поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2016 Авыл

Гали – күңел хәзинәсе

Дулкынлы тау итәгендә,
Асылташлар сипкәндәй
Авылым балкып утыра,
Көн дә кунак көткәндәй.

Чыннан да, гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота безнең Гали авылы.

Өч мәчетенең көмеш айлы манаралары авылыбызга нур сибеп тора. Алардан һәр көн моңлы азан яңгырап, авылдашларыбызны  намаз укырга чакыра. Чуклы шәл ябынып утыручы ак каеннар кочагына сыенган мәдрәсәсе дә узган-барган һәркемне үзенә тартып тора. 
 
Күпердән чыгып болын ягына борылсаң - Морат бабкай чишмәсенә килеп чыгасың. Ул челтәрле койма белән әйләндереп алынган, ә йортында нинди генә чәчәкләр үсми! Чишмәнең шифалы суларын галилеләр генә түгел, ерак авыллардан махсус килеп алып китүчеләр дә бар.
Чишмәдән  тар гына юл буйлап тау башына менәсең. Читтән килгән кунак¬лар, туганнар, дуслар шул тауның иң югары ноктасына менеп, авылны күзәтә. Аннан искиткеч матур күренеш ачыла. 
 
Авылыбызга, биредә яшәүче халыкка күпләр соклана, ә кемнәрдер уфтана. Килен соратырга баргач, кайбер аналар кызларын жәлләп: “Сездә эш күп”, - дип егетләребезне кире борып җибәрәләр. Ә безнең кызлар эшкә балачактан өйрәнеп үсә. Авыл тормышының, җирнең кадерен белеп, җиң сызганып эшлибез һәм моңардан чын ләззәт табабыз. Чөнки халкым туганнардай бер-берсенә булышып, тату яши белә. Барсы да ихлас күңелдән яраткан эшләрен башкара, каяндыр ярдәм көтеп ятмый. Авылыбызның асыл ир-егетләре, кызлары турында “Бердәмлек” газетасы битләрендә дә әледән-әле мактаулы мәкаләләр басылып тора. Андыйлар бездә күп.
 
Уңган фермерлар байтак. Камил Исхаковны гына алыйк. 2400 гектар җире, мөгезле эре терлек, сыер фермасы да бар аның. Сөтен районга да илтә, үзебезнең авыл халкы да бик теләп сатып ала. Шулай ук атлар да, сарыклар да үрчетә, иген, көнбагыш үстерә. Халыкка пайлары өчен игенен дә, печәнен дә вакытында биреп бара. 
 
Наил Баһаутдинов та җир пайларын арендага алган өчен халыкка икмәк, көнбагыш мае, печән - саламын биреп тора. 
Әбүзәр Гәрәев тә иген үстерү белән шөгыльләнә. Аллага шөкер, кайбер авыллардагы кебек кырларыбызда чүп үләне түгел, алтындай сары башаклар тирбәлә.
 
Сәйфулла Маннанов, Илдар Юнысов авылыбызда ике кибет тоталар, ләкин аракы сатмыйлар. Бары тик хәләл ризыклар белән генә халыкны тәэмин итеп торалар.
 
Авылдашыбыз Дания Тулова-Хә¬сәншина (ул үзе Казанда яши) авылы¬бызны төзекләндерүгә, юлларны яңар-туга, урамнарга ут кертүгә күп булыша. Ул Мәдәният йортына уен кораллары сатып алу, сәхнә киемнәре тектерү кебек эшләрдә дә катнаша. Аның изге¬лекләрен санап та, язып та бетерерлек түгел. Моның өчен авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Изгелеге һәм юмартлыгы аркасында ике дөнья рәхәтен дә күрсә иде.
Ә Расих Латыйпов – өлкәдә генә түгел, бөтен татар иленә дә танылган шәхес. Баштан ул колбаса ясау цехы ачып, хәләл продукция җиткерә башлаган иде. Колбасаның төрле сортлары, пилмән, кәтлит, манты, чебуреклар – җаның нәрсә тели шуны сатып ал да пешереп аша гына.  Бу цехта авылыбызның 50 кешесе эшли, ә җитештерелгән продукция илебезнең төрле почмакларына озатыла. 
 
Гали авылындагы “Агротуризм” үзәге турында да өлкәдә белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул да Расих Латыйповның хезмәт җимеше. Кышын таудан шуарга, атларда, квадроциклларда йөреп күңел ачарга күп халык килә. Ә җәен кунаклар рәхәтләнеп су керә, балык тота. Биредә туйлар, юбилейлар, төрле чаралар уздырылып тора. Үзәк чын ял йортына әйләнде инде. 
 
Расихыбыз Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыятен җитәк¬ләгәннән бирле авылыбыз күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Яңарышлар чәчкә орлыгыдай шытып чыгып, мул уңыш бирә башлады. Соңгы елларда бездә бик зур мәдәни һәм спорт чаралары уздырылып, анда мәртәбәле кунаклар, бөек шәхесләр катнаша. Җиде ел буе “Халкым минем” фестивале уздырылып килә, беренче Бөтендөнья татар авыллары Сабан туен үткәрүне дә без башлап җибәрдек. Бу чараларны оештырырга, Гали авылы белән Казан арасында дуслык күпере сузарга ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты  рәисе Ринат Зиннур улы Закировка һәм авылдашыбыз Расих Латыйповка да рәхмәтле без. 
 
Аллага шөкер, авылыбыз көннән-көн матурая, зурая бара. Татар телебез, милли  гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз яши монда. Шушы асыл җәүhәрләрне саклый алсак, киләчәк буыннар өчен дә бай милли мирасыбыз калыр иде.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 21.01.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»