поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.12.2015 Җәмгыять

Кукмара дәвачысы Шамил: "Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты – бозымнан"

Кукмара районының Күкшел авылында яшәүче Шамил абыйда дәвалау сәләте күптән түгел генә ачылган.

Шаман
– Моннан өч ел элек кенә дәвалый башласам да, кешеләргә ярдәм итә алуым турында ничектер сизенә идем. Бала вакытта үзем дә белештермәстән әйткәннәрем дөрес туры килеп барды. Төшемдә күргәннәрем дә чынга аша иде. Урамдагы малайлар шуннан соң миңа Шаман дигән кушамат та такты. Яшь вакытта бер кешегә улы белән нәрсә буласын алдан күреп әйткән идем, ул чынга туры килгәч, бәхетсезлекләрендә мине гаепләде. Шуннан бирле, күрсәм дә әйтмим, – дип сөйли ул.
 
Күрү дигәннән, Шамил абыйның күзләре начар күрә. Әлеге авыруы нәселләрендә бар икән. Дәвалау сәләте исә әбисеннән килә. Ул кешеләрне өшкереп дәвалаган, төш юраган. Шамил абый тугач та, күзләренә озак кына карап торгач, «бу – безнеке» дигән.
 
– Әби, туганда ук сөннәтле булып тудың, ди иде. Мине ул үзе карап үстергән. Дәвалау сәләтемнең ачылачагын әниемә әйткән булган, аның турында минем үземә 42 яшь тулгач кына әйтергә кушкан. 43 яшемдә сәламәтлегем начарланды, өч атна буе кан басымым югары торды, бернинди дә дару булышмады. Акрынлап хәл кереп китте, бармак башларында ниндидер энергия барлыкка килде. Шуннан дәвалый башладым. Мамадышта яшәгән вакытта, кан басымым күтәрелде, даруыгыз юкмы дип, күрше әби керде. Аны утырттым да массаж ясадым. Әби хәлем аруланды дип чыгып китте. Шуннан соң ярдәм сорап кешеләр килә башлады.
 
– Сез массаж ясарга махсус укымагансыз да, аны ничек ясыйсын кайдан беләсез соң? – дигән соравыма, ул:
 
– Үзем дә аңлата алмыйм, куллар массаж ясарга кирәкле нокталарны үзләре тоя. Кулың тиюгә, рәхәт булып китә, диләр. Дәвалаган вакытта мин әле көйләп тә җибәрәм. Анысын да аңлата алмыйм, үзеннән-үзе көйләтә, – дип җавап бирде.
 
«Бозым-сихер күп»
Шамил абый бөтен авырулардан да диярлек булыша. Астмадан җәфаланучылар, ашказаны авыртканнар, кан басымы югары булганнар, аяклары йөрмәүчеләр дә килә аңарга.
– Күтәреп алып керәләр, үз аяклары белән чыгып китәләр. Актаныштан ике таяк белән генә йөри алган бер апа килде. Сызлавын гына булса да бас әле дигән иде, массаждан соң таяксыз чыгып та китте.
 
– Бозымнардан, сихерләрдән дәвалыйм, дисез. Андыйлар да күпме, Шамил абый?
– Бик күп. Яман шеш авыруы күбәйде дибез, аның туксан проценты – бозымнан. Өй, мирас өчен тарткалашалар, ир бүлешә алмыйлар, туганнар үзара бозылышып бетә, сихергә кадәр барып җитәләр. Кеше авырый, сәбәбен белмиләр, ул тора-бара шешкә әйләнә. Бозым куелган кешеләрне тиз күрәм мин. Алар белән сөйләшергә тотынгач та, коса, елый, йөткерә, әллә нинди тавышлар чыгарып шыңшый башлыйлар. Бер авылга чакыр­дылар. Авылга җитәргә ун чакрым калгач, бозык китерми башлады. Машинаны каршы як полосага чыгара, чак кына күпердән очып төшмәдек, машина йөртүче, башым әйләнә, бара алмыйм, ди. Авылга шалтыратып, икенче машина китерттек. Бер хатын эченә үлгән иренең өрәге кереп утырган булып чыкты, шул китертмәгән безне.
 
Яңарак кына бер кызны алып килделәр. Яшисем килми, асылынам, дип әйтә ди. Моны күршедәге бер егет яратып йөргән булган. Җавапсыз мәхәббәттән егет асылынып үлгән. Әнисе малаен юган үлек суын кызга эчерткән. Шуннан соң кыз эчендә өрәк яши башлаган. Өрәкне сөйләштерә башладым. Ире, әти-­әнисе белән килгән иде кыз. Алар да тыңлап утырды. Өрәк булып кыз үзе сөйли. Аның үз тавышы нечкә, өрәк сөйләгәндә, тавышы калыная. Мин аны асып үтерәм, ди. Гаиләсе, ире, баласы, бар бит дим. Калын тавыш белән көлеп, мин баласын да үтерәм, берсен үтердем инде, ди. Кызның авыры төшкән булган икән. Мин кызны яратам, үзем белән алып китәм, ди. Өрәкне кызның эченнән чыгаргач та янында бөтерелеп йөрде. Әле берәр ел аптыратып йөрия­чәк ул аны. Кыз хәзер уңайланды инде.
 
Бер кызны апасы алып килгән иде. Бездән киткәч, сеңлесе косасым килә дип, машинаны туктатырга кушкан. Посадкага туктаганнар. Косып та җибәргән, тып-тын посадкада кабан көтүе йөгереп үткән, самолет очып киткән тавышлар ишетелгән. Җеннәре чыккан икән. Боларның бөтенесен язып барсаң, блокбастерың читтә торсын, – ди Шамил абый.
 
«Кашпировский диләр мине»
Шамил абый тумышы белән Лаеш районыннан, хатыны Валя белән кавышканнан соң, Мамадышта яшәп алганнар. Моннан ике ай элек кенә Кукмарага күченгәннәр. Яшәрлеге калмаган бер ирне аякка бастырган ул. Шуннан дуслашып киткәннәр. Авылга кайтып яшисем килә дигәч, әлеге ир аларны үз якларына – Кукмарага чакыра. Монда йорт сатып алып яши башлыйлар.
Дәвачы турында бер газетага язып чыккан булганнар.
 
– Шуннан бирле телефонның тынганы юк. Газетаны укыган кешеләр шалтырата да, берсе, язмагызны укыгач та баш авыр­туым бетте, ди, икенчесе, укый башлагач та коса башладым, ди. Сез Кашпировскиймы әллә, диләр. Газетада чыккан фотода минем баш өстендә кәләпүшкә охшаган ак әйбер тора. Ул вакытта башыма бернәрсә дә кимәгән идем. Бер әби, синең фәрештәңдер ул, ди. Алай идеаллаштырыр­га кирәкми мине, булыша алган кадәр булышам. Ярдәмгә мохтаҗ сырхау кешеләр арабызда бик күп, – ди ул.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»