поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.09.2015 Шоу-бизнес

Азалия Зиннәт ябыгу серен чиште

Эстраданың популяр җырчысы Азалия Зиннәт озак вакыт югалып торды да, сәхнәгә бөтенләй башка образда килеп керде: җырчы "блондинка" булган һәм бик нык ябыккан! Үзе сөйләвенчә, җырчы аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклаган һәм докторлык диссертациясенә әзерләнә икән.

- Укуга, гомумән, фәнгә мөкиббән мин. Күп белергә, белемле булырга телим. Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында студентларга иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек методикасын укытам, - диде Азалия. Ул әледән-әле ил һәм дөнья күләмендәге мөһим чараларда чыгыш ясый. Соңгы елда яңадан-яңа хитлар яздыра башлады. Бу тырышлыклары гадел бәяләнде: узган ел Азалия Зиннәт "Татар җыры" фестивалендә лауреат исеменә лаек булды.

"Гармунчы абыйга" җырының клибында Азалиянең нәфис гәүдәсенә игътибар итми мөмкин түгел. Баксаң, җырчы 4 елда 20 килога ябыккан! "Сәхнә кешесе булгач, гел игътибар үзәгендә йөргәч, без - артистлар һәрвакыт матур булырга тиеш. Шуңа күрә үз өстемдә җитди шөгыльләнә башладым. Ябыгуымның сере: мин дөрес тукланып, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Һәм шушы юлдан тайпылмыйм, хәзер бу режимга ияләндем инде. Аэробика, спорт, йога белән шөгыльләнәм. Соңгысы тыштан гына түгел, эчке дөньяны да үзгәртә. Аннан соң йөрәктә ярату булырга тиеш. Сөйгән кешегә генә түгел, дөньяга, әти-әнигә, үзеңә", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Азалия Зиннәт.

Җырчы сүзләренчә, ябыгуга кыска вакыт эчендә генә ирешеп булмый. "Ябыгу процессын яшәү рәвешенә әйләндерергә кирәк. Үземә килгәндә, мин яшелчә, җиләк-җимеш, балык, ит ашыйм. Ипи дә ашарга кирәк, чөнки анда кирәкле витаминнар күп. Камыр ризыкларының дөрес пешерелгәнен генә һәм билгеле бер вакытта ашарга кирәк. Мин баллы ризыклардан да баш тартмыйм, Ходай аларны ни өчен биргән соң безгә? Әйткәнемчә, аларны ашау вакытын гына дөрес сайларга кирәк. Һәм, әлбәттә, чамасын белеп кенә тукланырга кирәк. Кеше, гомумән, үзенең организмын тоя белергә тиеш", - диде җырчы.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 07.09.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»