поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.08.2015 Җәмгыять

Нәрсә ул демократия? Бәлки, берәр нәрсәнең демо вариантыдыр...

Демократия ул бик яхшы нәрсә. Юкка гына аны Горбачев заманында күкләргә күтәреп мактамадылар. Хәтерлисезме, ул вакытта бөтен халык авызында шул сүз...

Нәр-сә?! «Кем ул Горбачев»? Сез хәтта Горбачевның да кем икәнен оныттыгызмы? Шаяртасыз ла. Юкмыни? Яхшы, алайса сез кемнәрне беләсез соң? Әйе. Тагын. Әйе! Вәт, менә шул Пугачева Киркоровка кияүгә чыгар алдыннанрак ил белән идарә иткән кеше... Хәзер исегезгә төштеме? Яхшы. Менә шул кеше заманында өч сүз модада иде...

Нәр-сә?! Ул өч сүз хәзер дә модадамыни? Юк, бу сез уйлаган өч сүз түгел... Бу русча өч сүз. Сез уйлаганы да русчамыни? Барыбер, ялгышасыз. Монысы – халык уйламый торган өч сүз.

Нәр-сә? «Үзе уйламый торган нәрсәләрне халык ничек сөйли ала?» – дисезме. Ничек кенә әле! Халык беркайчан да үзе уйлаганны сөйләми. Авызына нәрсә каптырсалар, шуны сөйли. Бүлдермәгез.

Перестройка, гласность, демократия. Менә шушы өч сүз бөтен халык авызында иде. Үзебезчә ничек буламы? Берничек тә булмый. Бу сүзләр татарга хас түгел.

Нәрсә ул демократия?

Әйтик, менә сезнең авылда йөз кеше яши. Шуның берсе ахмак. Ахмакны яраталар. Ул – позитив. Аңа караган саен, кеше үзенең акыллы икәненә ышана, үзен бәхетлерәк тоя.

Калган туксан тугызы – акыллы. Ә йөз дә беренчесе – чынлап та акыллы. Акыл иясе. Тик бу авылда ул яшәми.

Акыл – чагыштырмача төшенчә. Бер ахмак белән чагыштырсаң, авылның калган йөз кешесе – акыллы. Ә чынлап та акыл иясе яки теге йөз дә беренче белән чагыштырсаң – барысы да ахмак. Йөз дә беренче кеше чынлап та акыллы, тик бу авылда ул яшәми. Йөз ахмак арасында гомер итү әле ул яшәү дигән сүз түгел.

Хәзер менә яз җитә, җирне сукаларга кирәк. Авылның туксан тугыз акыллысы баш вата хәзер: суканы каян алабыз, кемнең бакчасын беренче сукалыйбыз, кемнәр кайда эшли... План коралар, тәкъдимнәр кертәләр, фикер алышалар, тавышка куялар... Һәм бертавыштан хәл итеп бетерүгә, яннарына трактор килеп туктый. Һәм бәхәс ярсуыннан суынып өлгермәгән төркем трактордан төшкән йөз дә беренчегә ташлана:

– Кайда йөрисең син? Ник җәмәгать эшендә катнашмыйсың?

– Бакчаларны сөреп чыктым. Гафу итегез инде...

Халык тынып кала. Ахмак әйтеп сала:

– Ә без күпчелек тавыш белән аны сукаларга карар иткән идек.

Нәфрәтле карашлар йөз дә беренчегә төбәлә. Чөнки ул үзен халыктан өстен куя, аның белән исәпләшми. Ул – бүтән. Ул – оппозиция.

Бу уңышлы очрак. Ә гадәттә, сукалыйлар. Акыл иясенең тәкъдимен күпчелек тавыш белән сыпырып аталар да – сукалыйлар.

Менә бу нәрсә була? Юк, демократия түгел. Традицияләргә тугрылык, маймыл бабаларыбыздан калган шөгыльне дәвам итү. Бу безнең яшәү рәвеше.

Ә демократия нәрсә була соң?

Белмим. Бәлки, берәр нәрсәнең демо вариантыдыр...


Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 08.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»