|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2015 Матбугат
Руслан Сираҗетдинов "ТатЦентр"дан китә"ТатЦентр" сайтын җитәкләгән Руслан Сираҗетдинов эш кәнәфиен бушату турында игълан итте. Бу урында ул 2,5 ел эшләгән. Яңа эш урыны әлегә юк икән. "Медиа, пиар, маркетинг һәм шуңа охшаш хезмәтләр булса, тәкъдим итегез", - ди Руслан әфәнде. Хәер, югалып калмас. Матбугат һәм масс-медиа өлкәсендә ул шактый танылган һәм тәҗрибәле шәхес. Инде бүгеннән үк аңа "кереп чәй эчеп чыгарга", "бераз сөйләшеп утырырга" тәкъдимнән ява башлады. Русланга уңышлар телибез.
--- |
Иң күп укылган
|