поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.01.2016 Мәдәният

Якташлар Уразавылга кайтачак (ФОТО)

Узган елның 30 январендә нәкъ шулайрак язып чыккан идек. Чөнки төгәл бер ел моннан элек Нижгар татарлары конгрессы советының Уразавылдагы киңәйтелгән утырышында аның рәисе Гаяр ага Хәсәнов күренекле якташларыбызга, татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов (Актук) һәм Хайдәр Бигичевка (Чүмбәли) К.Октябрь районы үзәгендә һәйкәл кую инициативасы белән чыккан иде.

Ул чакта бу тәкъдимне халык та, өлкә “Туган як” мәдәни үзәге дә, Нижгар татарлары автономиясе дә күтәреп алдылар, Милли район хакимияте бу изге эштә һәрьяклап ярдәм ышандырды.
 
Бер ел эчендә, читтән ярдәм көтеп тормыйча, бу өлкәдә без түбәндәге эшләрне башкардык. Иң беренчедән, булачак композицион һәйкәлнең урыны белән билгеләндек. Ул Уразавыл мәдәният йортының уң ягындагы паркында урнашачак. Район хакимиятенә, аеруча район башлыгы Халит Мөхәммәтович Сөләймановка зур рәхмәт, бу эшләрдә нык булышты. Махсус исәп-хисап счёты ачтык, конкурс игълан иттек. Менә шул көннәрдә генә безнең игътибарга эскиз рәвешендәге өч иҗади хезмәт тәкъдим ителде. Аның беренчесен Мәскәүдәге якташыбыз Хафиз Әхмәтҗанов (Суыксу) китереп тапшырды. Шулай ук башкаладан тагын ике милләттәшебез – Фәнис Миннибаев белән Таһир Сөбханкулов үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Якын арада комиссия туплап, без шул өч хезмәтнең берсен сайлап алачакбыз. 
 
Әлбәттә, ул эскизлар “Туган як”та дөнья күрсә, тагын да әйбәтрәк булыр иде, чөнки безгә халыкның фикере аеруча мөһим, - диде Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Абдрахманович Хәсәнов. Кадерле газета укучыларыбыз, шушы эскиз рәвешендәге хезмәтләр
буенча фикерегез, тәкъдимегез бар икән, аларны К.Октябрь районының архитектура комитетындагы 8(831-94) 2-13-76 телефон номерына шалтыратып белдерә аласыз. Дөреслек хакында әйтергә кирәк,бу идеяне тормышка ашыру өчен Казанда Рифат Фаттахов, Мәскәүдә Хафиз Аляутдинов зур иҗтимагый эшләр башкарып йөриләр.
 
Мәсәлән, Хәйдәр Бигичевның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче Хафиз әфәнде скульпторларны бөек якташларыбызның туган якларына, туган авылларына алып кайткан, аннары алар белән Казанга барып чыккан. Мәркәзебездә Хәйдәр Бигичев хезмәт иткән опера һәм балет театрында булганнар, Хәйдәр абыйның хәләл җефете Зөһрә апа белән күрешкәннәр, җырчы-якташларыбызның каберләрен барып караганнар һәм дә шушы мәртәбәле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән Рифат Әхмәтович Фаттаховта кунакта булганнар, 174 номерлы мәктәптә Хәйдәр Бигичевның урнашкан музеен карап чыкканнар, артистларны белгән кешеләр белән күрешкәннәр һәм шуннан соң гына аларның уй-хыялларында туган образлар эскиз рәвешендәге хезмәтләренең нигезенә яткан.
 
 
 
P.S. Оештыручылар фикеренчә, һәйкәл быел җәй көне Түбән Новгород өлкәсендә узачак Федераль сабан туе көннәрендә ачылса, нур өстенә нур булачак. Рәшит Ваһапов та, Хәйдәр Бигичев та – безнең якташларыбыз, Түбән Новгород өлкәсенең милли горурлыгы. Икесе дә гомере буе Татарстан Республикасына, татар халкына хезмәт иттеләр. Димәк, бу бөек шәхесләргә һәйкәл салу эшендә Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе хакимиятләре дә, Бөтендөнья татар конгрессы да, өлкәбезнең барлык (!) татар оешмалары да, киң җәмәгатьчелек тә ак-
тив катнашыр, дип өметләнәбез. Бергә булыйк – бердәм булыйк!
 

Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 18.01.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»