поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2015 Җәмгыять

Мөнәҗәтләр тыңлап үскән...

Биш бала анасы, хезмәт ветераны, 20 елдан артык Гали авылының хөрмәтле абыстае булган инәкәебез Халисә Исламгәрәй кызы СӘГЪДИЕВАга шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Мин аның турында язып, шатлыгыбызны “Бердәмлек” газетасы укучылары белән дә уртаклашасым килә.

Инәкәебез уртача хәлле гаиләдә 1935 елда дөньяга килә. Әтисе Исламгәрәй вакытында авылыбызның күп балалы Асылгәрәй байның төпчек малае булып, шуңадыр инде озак еллар колхозга кермичә йөри. Минкамал әбием аңа:  “Кер инде колхозга, салым түли-түли бөтен мөлкәтеңне талатып бетерәсең бит инде”, -  дип ялварса да, бабай һаман үзенекен итеп, шәхси  хуҗалыгы белән яшәвен дәвам иткән. Бераздан аны “кулак” дип, төрмәгә алып киткәннәр, ә өенең түр ягын кисеп алып, авыл клубына терәп салганнар һәм шунда изба-читальня - китапханә ачканнар, ә җирләрен колхозга биргәннәр. Бабамны ничәдер ай төрмәдә ябып тотканнан соң, кыйнап, җәфалап, өенә китереп ыргытканнар һәм ул шуннан терелә алмыйча үлеп тә киткән. Аның артыннан инәкәйнең олы абыйсы, 15 яшьлек Габделфәрит тә вафат була. Шулай итеп, Минкамал әбием өч баласы белән ятим кала.

Күп тә үтми, сугыш  башлана. Инәкәйгә - биш, кечерәк сеңелесе Рәйсә апага ике яшь кенә була әле.

- Ул вакытта бар да ятим, әтиле бала бик сирәк, шуңа кимсенергә туры килмәде, ачлыкны гына хәтерлим. Инәй белән Габделхәй абыйга рәх-мәт, ничек чыдаганнардыр, тырышканнар инде, безгә үләргә бирмәгәннәр.

Шундый кыен заманнарда да ураза тота, Курамшин Җиһанша бабайга дин дәресләрен укырга йөри идек. Инәй күршеләребез Зәрига әби, Галимәттәй, Хәдичәттәйләр белән җыелышып бәйләү бәйләп, чигү чигеп, китаплар укып, кич утыралар. Шул чакта бигрәк тә Зәрига әбинең моңлы итеп мөнәҗәтләр укыганы истә калган. Шуларны тыңлап үстек без, -  дип сөйли инәкәебез, бала чагын искә төшергәндә.

Инәкәйнең мәктәптә укуы сугыш елларына туры килгән. Өченче класста укыганда ул башына яулык бәйләп йөри торган булган. Шуңа аңардан зуррак малайлар “әби-әби” дип көлгәннәр. Шуннан соң мәктәпкә башкача бармаган инәкәй, дин сабагына гына йөргән, ә уналты яше тулуга күрше Тимашево шикәр заводына эшкә киткән.
1955 елда күрше егете Ягъфәр (булачак әткәебез) армиядән кайткан һәм чибәр Халисәгә күзе төшкән бит. Бераз гына сөйләшкәннәр, йөрешкәннәр дә әтиебез әниебезне яучы җибәреп сораткан. Ә яулык биргәндә әниемнең абыйсы Габделхәй аңа: “Рәхмәт, сеңлем, биткә кызыллык китермәдең, бәхетле бул”, - дигән. Бу сугыш арты елларына, ирләр аз, хатын-кызлар күп, ир-атның әзрәк кәпәребрәк киткән чагына туры килә. Шундый зурлап соратып алулар сирәгәйгән чорда абыйсыннан бу сүзләрне ишетү бик рәхәт булгандыр, күрәсең. Инәкәй хәзер дә бу турыда бик рәхәтләнеп сөйли әле.

Алар әткәй белән матур гына тормыш корып җибәрәләр, бер-бер артлы биш балалары туа. Тик бәхетләре генә озакка бармаган, утыз тугыз яшендә әткәй рак авыруы белән чирләп, үлеп китә. Инәкәй сагынгандыр, юксынгандыр әткәйне, тик хисләнеп утырырга гына вакыты булмагандыр. Ул барына да түзгән һәм  калган гомерен инәкәй безгә - биш баласын үстерүгә багышлаган.

Ул чакта миңа - 12 яшь, Хәйдәргә - 10, Зөфәргә - 5, Әнвәргә - 2, ә төпчегебез Илгизәргә 5 ай ярым гына иде әле. Нәкъ җырдагы кебек:

"Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта".

Биш бала табып, тәүфыйклы, тәрбияле итеп үстерергә тырышкан, барлык көчен куйган инәкәемә сокланам мин. Әткәй үлгәннән соң хөкүмәт 15 сум пенсия бирә иде, бала саен - өчәр сум. Шулай да инәкәебез ничектер чыгышты, зарланмады, эштә дә эшләде, бөтенебезне укытып, югары белем бирде, ярдәмчел, юмарт булырга өйрәтте. Ятимлек ачысын сизмәдек тә: уйна-дык та, укыдык та, эшләдек тә. Хәзерге көндә дә һәрберебез үз эшендә тырышып, нәтиҗәле итеп эшлибез. Мин - укытучы, энеләрем: Хәйдәр- юрист, Зөфәр - горгаз хезмәткәре, Әнвәр тәрәзә-түбәләр ясау белән шөгельләнә, Илгизәр - дин әһеле, Сызран шәһәре мәчете имам - хатыйбы. Барыбыз да кешеләр белән эшлибез, аларга һәрвакыт булышырга, ярдәм итәргә әзер торабыз.
 
Сабырлыгы, канәгатьлеге, дингә бирелгәнлеге белән дә күпләргә үрнәк булды безнең инәкәй. Кечкенәдән дини мохиттә үскән, дини китапларны  электән үк күп укыган, ихлас күңелдән Аллаһка ышанган, хәтере дә көчле аның. Шуңа күрә сүзгә артык оста булмаса да, дин кагыйдәләрен яхшы белә, биргән сорауларга тулы җавап бирә. Күп кенә авылдашларны пакьләп соңгы юлга озатты. Коръән укыган саен шуларның һәрберсен исемләп, тезеп-тезеп дога кыла. Мин инәкәемнең бу гамәленә дә сокланам.

Язмыш сукмагы аны гел дин ягына юнәлткән, гомер юлында гел яхшы кешеләр белән аралаштырган, очраштырган. Шул күрешү-очрашулар аның күңелендә зур вакыйгалар  булып калган. Берничәсе турында язып китәсем килә.

Күршедә генә яшәгән Минегани җизнәсе белән Нурлыхаят түтәсенә Уфадан Коръән-хафиз Җәгъфәр хәзрәт белән Мәрьям абыстай килгән булганнар. 1965 елның Корбан гаетендә, дин тыелган чорда, Түбән оч мәчетендә шушы Җәгъфәр хәзрәт вәгазь сөйләгән, Коръән укыган, ә кичен туганнар җые-лышып тагын аның белән аралашканнар. Хәзрәтнең хатыны, Мәрьям абыстай, шул вакытта инәкәйгә үзенең күз нурларын түгеп чиккән сөлгесен бүләк иткән. Аны инәкәй бик кадерләп әле дә саклый.

1981 елда Рәсәйдән беренче-ләрдән булып хаҗ кылырга Габделхак хәзрәт Саматовларның гаиләсе  барган. Инәкәй, сеңлесе Рәйсә апа Һәм Самарадан Нурлыгата җизнәй белән Нурлыгыйлем апаларны Хәйдәр туганым Казанга аларны каршыларга алып барган. Әлбәттә, Габделхак хәзрәт белән очрашу - үзе бер вакыйга, ә инәкәйгә шундый зур шәхеснең вәгазьләрен тыңлау, күп мәртәбәләр насыйп булган. Хәтта ул аның догасын да, хәер-фатихасын да алган.

Менә болайрак килеп чыккан бу хәл. Иркәм Илгизәр армиядә вакытта, инәкәй Нурлыгыйлем апамнарда мәҗлестә булган. Анда яшьләр дә гөрләтеп Коръән укыганнар. Мәҗлестән соң инәкәйнең күңелсезләнүен күреп: “Нәрсә булды, Халисә?” - дип сораган Габделхак хәзрәт. Инәкәй: “Балалар үстердем, хәзрәт, институтларда укыттым, барсы да шайтан сабагы гына булган икән!” - дип елап җибәргән. Габделхак хәзрәт шунда ук утырып дога кылган, Ходайдан инәкәйгә күңел тынычлыгы, балаларына бәхет-тәүфыйк, ислам диненә мәхәббәт сораган: “Инша-Алла, Халисә, Ходайның Рәхмәте киң, бар да әйбәт булыр”, - дип тынычландырган. Аның догасы чыннан да кабул булып, Илгизәр туганым, армиядән кайткач та, дин юлына басты.

Төрле дини бәйрәмнәрне уздырганда да, мәчет ачу тантаналарында да, аларга нигез салуларда да инәкәй катнашырга тырышкан, булдыра алганча ярдәм иткән. Хәтта, ишан Шакир хәзрәттән гыйлем сабагы да алган ул һәм аны бүгенгәчә алып та бара.

1989 елда Уфа шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Россия мөселманнарының Үзәк  Диния нәзарәтенә (ЦДУМ) 200 ел тулу уңаеннан дөньякүләм җыен үткәрелә. Анда 28 чит ил вәкил-ләре дә катнаша.

Безнең Гали авылыннан Лотфулла хәзрәт Йосыпов белән Мәрьям абыстай, Мөҗәһит абый белән Бибинур апа Латыйповлар, инәкәебез Халиса Сәгъдиева белән аның сеңлесе Рәисә апа, Самарадан Вагыйз хәзрәт белән Асия абыстай Яруллиннар,  Нурлыгата абый белән Нурлыгыйлем апа Әсәдуллиннар, Минәүхәт хәзрәт белән Сания абыстай Мингачевлар катнашканнар.

Баш мөфтиебез Тәлгать-Сафа-Таҗетдин һәм Татарстанның баш казые Габделхак хәзрәт Саматов авылыбыз кешеләрен аеруча зурлап каршылаганнар. Гали авылы халкы турында барсы да: «Чын батырлар, мәчетләрне саклап калучылар, динебезнең, го-реф-гадәтларебезнең чылбырын өзми алып баручылар», - дип сөйләгәннәр.

Үзенең вәгазьләрендә инәкәе-без гел: “Бар нәрсә дә Ходайдан. Без мәңгелек түгел. Шөкерана кылып яшәгез. Намаз укыгыз! Диндә булыгыз! Аңлагыз, соңга кала күрмәгез!” – дип сөйли.

Еш кына: “Авылдашларым, туганнарым, күршеләрем, шул кадәрле хөрмәт итә-ләр, үзләрен дә Аллаһы хөрмәтләсен. Кечкенәдән кү-ңелемә Ислам динен урнаштырган инәкәемне, яшьлегемдә, кыенлыклар килгәндә таяныч булган Габделхәй абыемны, тормыш кагыйдәләренә өйрәткән киңәшчем Нурлыгыйлем апамны, сердәшем-сеңлем Рәйсәне аерып әйтеп үтәсем килә”, - дип әйтеп куя.

Инәкәем, алтынкаем, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Без сине бик яратабыз. Бәйрәмнәрдә яныңа җыелабыз. Синең тирәңдә җылынабыз, киңәшләреңне тыңлыйбыз, син кушканча яшәргә тырышабыз! Ялгыш, җайсыз сүз белән хәтереңне калдырган булсак, зинһар, гафу ит. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле. ярдәмчел булдың. Киләчәктә дә шулай киң күңелле, олы йөрәкле булып кал. Ходай сиңа сәламәтлек бирсен. Безне шатландырып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә насыйп итсен.

Раилә ИХСАНОВА (сулдан уңга), Халисә СӘГЪДИЕВА, Рәисә ИКСАНОВА, Нурания ФЕОТКУЛОВА.

Халисә абыстай туганнары белән.

Гали авылы, Похвистнево районы.
 


София СӘЛИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»