поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2016 Шоу-бизнес

Айдар Садыйков ни өчен татар артистларының сәхнә киемнәрен җыя? (ФОТО)

Казанның танылган шоумены, тамадасы Айдар Садыйков – коллекция җыючы да. Ул Казанның элекке урамнары, биналары, элек яшәгән шәхесләрнең фотосурәтләрен җыя. Моңа өстәп, татар эстрада йолдызларының сәхнә киемнәрен дә җыярга булган әле. – Коллекцияләремне социаль челтәрләрдәге битләремнән күрергә мөмкин, – ди Айдар әфәнде үзе. – Китаплар да җыям. Өемдә китапханәм бар. Мода тарихы белән кызыксынам.

Александр Васильевның “Модный приговор” тапшыруын карыйм. Ул да коллекцияләү эшен алып бара бит! Уйлый торгач, татар артистларының сәхнә киемнәре күргәзмәсен ачу идеясе барлыкка килде. Тере легендалар – Илһам ага Шакировның, Әлфия апа Авзалованың сәхнә киемнәрен карау кызык булмас дип уйлыйсызмы?! Әлбәттә, кызык! Аларның барлык киемнәре диярлек автор эшләнмәсендә башкарылган, ягъни махсус тектерелгән.

Шоуменның тиздән Казанның Халыклар дуслыгы йортында узачак күргәзмәсенә Альберт Асадуллин, Ренат Ибраһимов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева кебек артистларның сәхнә киемнәре тапшырылган инде. Лилия Муллагалиеваның иң беренче клибында киеп төшкән кызыл күлмәген дә биредә күрергә мөмкин.
 
Резеда Шәрәфиева өч сәхнә кәчтүме һәм башлык белән түфлиен биргән. Ул киемнәрен үзе тегә торган булган. Шулар арасында бер сәхнә киеменә 20 елдан артык икән. 
 
Вероника Кузнецова әнисе белән әбисе бүләк иткән 30 меңлек затлы күлмәген һәм студент вакытта сатып алган, стразалар белән бизәлгән түфлиләрен биргән. Җырчы Радик Юлъякшин да иң яраткан һәм беренче кигән сәхнәгә кәчтүмен тапшырган.
 
– Әлегә 15ләп җырчыдан сәхнә киемнәре алдым, – ди Айдар Садыйков. – Якын арада Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдиновлар белән күрешергә уйлыйм. Алсу Сафина, Чулпан Хамматова, Марат Башаров белән дә сөйләшүләр бара... Башта җырчылар сәхнә киемнәрен бирергә теләмәде. “Нәрсәгә инде ул?” дип аптырадылар. Хәтта юк-барга ышанучылар да табылды. Исемнәрен әйтмим. Бозым ясамаслармы дип курыктылар.
 
Әлеге күргәзмәдә төрле елларда кигән сәхнә киемнәре урын алачак. Күргәзмәгә килгән кеше моданың ничек үзгәрүен күрәчәк. “Аукцион ясап, син аларны сатарга җыенмыйсыңдыр бит?” – дип әйтүчеләр дә булды. Әнә, Майкл Джексонның кәчтүмнәрен миллион сумга саталар. Әмма әлеге татар артистларының сәхнә киемнәреннән торган күргәзмәгә андый максат куймадым. 
 
Хәзер исә артистлар үзләре миңа шалтырата. “Нишләп минем кәчтүмне алмыйсың? Үзем китереп бирәм”, – диючеләр дә бар. 
 
 
Альберт Асадуллин белән
 
 
Ренат Ибраһимов белән
 
 
Радик Юлъякшин белән
 
 
Кирам Сатиев белән
 
 
Лилия Муллагалиевада кунакта
 
 
Александр Васильев белән
 
 

 


Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 22.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»