поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.04.2016 Фаҗига

Татарстанда үз-үзенә кул салган 14 яшьлек егет беренчел имтиханнарны бирә алмаган - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстанда үз-үзенә кул салган 14 яшьлек үсмер рус теле һәм математикадан төп дәүләт имтиханнарын бирә алмаган. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Искәртеп үтик, алдан хәбәр иткәнчә, Татарстанның Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучының үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү башланган.

Үсмер 15 апрельгә каршы төндә үз гаиләсе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән. «Акцент» хокук саклау оешмасы ачыклык керткәнчә, укучы бала, педагоглар басым ясавы нәтиҗәсендә, үзенә кул салырга мөмкин.
 
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, һәр шундый фаҗигале хәлдән соң балигъ булмаганнар эше буенча ашыгыч рәвештә комиссия җыела. Кагыйдә буларак, фаҗигадән соң 9 көн узганнан соң урынга республиканың "Росток" медицина-психология үзәге белгечләре бара. Алар ата-анага, укытучыларга һәм сыйныфташларына психологик ярдәм күрсәтә. Лариса Сулима хәбәр иткәнчә, һәлакәт урынында муниципаль комиссия эшли, тикшерү-оператив төркеме, авыл җирлеге башлыгы һ.б. килгән.
 
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, үсмернең асылынган булуы ачыкланды. Укучы һәрвакыттагыча мәктәптән кайткан, әбисе соравы буенча кибеткә барып килгән, ә аннары ишегалдына чыккан. Әтисе эштән кайткач аны сарайда асылынган килеш тапкан. Бернинди дә язу табылмаган.
 
"Фаҗига ата-ананы, укытучыларны һәм сыйныфташларын да тетрәндергән, - дип сөйләде министр урынбасары. - Бала үзен шикле тотмаган".
Аның мәгълүматлары буенча февраль уртасында үсмер медосмотр узган, барлык белгечләр, шул исәптә психолог нәтиҗәләре буенча сәламәт булган. Укучы бала имин гаиләдә яшәгән, учетта тормаган. Әмма ул "өч"ле билгеләренә укыган. Күптән түгел математика һәм рус теле буенча беренчел имтиханнарны бирә алмаган.
 
"Укучы малайның гаиләсе ведомствоара, мәктәптә учетта тормаган. Бу вазгыять стандарт түгел", - дип ассызыклады Сулима. Аның сүзләренчә, "Акцент" та раслауларынча, укуытучылар һәм завуч белән ниндидер низаг булуы турында мәгълүмат юк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу вазгыятьләре өчен нык борчыла, диде Лариса Сулима. Ул шулай ук ата-аналарны балалардан югары баллар һәм яхшы билгеләр таләп итеп басым ясамаска чакырды.

 

 

Кристина ИВАНОВА
Татар-информ
№ --- | 20.04.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»