22.02.2016 Авыл
Мурат Сираҗин: “Фермерчылыктан да яхшырак нәрсә юк!”
Югары Ослан районында яшәп һәм эшләп ятучы фермер Мурат Сираҗинны ярты көн “ауларга” туры килде. Беренче чылтыратканда: “Әле сөт җыя идем, берәр сәгатьтән чылтырат”, – диде. Бер сәгатьтән: “Делегация килеп төште әле. Алар белән тәҗрибә уртаклашып, барысын күрсәтеп-аңлатып йөрим”, – диде. 40-50 минуттан: “Биш минуттан чылтырат. Хәзер, кибеткә кереп, ипи генә алып чыгам да, сөйләшербез. Биредәге ипи җитештерүчеләргә дә ярдәм итәргә кирәк бит инде бераз...” – диде.
– Мурат әфәнде, интернет, газеталар сезнең кәҗәләр приюты ачуыгыз турында шаулап алды. Бу хакта бераз сөйләп китегез әле?
– Кәҗәне, гадәттә, сөт өчен асрыйлар. Әмма сөт булсын өчен кәҗә бәтиләргә тиеш. Ә кәҗә бәтиен үстерәсең икән, ул бөтен сөтне имеп бетереп бара. Гомумән, аны үстерү шактый зур чыгымнар сорый. Бу – үзләренә сөт булсын өчен кәҗә асраучы хуҗаларга файдалы түгел. Нәтиҗәдә, бик күпләр кәҗә бәтиләрен туу белән юк итәргә тырышалар. Мин менә шундый кирәксез кәҗә бәтиләрен кабул итәм. Аларны китереп тә бирәләр, чылтыратып әйтсәләр, барып та алам.
– Әмма кәҗә бәтиләрен үстерү, асрау сезнең өчен дә чыгымлы эштер бит?
– Миндә азык калдыклары күп була. Экскурсиягә килүчеләрдән үзләре белән банан, әфлисун кабыклары, искергән ипи, сохари, ярмалар һәм башка шундый калдык-постык алып килүләрен дә сорыйм. Андый калдыкларны дуслар да китереп китә. Мин бит бәтиләрне генә түгел, кәҗәләрен үзләре карый алмый башлаган яки кышка балалары янына шәһәргә китүче карт-карчыкларның малларын да алып калам. Гадәттә алар берничә ел асраган кәҗәләрен суярга кызганалар. Ә миндә ул кәҗәләр тук яши, вакытында савыла, карала.Вакытлыча, берничә айга калдырып торучылар да бар. Аларны караган өчен сөте үземә кала.
– Кәҗә асраучылар күпме соң бездә?
– Безнең татар халкы сәер бит. Ул кәҗәне хәерчеләр малы дип саный, күбрәк сыер асрарга тырыша. Кәҗәне урыслар ешрак асрый. Ә бит кәҗә сөте сыерныкы белән чагыштырганда күпкә файдалырак. Минем бер туганым – онколог. Ул моннан 20 еллар элек бу юнәлеш буенча тикшерү уздырган иде. Бер үк колхозда, бер үк төрле табигатьтә яшәүче ике авылны – татар һәм урыс авылларын чагыштырып караган иде ул. Нәтиҗәдә, урыс авылында рак белән авыручылар саны азрак булып чыкты. Туганым моның сәбәбен кәҗә сөтеннән генә күрде. Без бит нәрсә ашыйбыз? Бәрәңге, помидор, ит, сыер сөте эчәбез, аракы җиппәрергә дә күп сорап тормыйбыз. Ә кәҗә сөте бөтен азыкның зыянын юкка чыгара, нейтральләштерә.
– Интернеттагы сайтыгызда “җенси хезмәт күрсәтүче” (интим-услуги) кәҗә тәкәсе турында игълан бар...
– Шәп нәселле, махсус шәҗәрәле кәҗә тәкәсе ул минем! Аның әнисе көнгә 8 литр сөт биргән. Якын-тирә район-авыллардан кәҗәләрен алып килүчеләр шактый. Ай саен, аз дигәндә, бер-ике кеше килми калмый.
– Мурат әфәнде, хуҗалыгыгызда тагын нинди маллар бар?
– Нәселле тавыклар, казлар, үрдәкләр асрыйбыз, күркә үстерәбез, татар дуңгызлары тотам...
– Татар дуңгызлары?..
– Безнең татар ислам дине килгәнче көдрә йонлы дуңгызлар асраган. Интернеттан венгр дуңгызлары яки мангалица дип эзләп кара әле. Мин менә шул үзебезнең борынгы заман гадәтләрен кире кайтарып, үзебезнең дуңгызларны тотам. Аларның ите искитмәле!
– Хуҗалыгыгызда кемнәр эшли?
– Хатын, үзем, балалар, оныклар. Дөрес, балалар белән оныклар каникул вакытында гына ярдәм итә алалар. Балаларым укыту системасында эшли, оныклар укый.
– Сез интернетта блог алып барырга да, мәкаләләр язарга да, форумнарда утырырга да вакыт табасыз. Ничек өлгерәсез? Иртәләрен кайчан торып, кайчан йокларга ятасыз?
– Мин табигать кешесе. Фәлән вакытта торам, фәлән вакытта ятам дигән нәрсә юк. Арыйм икән, ятып, ял итеп алам. Аннан торып, тагын эшли башлыйм. Хайваннарым белән аралашам, сөйләшәм, шуннан энергия алам. Физик эштән арыганда, компьютер каршына утырып, берәр нәрсә укып алам, язам. Бөтен нәрсә күңел халәтенә карап бара минем. Шуңа күрә барысына да өлгерәм, вакытым да җитә.
– Кайчандыр сез төзелеш материаллары белән шөгыльләнә идегез. Ул өлкәдән ник киттегез?
– Төзүчелек белән шөгыльләнү файдалы түгел хәзер. Анда бераз булса да уңышка ирешү өчен һәрвакыт кемгәдер ришвәт төртергә кирәк. Откатсыз гына бөтенләй эшләп булмый. Фермерчылыктан да рәхәтрәк, яхшырак нәрсә юк.
– Ә фермерчылыкта ришвәт юкмы?
– Монда нәрсә белән бирәсең аны? Кәҗә бәтие беләнме? Йон беләнме?..
– Сез балалар белән дә эшлисез дип беләм?
– Әйе. Якын-тирә районнардан, шәһәрдән класслары белән экскурсиягә киләләр безгә. Балалар хайваннарны ашата, сыйпый, кәҗә савып карый алалар, бик матур, затлы нәселле тавык-әтәчләргә сокланалар. Авыл тормышының, мал асрауның нәрсә икәнен күреп, кызыгып китәләр. Экскурсияләрне көннең якты вакытында гына уздырабыз, балаларны үзебез ясаган туңдырма, сыр белән сыйлыйбыз. Әмма экскурсиягә килү өчен алдан язылырга кирәк.
– Сез бай кешеме?
– Юк, урысча әйткәндә, мин “не богатый, а горбатый”. Безнең Русиядә җир кешене беркайчан да баетмый, бары тик бөкрәйтә генә. Европа илләрендә дәүләт фермерларга бик нык ярдәм итә, яхшы дотацияләр бирә. Ә бездә кешене ничек тә таларга гына тырышалар...
– Авылда рәхәтме?
– Бик рәхәт! Монда һава саф, кирәксез ыгы-зыгы юк, туктаусыз чапкан машиналар юк. Кешеләр яхшы. Авылдан да яхшы урын юк. Кеше бәхетле булу өчен авылларга кайтып, җирдә яшәргә, эшләргә тиеш.
Чулпан Фәттахова әңгәмәсе.