• 23.09-24.09 В Казань приходит федеральный проект "Умные Города". Премьера научной программы "Химия и жизнь"
  • 30.09 Бер көн! Зәйнәп Фәрхетдинова концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 17:00.
  • 04.10 Эльвира Сафина иҗат кичәсе. Филармония. 18.30
  • 13.10 Ришат Төхватуллинның "Егет моңы" исемле концерты, Уникс. Башлана 18:30.
  • 15.10-16.10 В Москве состоится 4-я Международная бизнес-платформа по аутсорсингу для текстильной промышленности BEE-TOGETHER.ru
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 25 Сентябрь Марат Гатин
  • 25 Сентябрь Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004)
  • 26 Сентябрь Мидхәт Миншин (1936-2009)
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • 28 Сентябрь Рәшит Зәкиев
  • 28 Сентябрь Әхмәтһади Максуди (1868-1941)
  • Ю.Фучик урамында уңайлыклары булган бүлмәне (коммуналка) арендага бирәм. Казан. 89600480264, 89272415575
  • 30-35000 Нива сатып алам. Актаныш 89393907454
  • Сатыла: Бәрәңге комбайны. ОПШ-15 . культиватор. фреза -окучник. ботвоудалитель. 2 штук дт сабаны. каток. тырмалар.т. 8 958 621 42 50
  • Куплю б/у экипировку для хоккея недорого. Возраст 9-12 лет. Тел.89274406960
  • Үзебезнең күрше участокка яңа хуҗа эзлибез. Иманлы татар гаиләсе булса бик яхшы булыр иде. М.Кабан, 6 сутый, коммуникацияләр янда. Шәп җир! 1200 000 сум. Кирәк дисәгез тагын берничә сутый өстәргә булыр. 89172286263
  • Зимняя шипованная резина на дисках 4 шт. от Матиза. Б/у один сезон.тел.89520421225
  • Продается КАМАЗ 5320. Объем двигателя (куб. см): 10850.00 Мощность двигателя л/с: 210.00 Год выпуска: 1989. Телефон 89172506902
  • Чирмешан районында зур юл киселешендә (перекресток) җир участогы сатыла 122 000 кв.м. Чирмешән -Казан һәм Норлат -Яр Чаллы юлы киселеше. Документлары әзер. 9172709656
  • Үз хуҗалыгыбызда үстерелгән каз, индоутка түшкәләре сатабыз. 89372817099
  • Проспект победы 178а урамында ,1-бүлмәле квартира сдавать ителә. Ике кыз өчен. Бер кыз уже тора. Үземә торырга кызлар эзлим. 15 мең все включено. 8-906-325-87-37

 

 

 
Архив
 
16.02.2016 Шоу-бизнес

Җырчы Гүзәлия: «Гаиләдә төпчек – унынчы бала булсам да, иркәләнеп үсмәдем» (ФОТО)

Сәхнәдә тамашачы мәхәббәтен яулау өчен армый-талмый эшләргә, халык күңеленә барып җитә торган җырлар башкарырга кирәк. Мәскәүдә яшәүче җырчы Гүзәлия Шәрәфетдинова (тамашачы аны Гүзәлия буларак белә) әнә шул максатны күздә тотып эшли. Тиздән Татарстанга гастрольләре уңаеннан, без дә аның белән сөйләшеп алдык.

 
– Гүзәлия, җырчылар күбрәк Казанга тартылырга тырыша. Ә Сез Мәскәүгә китеп баргансыз.
– Мин балачакта да Мәс­кәүдәге олы апам Эльмира янында елына дүртәр ай яшәп кайта идем. Шуңа күрә анда ияләшеп беттем.
 
 
– Татар мохитеннән читтә яшәүнең кыенлыгы да бардыр бит...
– Баштагы елларда бик кыен иде. Хәзер бер җайга салынгач, Ходай ярдәме белән, бара инде ул.

– Репертуарга җыр туплауда кыенлыклар юкмы?
– Репертуарга килгәндә, үзем көйләр язганга күрә, минем андый проблема юк. Аллага шөкер, җырлар языла, илһам килеп тора. Җырлап кына бетер. Җырларымны Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Булат Нигъмәтуллин, Радик Юльякшин, Алсу Әбелханова, Эльмира Сөләйманова, Илшат Вәлиев, Роберт Мортазин һәм Мәскәүдәге татар җыр­чылары да башкара.
 
– «Яныңа агылам» дигән җырыгызны Радик Юльякшин белән бергә җырлыйсыз. Аңа үзегез тәкъдим иттегезме?
– Бу җырны үземә дип язган идем. Радик та сорады. Шуннан соң без аны дуэт белән җырларга булдык.
 
 
– Сезнең «Авыл көйләре» җырына бик матур клибыгыз бар. Ул кайда төшерелде?
– Аны Чуашстанда, минем туган авылым Татар Согытында төшердек.
 
– Балачак хатирәләрен дә күңелдә яңартыгыз әле.
– Мин гаиләдә унынчысы, төпчек бала идем. Күбрәк әби белән бабай янында үстем дияргә була. Әби мине һәр иртәне: «Тор, кызым, тор, йокың туйгандыр инде. Матур кызлар чәй суыннан кайта торгандыр инде», – дип йокыдан уята иде. Апаларымның биек үкчәле туфлиларын киеп әби белән бабайга концерт яки спектакль куйганнан соң, әбинең: «Син, кызым, зур кеше булырсың», – дип, мине сөендергәне истән чыкмый.
 
 
– Авылыгызга еш кайтасызмы?
– Вакытым булган саен, авылга кайтырга тырышам. Мин чит илләргә, диңгез буйларына барып ял итә торган кеше түгел. Миңа апаларның бакчасында, авылда ял итү ошый.

– Әниегезнең матур җыр­лаганын да беләбез. Концертыгызны караганнан соң, ул Сезгә нинди киңәшләр бирергә ярата?
– Әйе, минем тавышымны да әнинең тавышына охшаталар. Ул миңа киемнәр хакында үз киңәшләрен күбрәк бирә. Авылда үзе дә мөнәҗәтләр әйтеп, кичәләр оештырып йөри.
 
– Сезнең башка милләт кешесенә кияүгә чыгуыгызга туганнарыгыз каршы килмәдеме?
– Мин бит яшьли кияүгә чыкмадым, акылга утыра башлагач кына. Шуңа күрә бер сүз дә әйтмәделәр. Бәхетле генә булсын дигәннәрдер. Әмма алар минем иремне бөтенләй кабул итәләр, дип тә әйтә алмыйм. Гәрчә ул кайбер татар, мөселман ирләренә караганда бик тә тәртип­ле, акыллы, җайлы, сабыр кеше. Олыны – олы, кечене кече итә белә. Ирем һәрбер эшемдә минем ярдәмчем. Ул мине аңлый,миңа ышана, Аллага шөкер.
 
 
 
– Гүзәлия, хәзерге заманда Сезне нәрсә шаккатыра?
– Кешеләрнең үзара мөнә­сәбәтләре, кырыслыгы шаккатыра. Хәзер кеше үзе турында гына күп уйлый. Башкаларның кайгы-хәсрәтенә исе дә китми.
 
– Дусларыгыз күпме? Араларында дуслыкка хыя­нәт иткәннәре булмадымы?
– Чын дуслар күп булмый. Олыгайган саен, кешеләрне аңлый барасың. Хәзер кайбер кешеләрне «сатып алып» та була. Кызганыч, тугрылык, тәртип дигән нәрсәләр сирәгәя бара. Хыянәт иткән дус гаилә үзебезнең дә булды. Мин андый кешеләр белән шунда ук араны өзәм. Миңа аның танылган кеше булуы да, байлыгы да кирәк түгел.

– Әгәр концерт куярга барырга чыкканда, юлыгызны мәче киссә нишлисез?
– Мәче юлымны киссә, игътибар итмим мин. Ә инде концерт буласы көнне көнбагыш ашамыйм. Тамашачы булмый, диләр.
 
– Тиздән Татарстанда гастрольләрегез башлана.
– Әйе, 25 февральдә – Кукмарада, 27се – Әтнәдә, 28е – Балтачта, 29ы – Сабада, 1 мартта – Арчада, 28 мартта – филармониянең концертлар залында, 30ында – «Юность» мәдәният сараенда, 31ендә – Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында. Анда Радик Юльякшин, Булат Нигъмәтуллин, Ранил Нуриев, Роберт Мортазин һәм башка талантлы егетләр катнаша.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.02.2016
Шәһри Казан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments