поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.11.2015 Милләт

Язучы Сергей Аксаковны татарлар белән нәрсә берләштерә? (ФОТО)

Безнең яклар тарихи урыннарга бик бай. Анда кайчандыр яшәгән һәм иҗат иткән күп күренекле шәхесләрнең дә исемнәре күңелдә горурлык хисләре тудыра. Шундыйларның берсе - ул, әлбәттә, күренекле рус язучысы, театр тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Тимофеевич Аксаков. Аның һәм нәсел ыруы исеме Самара төбәге тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

1791 елда Уфа шәһәрендә дөньяга килгән булачак язу¬чының балачак һәм яшүсмер еллары алпавыт бабасы Сергей Михайлович Аксаковның бүгенге Оренбург өлкәсенең унтугызынчы гасырның икенче яртысында Богырыслан өязендә урнашкан Самара губернасына кергән Знаменское (хәзер ул Аксаково авылы дип атала) утарында уза. Сергей Аксаковның иҗат дөньясына нәкъ шушы Урта Идел ягында гүзәл табигать күренешләре уңай тәэсир ясаганнардыр да инде. Аксаковларның гаилә әгъзалары биредәге Сок һәм Кондырча елгаларында балык тотарга яратканнар, шушында атларына су эчергәннәр. Сергей Аксаков бу вакытлар турында истәлекләрен соңрак үзенең берничә әсәрендә, аерым алганда, “Багров - оныкның балачак еллары” дигәнендә язып чыга. Үзенең 1846 елда басылган “Балык тоту турында язмалар” дип аталган беренче китабында да ул Самара губернасында балыкчылык тәҗрибәсен укучылары белән уртаклаша.

Язучының шушы һәм башка әсәрләрен укыган кешеләр кечкенә Сергейның ничек Уфадан Казанга, аннан Самараның Идел аръягы далалары аша үтеп, бабасының һәм башка якын туганнарының Сембер утарларына “сәяхәтләре” турында беләләрдер, танышлардыр, дип уйлыйм. Богырыслан өязендәге Яңа Аксаково авылына кышкы юллардан уннарча чакрымнарда бер генә авыл да очрамаганда, чанага җигелгән атта баруның нинди авыр икәнлеген ул бик тә аңлаешлы итеп яза алган.

Бу язны һәм җәйне Сергей үзенең яраткан авылына әйләнгән Аксаковода үткәрә. Үзенең истәлекләрендә ул әнисенең энесе Ефрем Евсеевич белән ничек Богырыслан елгасына балык тотарга йөрүләре турында яза. Бу елга алар яшәгән йорт каршыннан гына ага торган була. Ә кырыенда яшел яфракларына төренеп каен агачы үсә. Сергей: “Мин аның ботагына сеңлем белән бергә утырып торырга ярата идем”, - дип язган.
Декабрьдә, кар төшкәч, алар яңадан Казанга китәләр. Сергей анда гимназиягә укырга керә, тик әнисен, туганнарын, Аксаковоны сагынуга түзә алмыйча, чиргә сабыша һәм аны әнисе кире авылга алып кайтырга мәҗбүр була.

Казаннан кайтуның бишенче көнендә (ә бу майның соңгы атналары булгандыр) алар Сок елгасы буендагы Татар Байтуганы авылына җитәләр. Ә моннан Аксаковога унике чакрым чамасы гына кала инде.

“Вакыт төнлә булганга, минем Сок елгасы буенда бераз басып торасым килсә дә, әни рөхсәт итмәде. Туганнар яшәгән Неклюдово авылына да бу юлы керә алмыйча, үтеп киттек”, - дип яза язучы.

Самара һәм Оренбург өлкәләре чигендә урнашкан бүгенге Камышлы районына кергән Неклюдово авылындагы зур утар һәм парк Сергейның бабасы Сергей Михайлович Аксаковның абыйсы алпавыт Иван Васильевич Неклюдовныкы була. Бу авыл һәм парк әле бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган.

Язучының “Гаилә хроникасы” дип аталган атаклы әсәренең төп герое булган яраткан бабасы Сергей Михайлович Аксаков нәкъ шушы Неклюдово авылы зиратында күмелгән. Үткән гасырның туксанынчы елларына кадәр аның кабере өстендә истәлек ташы да булмаган әле.

Соңгы вакытларда гына Нек¬людово авылының Иске тарихи паркында тәртип урнаштырылды, җәмәгатьчелек тарафыннан Сергей Михаловичның каберенә дә истәлек билгесе куелды. Ә шушы авылда туып үскән, танылган җәмәгать эшлеклесе, эшкуар Борис Ардалин (ул бүгенге көндә төзелеш эшләре буенча өлкә губернаторы Николай Меркушкинның киңәшчесе булып тора) үз акчасына христиан часовнясы төзеп куйды.
Сергей Аксаковның тормышына һәм иҗатына әйләнеп кайтсак, ул нәкъ шушы Знаменскоеда (Аксаковода)үзенең гаилә тормышын да башлап җибәрә. Хатыны Ольга Семеновна Заплатина белән биредә аларның беренче балалары – Константин, Вера һәм Григорий да дөньяга килә. Ә Аксаковларның соңгы өч баласы Бәләбәй өязенең Куроедово (Надеждино) авылында туа һәм алар анда 1826 елда Мәскәүгә күчеп киткәнче яшиләр.

Сергей Аксаковның бер улы Григорий Сергеевичның 1867-1872 елларда Самара губернаторы булуы да, якты истәлекләр калдыруы да билгеле.
Мәскәүдә язучы буларак танылу алган Сергей Аксаков 1859 елда вафат булган.

Менә шундый гаҗәеп талантлы шәхес яшәгән безнең якларда. Минем бу турыда тәфсилләп язуымның сәбәпчесе Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче пенсионер -укытучы Рифкать Ризатдин улы Фәрхетдинов белән очрашу булды. Алар авылларының социаль үзәгендә дәваланучы әби-бабайлар белән бергәләшеп язучы Сергей Аксаковның балачак, яшүсмер һәм яшьлек еллары үткән шул атаклы Аксаково авылында булып, андагы музей белән танышып кайтканнар икән.

- Биредә безне дворян титулына ия булган Аксаковлар биләмәсе каршы алды. Зыялы тормыш юлы үткән бу атаклы нәсел белән танышыр өчен авылга бик күп туристлар да килә икән. Экскурсовод гаҗәеп шәхесләр турында бөтен нечкәлекләре белән сөйләп, безне Аксаковлар яшәгән вакытка “әйләнеп” кайтырга мөмкинлек бирде, - дип сөйләде Рифкать Ризатдин улы.

Авыл музее диварларына атаклы язучының һәм аның якыннарының портретлары эленгән. Биредә алардан калган истәлекләр дә саклана. Сергей Тимофеевичның балалар өчен язылган “Аленький цветочек” китабына багышланган иллюстрацияләр, әкият геройларының рә¬сем¬нәре дә урын алган.

Шунысы кызганыч, Аксаковлар йорты янындагы күл кипкән. Хәзер аның бары тик урыны гына билгеле. Советлар чорында җимерелгән ике катлы өйләренең нигезенә өр-яңа бер катлы агач өй төзеп куелган. Тирә-юньгә төрле агачлар, җимеш куаклары утыртылган. Музейга килүчеләр өчен кафе эшләп тора. Авыл янындагы зур, матур күлдә рәхәтләнеп балык тотып, кәефләнергә дә була.

Без бу көнне коллективыбыз белән бергәләп, Сергей Тимофеевичка куелган һәйкәл янында рәсемгә дә төштек, сәяхәттән рухи азык алып кайттык. Яшь буынны тарих белән кызыксындырыр, аның акыл-зиһенен камилләштерер өчен, шундый тарихи урыннарга алып бару бик тә кирәк нәрсә. Балаларыбыз көне-төне компьютер, планшет кор¬баннары булып утырмасыннар, тулы тормыш белән яшәсеннәр, киләчәктә дөньяны алып барырлык кешеләр булып үссеннәр иде.

Әле безнең Неклюдово авы¬лына да барып, андагы алпавыт биләмәләрен һәм паркны, язучының бабасы Сергей Михайловичның һәм башка ту¬ганнарының зиратын да күрәсебез килә.

Аксаководагы кебек Нек¬людово авылында да бер музей сыманрак бүлмә ачып, аны туристик маршрутка кертсәң, начар булмас иде, - дип тәмамлады сүзен Рифкать Ризатдин улы Фәрхетдинов.

Самарада да “Аксаков юллары буйлап” дигән шундый “турист боҗрасы” ачу турында күптәннән сүз алып барыла. Моны тормышка гына ашырырга кирәк. Киләсе 2016 елда Сергей Аксаковның тууына 225 ел тула икән бит инде.

1

2

3


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 03.11.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»