|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2016 Шоу-бизнес
Салават Миңнеханов Мисыр төрмәсендә берничә сәгать утырган (ФОТО)Бу хәл “Җаным белән ант итәм” җырына клип төшергәндә булган. Әлеге видеоның премьерасыннан күп сулар акты. Әмма бу кызыклы факт турында әле бүген генә билгеле булды. "Канаган бит белән базар буйлап йөгерүне төшергәндә безне Мисыр полициясе тоткарлады. Аларда революция вакыты иде бу, режим бик катгый. Клип төшергәнебезне көчкә аңлаттык, төрмә бүлмәсе булган полициядә безне берничә сәгать тоттылар", - дип сөйләде җырчы.
Менә ул клип:
Гомумән, бүген Казанның иң затлы отельләренең берсендә узган матбугат очрашуы кызыклы детальләргә, хатирәләргә бай иде. Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов журналистлар белән мондый форматта беренче очраша. Уен-көлке белән үрелеп барган җылы сөйләшүдә сүз күбесенчә “Телепортация” проекты турында булды. Бу үзенчәлекле тамашаны Салават белән Гүзәлем инде кайбер шәһәр-районнарда куярга өлгергән. Тиздән әлеге шаулы проектны Казан тамашачысына да тәкъдим итәчәкләр. Концерт 11 апрель көнне Филармония залында узачак. Сүз уңаеннан, тамашаның режиссеры – читтән чакырылган кеше түгел, ә Салаватның әнисе. Проектның авторы - Миңнеханов үзе. Сценарийны исә Гөлназ Сәфәрова язган.
“Без бер генә билетны да оешмалар, җитәкчеләр аша сатмыйбыз, - ди Салават, - Элек андый хәл булгалады, әмма без ул практикадан баш тарттык. Андый ысул белән җыелган зал сиңа хөрмәт белән карамый, “әйдә, күңелебезне ач” дигән кебек тәккәбберләнеп утыра. Үз тамашачың алдында чыгыш ясаудан да рәхәте юк. Аллага шөкер, билетларыбыз кассадан сатыла”.
P.S. Матбугат очрашуына ярты сәгать кала Салават Миңнеханов якындагы мәчеттән Җомга намазыннан чыгып килә иде...
Азнакай "Телепортация"се ничек узды:
--- |
Иң күп укылган
|