мәга­рифенә төш­те. Татар мәк­тәпләренә төгәл фәннәр буенча бел­гечләр, ягъни математика, физика, химия, биология, география кебек фән­нәр буенча укытучы вуз калмады. Бүген КФУның татар филологиясе һәм мә­дәнияте бү­легендә татар теле, әдә­бияты укытучылары гына әзерләнә. Әмма өйдә татарча сөйләшеп, тел-әдә­бият­­ны татарча гына укытып, татарча уйлаучы, фикер йөртүче кешеләр тәрбия­ләп булмый ич. Дөрес, КФУның математика һәм механика институтында татар төркеме бар әле. Әмма хәлләр болай дәвам иткән­дә берничә елдан ябылачак ул. “Быел беренче курсларда татар төр­кеме алынмады. Әлегә икенче, өченче, дүртенче курсларда математиканы татарча укытабыз. Хәзер укытучылар әзерли торган бү­леккә 25 кенә кеше ала башладылар. Аның яртысы – татар, яртысы урыс төркеме бу­лыр­га тиеш диләр. Әмма 12 кешегә генә татарча лек­ция­ләр укырга рөхсәт итми­ләр. Төркемдә ким дигәндә 20 кеше булырга тиеш”, – диде безгә әлеге җәһәттән бу эш өчен җан атып йөрүче математика бүлеге өлкән мө­галлиме Әнис Галим­җа­нов.

– Чынлап та, КФУда тө­гәл фәннәрне татарча укыту бетеп бара. Ул гына да тү­гел, бюджет урыннары би­релмәү сәбәпле, менә икен­че ел инде музыка, хореография укытучылары бел­гечлегенә студентлар кабул ителми, – дип килеште аның белән Рәдиф Җамалет­ди­нов. Ни гаҗәп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты да шушы ук сәбәп­тән балаларыбызны җыр-биергә өйрәтүче укытучыларны әзерләми башлаган икән. Татар урта мәктәбе бетеп бара түгелме, инде нишләргә, дип, утырышта катнашкан ТР Дәүләт Сове­тының мәгариф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсьә­ләләр комитеты рәисе Разил Вә­лиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, хәлебез катлаулы. Чынлап та, КФУда ыгы-зыгы юктан гына чыкмады. Кеше­нең йөрәген, бавырын, ашказанын аерым-аерым өй­рәнгән кебек хәзер университетта татарны өйрәнүнең торышы. Минемчә, проблеманы ике төрле хәл итеп була. КФУда мөстәкыйль Татарны өйрәнү институты оештырып, анда татар филологлары, тарихчылары, тел белгеч­ләре, татар мәк­тәбе укытучылары әзер­ләү­не бер йодрыкка тупларга кирәк. Йә булмаса Казан педагогия университетын кабат тергезергә туры ки­ләчәк. Әлеге тәкьдим­нә­ремне республика җитәк­челегенә юлладым. Әлегә җавап юк. Бу мәсьәләне Мәгариф министрлыгы үзе генә хәл итә алмый, – дип җавап бирде ул.

Шунысы кызык: КФУдагы әлеге дә баягы татарны өй­рәнү һәм тюркология бүле­генә студентлар кабул итү өчен акчаны Татарстан Хө­күмәте биреп килә. Татарны өйрәнү, татар мәк­тәбенә белгечләр әзерләүгә ни өчен әле Россиядә икенче халык булган милләткә федераль үзәктән акча бирелмәс­кә, Казан татарны өйрәнүнең үзәге булмаска тиеш?! Бу вазыйфаны Владимир яки Иваново шәһәренә тапшырып булмый бит инде.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»