поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.05.2015 Җәмгыять

Казан кызы Америкада татарча сюиталар башкара

Америка хәтле Америкада урамда татар көйләре уйныйлар дисәләр, ышанасызмы? Ә менә дистә ел океан артында яшәп иҗат иткән Казан кызы Елена Кораблева уйный.

Елена, «New Vortex» ансамбле белән берлектә, Американың Массачусетс, Нью-Йорк, Нью-Гэмпшир, Мичиган кебек зур шәһәрләрендә чыгыш ясый. Шул рәвешле үзе иҗат иткән татарча сюиталарны да (музыкада берничә зур өлештән торган циклик форма. – А.С.) дөньякүләм таныту белән шөгыльләнә.

– Татар халык көйләре миңа өйне, тамырларымны искә төшерә, алар күңелемә бик якын. Шундый зур илдә үз йөземне булдырасым килде. Ә татар көйләре миңа бу теләгемне тормышка ашырырга ярдәм итте, – ди кыз.

Татар көйләренә беренче омтылышы балачактан тыңлаган «Туган тел» җырыннан килә аның. Музыка белән шөгыльләнеп китүе дә кызыклы. 

– Минем бабам гармунда уйный иде, ә мин ул уйнаганга кушылып биедем. Ун яшьләремдә үзем шул гармунның төймәләренә баскалап көй чыгара башлаганмын. Әби белән әни минем сәләтемне чамалап, музыка мәктәбенә бирергә булганнар, – ди Елена.

Ләкин музыка укытучылары кызның яралып килгән сәләтен күрсә дә, яшең зур дип, үзе теләгән фортепиано дәресләренә алмаган. Ул вакытта Еленага 11 яшь була. Кыз исә югалып калмый, виолончель музыка коралында уйнарга өйрәнә башлый. Бер елдан Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбенә укырга керә.
 
Аның дөрес юнәлеш сайлаганын дистәләгән конкурста алган диплом, грамоталары дәлилләп тора. Елена Шопен исемендәге Мәскәү дәүләт көллиятендә дә белем тупларга өлгерә.
 
– Музыка минем тормышымда зур урын алып тора. Яраткан эшең булудан да бәхетлерәк әйбер бармы икән ул?! Әлбәттә, музыкадан кала да башка кызыксынуларым күп, ләкин алар вак-төяк, ә музыка ул – мәңгелек, – дип аңлата Елена музыканың тормышындагы ролен.
 
2007 елда кыз беренче тапкыр Америкага аяк баса. Аңа Бостон шәһәрендәге консерваториядә укырга стипендия бирәләр. Сәләтле кызга чит илдә дә тиз игътибар итәләр. Соңыннан Мичиган университеты  стипендиаты була. Шунда ук танылган музыкант Сурен Багратуни ассистенты булып эшли башлый. Укып бетергәч, янәдән Бостон шәһәренә күченә.
 
Тиздән Еленаның үзе  язган татар сюи­талары тупланган диск дөнья күрәчәк. Альбомда төп композиция – виолончель өчен язылган биш кисәкле татар сюитасы. Елена башкаруында башка татар композиторларының иҗат әсәрләре дә булачак анда. Бу арада ул язган сюиталарына клип төшерү мәшәкате белән кайный.
 
– Клибым мультфильм форматында булачак. Анда татар халык фольклоры элементлары өстенлек итә. Әлегә клип төшерү өчен яхшы рәссам эзлим. Эшем матур да, гади дә, шул ук вакытта зәвыклы да булуын телим, – ди үзе.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»