поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.09.2015 Мәдәният

"Хәйдәр Бигичев ядкәре"ннән ФОТОрепортаж

17 сентябрьдә Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дигән махсус проект тәкъдим ителде. Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале кысаларындагы әдәби-музыкаль кичә татар халкының мәшһүр җырчысы – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның (1949-1998) якты истәлегенә багышланды.

Кичәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Хәйдәр Бигичевның сәхнәдәш дуслары, якташлары һәм аның иҗатын яратучылар катнашты.
 
Кичә Сара Садыйкованың Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган “Идел суы ага торыр” дигән гаҗәеп матур, тирән моң белән сугарылган җыры белән башланып китте. Ул Хәйдәр Бигичев башкаруында язмада яңгырады...
 
Проектның продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале директоры Рифат Фәттахов тамашачыларны сәламләп, бүгенге кичәгә залны тутырып килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул татар җыр сәнгате тарихында Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичевтан гыйбарәт бөек өчлек булуына игътибарны юнәлтте.
 
“Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Татар җыр сәнгате белән яхшы таныш кеше буларак, шуны әйтә алам: андый кешеләр була. Татар халкы өчен Хәйдәр Бигичев – әнә шундый алыштыргысыз шәхес”, – диде Рифат Фәттахов, соңгы елларда әлеге бөек останың исеме әкренләп онытыла башлавына аянуын яшермичә. Аның фикеренчә, Хәйдәр Бигичевның иҗаты, югары профессиональ кимәлдәге вокал мирасы яшьләребез өчен менә дигән осталык мәктәбе, өстәл китабы, дәреслек ролен үти ала. Мондый бөек шәхесләрне онытырга хакыбыз юк, дип ассызыклады проектның продюсеры.
 
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең 12нче сезоны ачылуын искәртеп, шушы вакыт эчендә аның татар моңын яратучыларны милләтәшләребез яшәгән 11 илдә, Россиянең 51 төбәгендә җыюын, аның киңкүләмлеген ассызыклап үтте. Ул заман яшьләренең Хәйдәр Бигичев башкарган җырларны күтәреп алуын билгеләп, Рәшит Ваһапов фестиваленең бу эштә өлеше зур булуына игътибарны юнәлтте.
 
“Хәйдәр Бигичев турында бик күпләр үз фикерен әйтә ала: аны беләләләр, аның белән аралашалар, дуслашалар иде. Безгә исә аерым бәхет тәтеде: без Хәйдәр һәм аның гаиләсе белән бер йортта яшәдек. Без аның белән очраша, күрешә, аралаша идек. Һәрвакыт Хәйдәрнең моңына, тормышта үз-үзен тотышына сокланып яшәдек, – дип хатирәләре белән уртаклашты республика парламенты башлыгы. Аның фикеренчә, Хәйдәр Бигичев кебек җырчылар халык хәтеренә мәңгелеккә кереп кала. – Ул йөрәккә үтми торган җырларны башкармый иде. Күңелгә моң сала, уйлата торган җырлар җырлап, Хәйдәр халкыбызны Россиядә генә түгел, бөтен дөньяга танытты. Бүген Хәйдәр Бигичев кебек олпат шәхесләребез – чын татар егетләре, татар интеллигенциясе вәкилләренең арабызда әллә ни булмавы бик кызганыч. Әмма бүгенгедәй кичәләр, концертлар очрашулар бездән киткән кешеләрне истә тотарга мөмкинлек бирә. Без аны хәтерлибез, аның рухы белән яшибез икән, димәк, ул әле исән!”
 
Чарада Хәйдәр Бигичев турындагы җылы хатирәләре белән шулай ук җырчының сәхнәдәш дуслары – Клара Хәйретдинова, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхабиев уртаклашты.
 
Кичәдә мәшһүр артистның якташлары – Түбән Новгород өлкәсеннән килгән милләтәшләребез дә катнашып чыгыш ясады. Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов бөек якташларының исемнәрен кадерләп саклаучы Татарстан халкына, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, аерым алганда, казанлыларга, татарстанлыларга Түбән Новгород татарларларының кайнар сәламен җиткереп, өлкәнең милләтебезгә Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек мәшһүр улларын (алар күрше генә булган авылларда туган) биргән Кызыл Октябрь районында бу ике шәхескә һәйкәл куелачагын билгеләп узды. Ул бу һәйкәлне киләсе елның беренче яртысына – Түбән Новгородта уздырылачак федераль Сабан туена өлгертү зарурияте турында әйтте.
 
Әдәби-музыкаль кичәдә нигездә Хәйдәр Бигичев репертуарыннан романслар, арияләр, җырлар, халык көйләре, шулай ук татар-башкорт эстрадасының иң матур үрнәкләре яңгырады. Аларны Илһам Вәлиев, Фәдис Ганиев, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хисмәтуллина, Рифат Шәрәфетдинов, Гүзәл Җиһаншина, Фердинанд Сәләхов, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Асаев, Венера Ганиева, Марсель Вагыйзов, Рәнис Габбазов, Азат Абитов һ.б. җырчылар башкарды, шулай ук Рәсим Ильясов җитәкчелегендә “Казан нуры” халык музыка уен кораллары оркестры һәм Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Новая музыка” камера оркестры, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев һ.б. музыкантлар, бигрәк тә җырчының хатыны Зөһрә Сәхабиева һәм сеңлесе Халидә Бигичева чыгыш ясап, кичәне онытылмаслык итте, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»