|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2016 Фаҗига
Казанда 6 яшьлек бала тюбинг белән тау шуганда җәрәхәт алып вафат булган5 февраль көнне Казанның Советлар районында булган әлеге фаҗига турында Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә. Тюбингта тау шуган кыз, баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте алып, реанимациягә эләгә. Беренче фаразлар буенча, 6 һәм 5 яшьлек ике бала тау шуганда бер-берсенә бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә өлкәнрәк кыз баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте алып реанимациягә озатылган. Кызганычка каршы, алган җәрәхәттән бала хастаханәдә вафат була.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|