поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2009 Җәмгыять

УЙМАК ЧЫГАРУЧЫ УЕННАР

“...Каһәр суккан уен автоматларын “интернет” дип язылган кафе һәм салоннар алыштырды. Улымның тагын шунда барганын белдем. Картайган көндә дә җиткән улыңны саклап йөрү бер дә күңелле түгел. Тикшерүче органнар моңа күз йомса, алда тагын ниләр булып бетәр?!

Уен автоматларын бөтенләй юкка чыгарасы урынга, Кама Аланында кечкенә уен шәһәрчеге ясадылар. Чистайда яшәүче танышым: “Иремнең акчасын күргән дә юк. Хезмәт хакын алган көнне үк Кама Аланына китеп, бер тиенсез кайта. Башка анда аяк атламаска ант итсә дә, тыеп булмый. Бернәрсәгә өмет калмады”, – дип зарлана. Улымның да Кама Аланына баргалавын белдем. Берәүләр Ходайдан исәнлек сорап ялварса, мин улымның яңадан шунда бармавын телим”.

 

Редакциягә бер бәхетсез анадан килгән хатның өзеге бу. Икенче берәү: “Уен автоматларының бөтенесенә ут төртер идем. Улым кредитын капларга дип өйдән алып чыгып киткән акчасын шунда калдырып кайткан. Шул чире аркасында хатыны, балалары интегә. Мәңге туктаячагы юк”, – дип зарланган.

 

УЕН АВТОМАТЫНДА – ХӘЕРЧЕЛӘР!

 

Уен автоматларын эт итеп сүккән, бездән киңәш һәм ярдәм сораган хатлар күп килә. Бу кешеләр кайгысын үз башына төшмәгәне аңламас, кичерергә язмасын да. Игромания белән кемнәр авырый соң? Белгечләр әйтүенчә, түбән культуралы, хәерче яки тиз арада баеп киткән, акыл ягыннан калышкан кешеләр. Бигрәк тә авыл халкы тиз бирешүчән икән. Җаваплылыктан курыккан, ихтыяр көче булмаган, үпкәчел, кыюсызларга бу бәла ныграк яный. Уен автоматына ияләшкәч, кеше агрессивка әйләнә, үз эченә бикләнә. Психологлар игроманияне “наркоманиянең бертуганы” дип атый, аннан дәваланырга кирәклеген әйтә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта игроманнарны дәвалау клиникалары бар. Ә АКШта аларны хирургия юлы белән дәвалыйлар. Баш миенең бер өлешен кисеп ташлап!

 

Бер хат авторы: “Байлар самолет белән килгәч, нигә уен автоматларын кеше яшәми торган утрауга күчермиләр”, – дигән. Җавап бирәм: Кама Аланындагы уен үзәкләре череп баеган олигархка түгел, безнең ише урта хәллеләр өчен төзелгән. Бүген зур шәһәрләрдә казино табу проблема түгел. Закон тыйса да, азартлылар өчен “ябык” клублар тулып ята. Акчасы кычыткан кешегә Кама Аланына самолет белән очуның кирәге юк дигән сүз. Шул ук уен автоматларын да хәзер яңадан урамга чыгардылар. Исемен генә “лотерея уены”на төзәтеп, “бандит”лар кабат чат саен тезелде. Өстәвенә, адым саен интернет-салоннар үсеп чыгуын үзегез дә әйткәнсез. Нормаль җирдә интернетның сәгате 30 сум торса, монда – 100 тәңкә. Караңгы, тәмәке төтененә баткан бүлмәгә килеп кергәч тә, биредә кайсы сайтларга керүнең хупланганы аңлашыла. Интернетка кереп, “игровые автоматы” сүзен җыйсаң, ул уеннарның бетмәс-төкәнмәс исемлегенә исең-акылың китә.

 

КАРГАЛГАН КАМА АЛАНЫ

 

Ике ел элек республиканың бөтен “бер куллы бандит”ын Түбән Кама районындагы Кама Аланына кугач, җиңел суладык. Ни генә әйтсәк тә, чат саен ымсындырып торучы автоматлардан котылуга бер адым булды ул. Күрше авылдагы бер әби пенсия алган көнне үк уен автоматына йөгерә иде. Балалары нишләтергә белмәде мескенне. Кама Аланы ераграк, анда хәтле барырлык җае юк хәзер. Икенче яктан, Кама Аланы халкы жәл. Баштан анда атом электр станциясе төзибез дип коткы салсалар, хәзер татарча Лас-Вегас чәчәк ата. Каргалган урын микән әллә, дип уйларсың, валлаһи.

 

Бүген Кама Аланында 16 меңләп кеше яши. Дөресен генә әйткәндә, аны искиткеч матур, балкып торган эшчеләр бистәсе итеп күз алдына китерә идем. Чөнки Самара, Оренбург якларыннан кадәр монда “ял итәргә” килүчеләрне беләм. Әлмәт, Сарман, Азнакай районнарында яшәүче малай-шалай да чын Лас-Вегас күргәндәй хозурланып сөйләгән иде ул бистәне. Шәхсән үзем бу төбәктә искитәрлек бер генә нәрсә дә очратмадым. Җемелдәгән утлары да һуш алырлык дәрәҗәдә якты түгел. Бистә өстендә очучы самолет, иксез-чиксез чит ил машиналары – барысы да хатлар язучының фантазия өлкәсеннән. Шимбә көнне килсәм дә, уен салоннары каршында “ах” итәрлек машина, зур корсаклы байлар күзгә чалынмады. Иң еш клиентлары – гади авыл халкы икәненә тәгаен ышандым.

 

БАНДИТЛАР

 

Кама Аланының бер кибетендә эшләүче Иринага:

 

– Уен автоматларыннан сезгә берәр файда бармы? – дип сорадым.

 

– Төбәктә эшсезлек проблемасы булганга, кайбер кызларга эш урыны булып тора. Файдасы юк, зыяны тимәгәнгә рәхмәт инде. Уен автоматында уйнаганым булды – ияләшмәдем.

 

– Соңгы ике ел эчендә бистәдә җинаятьчелек дәрәҗәсе бик нык үскән, диләр. Дөресме?

 

– Күптән түгел бер кызны көчләделәр. Ләкин аның уен автоматларына бер катнашы юк, дип сөйләделәр.

 

Кама Аланындагы криминаль хәлне милиция сөйләр дип, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иттем. Ничә ел эшләп, аңлатма бирә алырдай хезмәткәрне бу кадәр эзләгән юк иде. “Әйтергә хокукым юк”, “башка вакытта килегез”, “әнә теге бинадагы дежур янына барыгыз” – бөтен ишеткәнем шулар. Аларны тотып ашарга килгәнмен диярсең! Өч җөмлә әйтүдән бичараларның коты алынды...

 

– Ярар, алайса бер генә соравым бар. Үзегез уен автоматында уйныйсызмы? – дидем “батыр” иптәш Бабаевка.

 

– Юк. Хәзерге заманда уйнамаган кеше ота, дип саныйм.

 

Дөресен әйткәндә, җинаять эшләренә ябышып, милиция артыннан куып йөрүем юкка түгел. Биредәге уен автоматында отып, өенә кайтып җитә алмаган кешеләр турында ишеткәнем булды. Имеш, берсенең биш мең сум акчасына кызыгып, аны шунда ук теге дөньяга озатканнар. Уен салоныннан чыкмас борын буып үтерү, талау очрагы бердәнбер түгел, дигән иде бер танышым. Булырга мөмкинме? Акчалы җирдә ничек кенә әле! Һәрхәлдә, Кама Аланындагы криминаль хәл миңа да, халыкка да караңгы булып калды.

 

Моның ише “ужастик” белән халыкны куркытмау хәерлерәктер дә, бәлки. Болай да күргән-белгәннән бала йоннары торган инде. Әнә берәү уен салонында эшләүче хезмәткәр битенә кайнар ризык “чәпегән”. Бичара официант клиентның зур сумма оттырган чагына туры килгән, күрәсең. Каны тәмам кызган ир өчен тәлинкә коралга әйләнгән. Шундый мыскыллаулар, корбаннар булган өстенә нигә уен автоматлары яши дисезме? Чөнки бу – хакимият, дәүләт өчен табышлы бизнес. Уен автоматыннан казнага миллионнарда исәпләнгән салым каерып була.

 

“ЧУДИК” КӨТҮЕ

 

“Тат-Вегас”, “828”, “Парус”, “Манхэттэн”, “Камский”... Текә исемле уен үзәкләренең һәркайсы белән таныша башладык. Закон нигезендә 18 яше тулмаган кешегә анда керү катгый тыела. Иптәш кызымны, гадәттә, бала-чага, дип уйлыйлар. Клубка кергәндә документ күрсәтмәсәң, “фэйс контроль” үткәрмичә йөдәтәләр. Бу юлы аның яшь күренүеннән файдаланып, башны юләргә салдык. “Документым онытылган, кертегез инде”, – дип елмаюы белән уен залына юллар ачылды. Озак тарткалашмыйча, ришвәтсез-нисез генә закон боздылар, рәхмәт яугыры!

 

Уен салоннарының кайберсе бер залдан гына торса, “Парус” дигәне ике катлы, шактый затлы урын булып чыкты. Керү, әлбәттә, ирекле. Биредә бушлай чәй, кофе эчәргә мөмкин. Бәяләр Казан кафеларыннан түбәнрәк. Кыскасы, уен автоматында уйнамыйча да рәхәтләнеп ял итәргә, дусларың белән аралашырга менә дигән урын бу. Ләкин бушлай чәй – капкындагы сыр кебек кенә. Уен автоматында, ким дигәндә, 500 сумын калдырмыйча, йомшак диванда гына утырырга килүче сирәктер. Бер авылдаш егетнең тик утырганда: “Ярый әле Кама Аланында яшәмим. Менә хәзер ике дә уйламыйча, уен автоматына юнәлер идем”, – дигәне искә төште. Әйе, чыннан да, үзенә магнит кебек тартырга сәләтле урын бу. Биредә төрле төстәге утлар җемелдәвен, автоматларның туктаусыз пипелдәвен сәгатьләр буе тыңлагач, шундый нәтиҗәгә килдем. Болар барысы да психологиягә әйтеп бетергесез йогынты ясый.

 

БЕР РӘХӘТКӘ – МЕҢ МИХНӘТ

 

Уенчыларны күзәтәм. Автоматны еш алыштыручы хатын, туктаусыз бер төймәне дөбердәтүче ир, парлашып килгән гаилә, күзәтеп кенә йөрүче яшүсмерләр – барысы да бар. Бер егет янында ниндидер сәер талисман ята. Үзе тапкырлау таблицасын искә төшергәндәй, бик каты уйлый. Икенчесе “бер куллы бандит”ны сыйпый, аның белән сөйләшә, нидер пышылдый. Иң кызыгы – һәр уенчы дөньясын онытып, автомат эченә кереп чумарга әзер төсле. Яннарында тау ишелмәгәе шунда. Менә кайда җыелган “чудик” көтүе!

 

Автоматтан аерылып, минем белән сөйләшерлек егетне көч-хәл белән эзләп таптым.

 

– Моннан акча белән китү мөмкин түгел. Чөнки откан акчаны барыбер шул автомат корсагына ташлыйсың. Бераз ота башласаң, янда ниндидер кызлар бөтерелә башлый. Үзләре килеп таныша, – дип сөйләде Руслан.

 

Сирәк-мирәк кенә зур сумма отучылар да булгалый икән. Мәсәлән, Руслан белән янәшәдә утыручы бер абзый 160 мең белән кайтып киткән. Андыйларны милиция машинасы кирәкле шәһәргә кадәр озата, ди. Әлбәттә, отышның түгәрәк өлешен бүлеп биргән очракта. Монысы баш исәнлеге өчен. Ләкин җиңү – миллионга бер генә. Уен автоматында гаиләсенең соңгы тиенен, фирмасын, фатирын, машинасын калдыручыларны, муеннан бурычка батучыларны әйтеп тә тормыйм. Ә бөтен бәлане якыннарына өеп, үз-үзенә кул салучылар күпме! Алла сакласын!

 

– Түбән Камадан йөреп эшлим. Күз алдымда иң күбе 900 мең сум отканнары булды. Ләкин монда калдырылган суммаларының чуты юк. Күптән түгел бер ир 90 меңен оттырды. Ышанмыйсыз, кап-кара чәче санаулы минутта ап-ак булды! Авызны ачып карап тордым. Боларның бөтенесен күргәч, уен автоматына якын да барасы килми, – диде уен салоннарының берсендә бармен булып эшләүче Вадим.

 

Санап чыгарсаң, монда бер рәхәткә мең, миллион михнәт туры киләдер. “Парус” бүген 30 мең сум уйнатып, берәүне бәхетле итмәкче, ди. Лотерея уенын карарга йомшак кәнәфиләргә утырдык. Баштан һәр кешене тәмле кабымлык белән сыйладылар. Аннары төнге уникедә лотерея белән концерт башланып китте. Очлы-тугызлы җырлар тыңлап, муеннарына бантик таккан, аяклары кара янган кызларның стриптизын карап, тамчы да ләззәт алмадым. Шуңа мөкиббән китүче халыкны күзәтсәң генә инде...

 

УЕН АВТОМАТЫ “ТӨКЕРӘМЕ”?

 

Уен автоматлары белән чит илдә ничек көрәшәләр икән? Мәсәлән, Европаның кайбер илләрендә “бер куллы бандит” хуҗалары игроманнарны дәвалау өчен түләргә тиеш. Аннары уенчы махсус оешмада теркәлә, автомат янына үтү өчен, гариза яза. Моның белән махсус оешмалар шөгыльләнә. Тудырган кыенлыклары черки тешләве кадәр генә булса да, өстәмә салымнар уен бизнесына комачаулый.

 

АКШның Лас-Вегас шәһәре уен үзәкләре буенча дөньяда беренче. Ләкин компаниянең мөлкәте, аппаратның көйләнү сертификаты, программаларның эшләве – гади уенчыга һәркайсы белән танышу мөмкинлеге ачык. Ә бездә артык сорау бирсәң, ике дә уйламыйча, ишек төбенә озатып куялар. Уен автоматы йоткан акчаның күпмесен кире “төкерә”? Лас-Вегаста уртача сумманың 98 процентын. Калган икесе – хуҗа кереме. Ә бездә 85 проценты кире кайтарылырга тиеш. Ләкин уен автоматлары 70ен генә “төкерә”, диләр. Америкадан аермалы буларак, бездә аларны контрольдә тотучы, тикшерүче оешмалар юк. Шуңа күрә уен эшмәкәрләре 20 процентын гына кайтарса да, берни эшләр хәл юк. Русиядә федераль канунның уен бизнесына кагылышлы маддәләре бик зәгыйфь. Шуңа күрә аларны җиңел генә урап узып була. Интернет-кафе һәм лотереялар пәйда булу да шуны раслый. Ә Кама Аланындагы уен шәһәрчеге 2009 елның 1 июленә кадәр ябылып бетәргә тиеш. Ләкин тиз арада аларның ябылуы икеле-микеле, ди белгечләр.

 

Бармакка бармак сукмыйча, акчаның һавадан төшкәнен көтеп утыру – зур гөнаһ. Җилдән килгән акчага омтылу безнең психологиядән, тәрбиядән, буш вакытны үткәрә белмәүдән килә. Хәзерге үсмерләрнең компьютер уеннарына ияләшүен генә карагыз! Азартның башы шул түгелме? Бәлки, баланы тәрбияләгәндә җиңел юлга кызыкмаска, эшләп ашарга кирәклеген җитәрлек дәрәҗәдә аңлатмыйбыздыр? Никадәр примитив яңгыраса да, бушлай сырның капкында гына булуын кабатлыйсы килә. Уен үзәкләрендә бер генә юл белән баеп була – казиноны сатып алып!


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 23 | 10.06.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»