поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.09.2015 Мәдәният

Камал театры бөтен реклама продукциясен үзгәртә

110нчы юбилей сезоны алдыннан Камал театры яңа фирма стилен тәкъдим итә. Театрның бөтен реклама продукциясе үзгәрә: афиша һәм програмкалардан башлап рәсми сайтка кадәр.

Барыннан да бигрәк, театрның логотипы алышыну игътибарны җәлеп итә. Ләкин яңа стиль логотипның тагын башка альтернатив вариантлары булу мөмкинлеген чикләми.

Яңа стильнең төп төсләре кара һәм кызыл. Басма продукция һәм сайтта, шулай ук, башка төсләр дә кулланыла: фирүзә һәм көрән. «Фирүзә төсенең үз үзенчәлеге бар. Фирүзә төсендәге Кабан күле, ә күлнең яр буенда кораб сыман Камал театры бинасы “тукталган”. Дизайнер өчен, шулай ук, легендар “Зәңгәр шәл” дә бер этәргеч булды”, - ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Дизайнер Наталья Агапова фикеренчә, яңа фирма стилендә иң мөһиме төсләр дә, рамка да, хәтта макетның 10% алып торган логотип та түгел, ә гомумән татар мәдәниятенең купшылыгын орнаменталь булуын күрсәтү. “Бу бигрәк тә 20-30 еллар афишаларында, шамаильләрдә, реферансларда ачык чагыла. Шуңа күрә, стильнең төп элементы булып рамка һәм орнамент тора», - ди дизайнер.

Театрның рәсми сайты да үзгәреш кичерде http://kamalteatr.ru/. Сайтның йөзе тулысынча үзгәрде. Ул якты һәм заманча төсләр алды. Фотосурәтләр зурайтылды, шрифт уку өчен уңайлыракка алышынды, кыскасы, интерфейсы гына түгел, сайтның гомум эшчәнлеге дә үзгәрде: ул хәзер тизрәк эшли, уңайлырак һәм күп функцияле. “Нәүрүз”, “Һөнәр” фестивальләрендә, “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашырга теләүчеләр хәзер заявкаларны турыдан-туры сайтка гына җибәрә ала. Сайтта, шулай ук, интернет-кибет ачылды: анда спектакльләрнең видеоязмаларын, китаплар, аудиоязмалар һ.б. сатып алырга мөмкин.

«Безнең театр һәрваккыт хәрәкәттә, иҗади эзләнүдә. Йөз елдан артык яшәү дәверендә театрның бер генә дә туктап торганы юк. Шушы еллар эчендә репертуар гына үзгәреп калмады, эчтәлек тә, форма да үзгәрде”, - ди театрның директоры Илфир Якупов.


---
Камал театры
№ --- | 03.09.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»