|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2016 Матбугат
Журналист Руслан Сираҗетдиновның кызы туганКайчандыр ТНВның иртәнге тапшырулар редакциясендә, "Болгар радиосы"ның коммерция бүлегендә, "Татцентр" сайты җитәкчелегендә һ.б. күп җирләрдә эшләгән журналист Руслан Сираҗетдиновның (күпләр аны Сиразетдинов буларак белә) кичә кызы туган. Моңарчы алар хатыны Наталья белән бер кыз үстерәләр иде инде. Хәзер Руслан өч хатын-кызлы булды. Котлыйбыз! Сираҗетдиновның "Татцентр" сайты җитәкчесе вазыйфасыннан китүе турында узган елның җәендә язган идек. Хәзер ул фрилансер, ягъни кешегә ялланмый гына үз кесәсенә эшләүче булып санала. Тагын бер яңалык ишетелде. Руслан Сираҗетдинов "Татарстан" һәм "Карл Фукс" журналларының элеккеге баш мөхәррире Артем Тюрин белән "Деловой квартал" журналын яңадан чыгара башламакчы икән. Әлеге журнал бер-ике ел элек чыгудан туктаган иде. Пеленка, распашенка һәм подгузниклар яңа журналны чыгаруга киртә булмас, дип ышанып калабыз.
--- |
Иң күп укылган
|