|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2015 Җәмгыять
Фатыйх Сибагатуллин кабат халык һәм милләт язмышы турындаРоссия Дәүләт Думасы депутаты, галим Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин халык, милләт язмышы өчен һич кенә дә битараф түгел. Соңгы елларда нәшер ителгән китаплары да кулдан-кулга йөртеп, йотлыгып укылды, хәзер дә ул игелекле шөгылен дәвам итә. Күргән-белгәннәрен, теге яки бу вакыйгага карата фикерләрен кәгазь битләренә теркәп бару да аның күркәм гадәте. Бүген, хөрмәтле укучыларыбыз, шул көндәлекләрдән кайбер өземтәләрне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Барыбыз да сөендек Төзекләндерелгәннән соң Мәскәүдә җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Владимир Владимирович Путин Болгарда ислам академиясен төзү турында тәкъдимнең (тәкъдим, әлбәттә, республика җитәкчелегенеке) хуплавын белдерде һәм шул рәвешле, Россия мөселманнарының борынгы рухи һәм фәнни үзәге торгызылачагын хәбәр итте. Моңа барыбыз да бик сөендек. Академия ни өчен Болгарда? Монда бернинди дә шик булырга тиеш түгел. Болгарда булмаса, гаҗәпләнер идек. Бер генә илдә дә башкалада элек-электән эре дини уку йортлары булмаган. Американы гына мисалга китерик әле: Вашингтон – бары тик административ үзәк, Нью-Йорк – эшлекле үзәк, монда тормыш кайный, Бостон – укыту-өйрәтү үзәге, университет та шушы шәһәрдә. Мондый төзелешне Америка Болгар дәүләтеннән алган, дип уйлыйм. Болгар ул – су буендагы эшлекле үзәк, Биләр – административ үзәк. Болгар белән Биләр арасы бер ат алыштырып барып җитә торган ара. Кизләү исә укыту-өйрәнү үзәге булып исәпләнгән. Монда бик күпләр читтән килеп укыган. Әйтик, Кандалый, Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхретдин, Гаяз Исхакый һ.б. бик күпләр. Шулар арасында хәзерге Спас районы хакимияте башлыгы Камил Нугаевның бабасы да шушы мәдрәсәне тәмамлагач, аны Иске Рәҗәпкә мулла итеп җибәргәннәр, үзләре исә тумышлары белән Буа ягыннан. Дини уку йортының башкаладан читтә булуы төнге клублар, рестораннардан, ыгы-зыгыдан читтә булуны да аңлата. *** *** Мыскыллаудан котылдык Мәктәп дәреслекләреннән “Татар-монгол изүе” дигән төшенчә алып ташланды. Бу, беренче чиратта, Рафаэль Хәкимов җитәкчелегендәге Тарих институты коллективының җиңүе дип исәплим. Әйе, әйе, җиңү! Алар Мәскәү тарихчыларын, Мәскәүдәге җитәкчелекне тарихи дөреслеккә ышандыра алды. Байтак вакыт ялган белән килешеп яшәргә мәҗбүр булдык. Шулай итеп хәзер без мыскыллаудан котылдык, югыйсә кемнең эше юк, Жириновский кебекләр бигрәк тә, “татар-монгол изүе” төшенчәсен мыскыллау чарасы буларак куллана башлаганнар иде. Депутатлар китап сорый Милләт язмышына, диннәргә мөнәсәбәтле китаплар дөнья күргәч, Силантьев фамилияле әфәнде мине дин тотучыларны мыскыллауда гаепләп, шикаять язды. Депутат этикасы комиссиясендә тикшерделәр һәм китапларда бернинди мыскыллау да юк дигән нәтиҗә чыгарып, кулга документ бирделәр. Мин исә үзен дин белгече дип санаучы әфәндегә берничә соравыма җавап бирүен үтенеп, хат юлладым. Аннан җавап юк, үзенең хаксызлыгын аңлагандыр, дип әйтә алмыйм, әмма җавап язарга батырчылыгы җитмәде. Дума депутатлары исә, китаплар тагын булачакмы, дип сорап торалар. Тарих белән кызыксынучылар күп. *** Мин үземне тикшерттем һәм мин – көнчыгыш фин, төркиләрнең – алтай төрекләренең туганнан туганы булып чыгам. Тәрбиям буенча, гореф-гадәтләрем буенча традицион ислам динен тотучы татармын. Уй-фикерләвем дә татарча. Үзләрен тикшертүчеләр күп, алар да байтак очракта фин яки яһүд булып чыгалар. Батый килгәнчегә кадәр – 1224 елда, Кол Гали язганча, Йосыф белән Зөләйха кыйссасы да яһүд турында. Әмма бу яһүдне инде без татарлашкан, дип әйтәбез, татар, дип әйтәбез. Йосыф (Иосиф) тәрбиясе, гореф-гадәтләре, аңлашу теле буенча да татар булып чыга. Димәк, иң беренче язылган әсәребез татарлашкан яһүд турында: “Татары и евреи” дигән китабымда менә шуны исбатларга тырыштым да. Футбол безнең уенмы? Кемдер килешергә, кемдер килешмәскә мөмкин: футбол безнең генетикадагы спорт төре түгел ул. Татар гомер-гомергә көрәштә бары тик үзенә генә таянган, күмәк уен безгә бигүк төс түгел. Әлбәттә, кыш көне авылда хоккей уйный идек. Кыш озын булганлыктан, без аны яраттык, үз иттек, чыныгу алдык. Футболны бигүк үз итмәвебез җәйге чорның кыска булуыннан һәм җәен авылда эшнең күп булуыннан да киләдер. Көрәштә, шахмат, ат ярышуында, штанга, гер күтәрү, йөгерүдә җиңү кешенең фәкать үзеннән генә тора. Без –үзебез өчен үзебез көрәшә торган, үзебезне яклый ала торган халык. Футболда стадионнарның тулы булмавы, җитәкчелеккә дә еш кына ризасызлык белдерелүе, ихтимал, футболның безнең кандагы уен булмавыннан киләдер дә. Апаз – әп-әз Авыллар тарихын белү, өйрәнүне бик күркәм гамәл дип саныйм. Дөрес, бу юнәлештә азмы-күпме эш бара, тик җитәрлек түгел. Минем туган авылым Апаз урынында, Иван IV гаскәрләре Казанны яулап алганчы, марилар һәм удмуртлар яшәгәнлеге мәгълүм. Казан яулап алынгач, татарларның байтагы хәзерге безнең авыл тирәләрендә сыену урыны тапкан. Михаил Худяков хезмәтләрендә дә бу хакта языла. Михаил Георгиевич – безнең якташыбыз, 1894 елда Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә дөньяга килгән, 42 яшендә “халык дошманы” дип атып үтерелгән. Ул – безнең тарихны өйрәнүгә, аны дөрес чагылдыруга ифрат зур көч куйган галим. Монда шулай ук Гумилевны да хөрмәтләп искә алу урынлы булыр. Ул – тулаем төрки халыклар турында саллы хезмәтләр язып калдыручы шәхес. Татарлар сыену урыны эзләп килгәндә башка милләт халкы авылларын ташлап китә торган булганнар. Авылларга исем кушылу да күп очракта менә шул чорга туры килә. Әйтик, Балтач районындагы марилар яшәгән Пыжмара исеменең килеп чыгышы болайрак аңлатыла: авылыннан чыгып киткәндә бер мари хатыны: “Пыжым ара, пыжым ара”, – дип өзгәләнә икән. Безнеңчә, бияләем кала, бияләем кала, дигәнне аңлата инде. Менә шуннан чыгып, татарлар: “Бу авылның исеме Пыжмара икән”, – дип хәтерләренә сеңдергәннәр. Үзебезнең авыл исеменең килеп чыгышы да шулай ук татарларның күчеш чоры белән бәйле. Ике елга (Шушма, Сәрдә елгалары) тоташкан урында бик кечкенә мари авылы була. Авыл кечкенә, Казан ягыннан килүче татарлар исә күп. Араларыннан берсе карап-карап торган да: “Монда йортлар әп-әз икән”, – дип куйган, шуннан әп-әз дигәннәре тора-бара чиркәүле дә, мәчетле дә Апазга әйләнгән дә куйган. Кайсы гына авылны алма, кызык та, вакыт-вакыт кызганыч та вакыйгалар белән бәйле. Без аларны өйрәнергә, белергә, фәнни яктан нигезләргә бурычлы, һәр авылның тарихы ачыкланган булырга тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|