10.10.2015 Язмыш
95 яшьлек Наилә апага “әби” дияргә тел әйләнми
Кайбыч районы, Мөрәле авылында искиткеч зирәк акыллы, бик хәрәкәтчән 95 яшьлек Наилә апа Хәмидуллина яши (рәсемдә). Апа дип язам, чөнки аңа әби дияргә тел әйләнми.
Августта хәлен белергә барган идем: “Укытучыларның август киңәшмәсеннән кайттым әле, – диде ул. – Килеп алдылар, җылы юрган бүләк итеп, китереп куйдылар. 40 ел укыттым бит, хезмәтемне онытмаулары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләр яусын”.
Наилә апа бүгенге тормышына шөкер итеп, ил-көнгә изге теләкләрен яудырып, үткәннәрен дә сөйләп алды.
– 1952 елда бик күп карчыклар җыеп, әни Мәүлет укытты. “Нигә бу кадәр күп кеше чакырасың, әни?” – дигәч: “Җыймый булмый, кызым, үземне дә моңарчы бер чакырмаганнар да чакыра бит, син укытучы булганга дип беләм, балаларына “икеле” куймасын дип әйтүләредер, мөгаен”, – диде. Ашны матур гына үткәреп җибәреп, озак та үтмәде, мине райкомга чакырдылар. Райком секретаре Гариф абый Садыйковны өченче баруымда гына очраттым. Бүлмәсенә кертеп утыртты да, бер бит кәгазь сузды. Шикаять икән: “Әхмәрова Наилә хатыннар җыеп, Мәүлет укытып ята”, – дигәннәр. Өч кеше кул куйган, шул исәптән, авыл советы секретаре дә.
– Мин коммунист түгел, укытучылыктан алсагыз, фермага китәм, әнигә булышып үстем, андагы эшне яхшы беләм, – дидем миңа сораулы караш төбәгән Гариф абыйга. – Әгәр хәзер шушы бүлмәгә бер кулына таягын, икенчесенә хәерче биштәрен тотып, аягына фермада эшләгәндә кигән ертык чабатасын кигән әни килеп кереп: “Мин малай үстергән идем, ул капитан булды, әмма сугышта үлеп калды. Бер кызым Мөрәле мәктәбендә, икенчесе Кошманда укыта, аларга югары белем алырга мин ярдәм иттем, ә миңа кем ярдәм итәр?” – дисә, нишләр идегез? Мин үземне гаепле санамыйм. Әнкәем авыл халкын хөрмәтләп, кунакка чакыра икән, моннан бернинди дә хилафлык эзләргә кирәкми. Әбиләрне ашка үзем өндәп йөрдем, әни алдындагы бурычымны үтәдем.
Гариф абый бүлдерми генә тыңлады, аннан шулчак бүлмәгә килеп кергән иргә: “Минем толыпка төреп, бу кызны Мөрәлегә илтеп куй”, – диде. Шуның белән аш уздыру мәсьәләсенә нокта куелды.
Аннан күрәзәче Әһлисафа әбигә баруым истә калган. Үзебезнең районның Чәчкаб авылы егетенә кияүгә чыгып, аерылып кайткан иптәш кызым белән барган идек без аның янына. Әһлисафа әби иптәш кызыма: “Ирең белән бүтән кушыла алмыйсың”, – диде, сүзе рас килде. Миңа: “Озакламый кияүгә чыгасың”, – диде. Чыннан да, шул көннән күп тә үтмәде, өч кызын ятим калдырып, үлеп киткән дус хатынның иренә кияүгә чыктым. Ирем Борһан бик акыллы булды, уртак улыбыз Равил туды. Хәзер оныкларның балалары бар инде. Ләкин өч кызыбызның икесе дөньядан иртә китте. Розабыз гына исән. Мине ул бик тәрбияли, әни дип өзелеп тора.
Наилә апа газеталар укый, сканвордлар чишәргә ярата. “Их, Ходай барлык кешегә дә шундый саулык, камил акыл бирсә икән!” – дип уйладым мин аның яныннан киткәндә.