|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2015 Криминал
Татарстанда 3 айлык оныгын идәнгә бәреп, чүп чиләгенә ташлаган әбине хөкем итәләрКазанда 51 яшьлек Р.Г.-га карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Әби кеше үзенең 3 айлык оныгын үтерергә җыенуда гаепләнә. Тикшерү комитеты белдергәнчә, Р.Г. 2015 елның апрелендә Р.Г. исерек хәлдә 3 айлык оныгын кафель идәнгә бәрә. Аннан соң сабыйны балконга алып чыгып, чүп чиләгенә ташлап чыгып китә. Туганнары ярдәме белән баланы хастаханәгә илтәләр. Табиблар аның сәламәтлегенә зур зыян килгән дип белдерә. Үз гаебен җинаятьче әби өлешчә генә таныган.
--- |
Иң күп укылган
|