|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2009 Шоу-бизнес
КАЗАНДА - "ГЛАМУРНЫЙ САБАНТУЙ"
Җәй башында татарлар яшәүче күп кенә төбәкләрдә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрелә. Баксаң, бу күркәм бәйрәм көннең көндезге яисә кичке вакытында гына түгел, ә төнлә дә оештырыла икән. Быел Казанда тәүге тапкыр төнге Сабан туен күрергә мөмкинлек булачак. «Гламур Сабантуй» дип исемләнгән дискотека 17 июньдә башкаланың «Корстон» төнге клубында узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе белән берлектә танылган «Татарлар» дискотекасы хуҗалары оештыра. «Татарлар»ны «Пирамида» төнге клубында күреп ияләшкән яшьләр өчен киләсе дискотеканың «Корстон»да үткәрелүе гаҗәп тоелырга мөмкин. Чыннан да, моңа кадәр «Корстон»да бер генә дә татар дискотекасы булганы юк иде. «Татарлар»ның камилләшүгә омтылышын истә тотып, әлеге дискотеканың тагын бер баскычка күтәрелүен әйтәсе килә. Чөнки бу юлы бию мәйданы бизәлеш, дизайн, сыйфат ягыннан да зиннәтлерәк булачак.
«Гламурный» дип аталса да, бу «Сабан туе» да татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, телен саклау һәм үстерү максатын күз уңында тота. Әлеге Сабан туенда эстараданың иң гламур җырчысы Иделия, Сәйяр-Инсаф дуэты һәм «Татарлар»ның даими кунагы - Диана Таҗетдинова чыгыш ясаячак. Сабан туена килгән татар яшьләрен бию мәйданының легендасы - ди-джей Off, шулай ук ди-джей Данила һәм Lilu биетәчәк. Моннан тыш төрле юнәлештәге биюләрне, шул исәптән татар халык биюләрен дә нәкъ менә бу кичәдә күреп булачак. Сабан туе мәйданындагыча, биредә дә кызыклы уеннар, бәйгеләр һәм күп кенә бүләкләр көтелә. Истәлекле бүләкләрне кичәнең алып баручысы Фәнил Вакказов өләшергә ниятли.
Әлеге яшьләр Сабан туен үткәрүдә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе рәисе Фәрит Мифтахов ярдәм күрсәтә. Дискотеканың иганәчеләре - «Ривьера» аквапаркы, шәһәрнең наркотикларга каршы тәрбия төркеме, «Intertat.ru» электрон газеты, «Matbugat.ru», «Bulmas.ru», «Tamasha.ru» сайтлары. Дискотека турында «Яңа гасыр» телеканалы репортаж төшерәчәк, фотолар исә иганәче сайтларда чыгачак.
Гомумән, бу кичтә яшьләрне тагын бик күп күңелле сюрпризлар көтә. Сабан туе кичке сәгать 9дан иртәнге 5кә кадәр барачак. Билет бәясе 150 сум, дискотека көнендә — 250. Билетлар шулай ук «Татар радиосы»нда да уйнатыла.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|