поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.07.2015 Милләт

Балтачлылар Бөтенроссия балалар Сабан туенда бәйрәм итте

Татарстанның Балтач районы Борбаш авылында узган Бөтенроссия балалар Сабан туе биш меңнән артык кунак һәм катнашучы җыйды. Нәниләр өчен оештырылган әлеге бәйрәмнең төп юнәлеше - әхлаклылыкны мәгариф һәм мәдәният аша гына түгел, дин һәм гореф-гадәтләр аша да тәрбияләү иде. Шуңа да бәйрәм “мөселман” алкушымчасы астында узды.

Балалар Сабан туен уздыруны башлап җибәрүче – Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев. Тумышы белән ул Борбаш авылыннан һәм күп еллар туган ягының үсеше белән актив шөгыльләнә, меценатлар, матди ярдәм күрсәтүчеләрне җәлеп итә.

 

Сабантуй Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның фатихасыннан башланып китте. Ул барлык бәйрәмгә җыелганнарны Сабантуй белән котлады һәм оештыручылар, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәмне ачу тантанасында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова чыгыш ясады.

 

- Балтач районында узучы балалар Сабан туе быел Бөтенроссия бәйрәме статусын алды, - дип белдерде Рамил Нотфуллин. – Монда Ульян, Киров өлкәләреннән, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан кунаклар катнаша. Өстәвенә, бәйрәм тагын да югарырак оештыру дәрәҗәсен алды – без тамашачылар өчен уңайлырак яңа мәйдан кордык, ярышлар һәм күңел ачу зоналарын зурайттык, күбрәк туклану һәм сәүдә чатырларын төзедек.

Нурия Хашимова үз чиратында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды идарәсе рәисе Әсгать Сәфәров исеменнән балтачлыларны бәйрәм белән котлады: “Бу чара бөтен республика өчен бик әһәмиятле, чөнки ул мәдәни-белем бирү төсмеренә ия. Катнашучылар саны артуы да сөендерә: беренче елда монда 300 кеше җыелган булса, быел инде сигезенче тапкыр үткәрелүче тантана мәйданында – 5 меңнән артык тамашачы. Шундый зур күләмле балалар бәйрәмен оештыруда Балтач районы башкаларга үрнәк булып тора”, - дип ассызыклады Нурия Хашимова.

Бәйрәм Камал театры, Тинчурин театры артистлары һәм Балтач районының үзешчән коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Милли бәйрәмнең төп катнашучылары, әлбәттә, балалар иде. Барлык теләк белдергәннәр дә көрәш, ат чабышы, капчыклар белән сугышу кебек гадәти татар халык бәйрәме ярышларында үзен сыный алды. Иң яшь батырлар – балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Аларның төп бүләге велосипедлар иде. Өлкәнрәк егетләр, гадәттәгечә, тәкә һәм скутер белән бүләкләнде. Мәйданда шулай ук төрле аттракционнарда күңел ачарга мөмкинлек бар иде.

Балалар Сабан туеның мөһим аермалы үзенчәлеге – ул бәйрәмнең хәләл ризык белән тәэмин ителүе һәм спиртлы эчемлексез узуы. Тантана бары бер тапкыр – көндезге намазга бүленеп торды, аннан соң кичкә кадәр дәвам итте.


---
Интертат.ру
№ --- | 27.07.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»