|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2015 Җәмгыять
Казаннан ике катлы поезд кузгалдыКичә, 17.10 сәгатьтә, «Казан-1» тимер юл вокзалыннан ике катлы поезд тантаналы рәвештә Мәскәү юнәлешендә кузгалды. Яңа поездны “Россия тимер юллары” ААҖ, “Федераль пассажир компаниясе” АҖ компанияләре вәкилләре, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин озатты. Алдан ММЧ вәкилләре өчен ике катлы поезд буенча матбугат туры узды. Аерым алганда, ике катлы поездга ике тапкыр артык пассажир сыя. Бу поезд купе, уңайлыклар тудырылган вагон һәм вагон-рестораннан тора, дип билгеләп үтте ул. “Болар барысы да мөмкин кадәр күбрәк пассажирга хезмәт күрсәтү өчен эшләнелә. Шул ук вакытта клиентларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә күтәрелә”, - дип билгеләп үтте А.Шугуров. Ул ике катлы поездның экологик чиста материаллардан эшләнгән заманча вагоннардан торуы турында сөйләде. Вагоннар кондиционер, җылыту системасы, сәфәр кылу өчен кирәк-ярак белән җиһазланган. Ул белдергәнчә, андый вагоннар пассажирлар агымы зур булган юнәлешләрдә йөриячәк. Хәзер алар Адлер – Мәскәү, Мәскәү – Санкт-Петербург маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк. Бүген ике катлы поезд Мәскәү юнәлешендә кузгалды. Казанга поезд тулысынча комплектланган килеш килгән. Яңа поездга билетларның 90 проценты сатылып беткән. Бүген купе вагонында югары киштә бәясе гади поездагы плацкарт вагон билет бәясе кадәр, ягъни 1550 сум тәшкил итә. Мәскәү – Казан – Мәскәү маршруты буенча билет бәяләре сезон, атна көне, ихтыяҗ һәм сатылган билетлар санынан чыгып бәяләнәчәк. Пассажирлар аз булганда билет та арзан булачак, ә пассажирлар агымы арткач юл бәясе дә күтәреләчәк. Бу юнәлештә өстәмә поездлар да каралган.
Ирина ИГНАТЬЕВА |
Иң күп укылган
|