• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 22 Май Лилия Мингулова
  • 22 Май Фәридә Ишморатова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

08.05.2015 Җәмгыять

Беренче һәм хөрмәтле редактор

Яшә җирдә эз калдырып, эзләрең суынмасын, кылган гамәлләрең өчен үкенерлек булмасын, - дип җырлый яшь һәм талантлы җырчыбыз Айрат Сафин. Әмма ләкин, үпкәгә булмасын, сүзем өметле җырчы турында түгел, аның йолдызы татар эстрадасы күгендә балкып яначак әле, Алла кушса. Мин Нижгар татарлары тормышында тирән эз калдырган, кылган гамәлләре өчен үкенерлек булмаган хөрмәтле аксакалабыз, узган гасырның үзгәртеп кору җилләре белән татар милли хәрәкәтен һәрьяклап һәм төрле юнәлештә кузгатып җибәрүче, халкыбыз үзаңын агартучы милләтпәрвәрләр плеядасының соңгы могиканнарыннан саналган Рифат Фатыйх улы Ибраһимов турында язып, аны киләчәк буынга үрнәк итеп күрсәтәсем килә.

Икенчедән, агымдагы елда ул берничә мөһим һәм истәлекле даталарын билгеләп үтәчәк. Мәсәлән, 5 майда Рифат Фатыйховичка 80 яшь тула. 7 декабрьдә аның иҗади хезмәт җимеше булган «Туган як» өлкә татарлары газетасына 25 ел. Ярты гасырлык хезмәт юлына, биографиясенә күз ташласак, тагын юбилейлы даталарын күреп алырга мөмкин. Мәсәлән, Шөбиледә укытучылар гаиләсендә туып, Кочко-Пожарның 7 еллык мәктәбен «с отличием» тәмамлавына 65 ел, ә Казан педагогия институтын шулай ук «с отличием» тәмамлавына – 55. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Рифат Фатыйхович 1954 елда Сергач педучилищесын да «с отличием» тәмамлый.

Язма героемның юбилейлы даталарына килгәндә, аның тагын бер мөһим һәм үрнәкле гомер бәйрәменә тукталып үтү үз-үзеннән сорала: хәләл җефете, гомерлек җан юлдашы Клара Газизовна белән парлашып гаилә коруларына быел 55 ел тула. Зөбәрҗәт туйлары аларның 16 июль көненә туры килә, чөнки 1960 елның нәкъ шул көнендә алар язылышканнар. Ә булачак хатыны белән Рифат Фатыйхович Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укыганда таныша һәм Татарстанның Мамадыш кызын үзе белән безнең Нижгар якларына алып кайта. Хезмәт юлларын алар ул вакытта барлык татар авылларын үз эченә алган Кзыл Октябрь районында юллама буенча башлыйлар. Рифат абый Сафаҗай мәктәбенә директор итеп билгеләнә, ә Клара Газизовна мәктәптә һәм район мәгариф бүлегендә эшли. Уку-укыту учреждениесен тугыз ел уңышлы җитәкләгәннән соң, Рифат Фатыйховичны милли районның партия комитетына секретарь итеп эшкә алалар.
 
1975 елда язмыш аларны Сергачка китерә. Ичмасам, менә тагын бер түгәрәк дата – Ибраһимовларның шәһәргә күченеп яшәүләренә быел 40 ел. Рифат абый озак еллар Сергач шикәр заводында партоешма секретаре булып эшли. Ә үзгәртеп кору еллары башлану белән татар телендә өлкә иҗтимагый-сәяси газетасына җитәкче эзләгәндә, Рифат Фатыйховичны Сергачның «Коопунивермаг» дигән сәүдә предприятиесенең директор кабинетында табалар. Бу вакыйга, белгәнегезчә,1990 елга карый. Ул заманда Клара Газизовна белән Рифат Фатыйховичның өч буй кызлары була инде. Хәзер алар барысы да үз тормышлары белән яши. Диляра, мәсәлән, Түбән Камада, Римма белән Гүзәл – Мәскәүдә. Өчесе дә югары уку йортларын тәмамлаган белгечләр һәм ягымлы әниләр. Бүген Ибраһимовларның биш оныклары һәм бер оныкчыклары бар.
 
Нәкъ менә шул 1990 елдан башлап, Рифат абыйның югары белеме, оештыру сәләте, тормышчан тәҗрибәсе, җан шөгыле булган крайны өйрәнүе татар җәмәгатьчелеге файдасында ачык чагылыш таба.
 
- Мин бит әле 1982 елда ук СССРның партия Үзәк Комитетына татар телендә газета чыгаруны сорап хат язган идем. Шуннан соң мине милләтчелектә гаепләделәр, ләкин эзәрлекләүләр булмады. Ә менә исем-фамилиямне карандашка алган булганнар күрәсең, чөнки Нижгар татарлары өчен газета оештыру мәсьәләсе калкып чыккач, мине тиз эзләп таптылар һәм милли периодик басманы булдыру эшен йөкләделәр, - ди Рифат Фатыйхович. Ул 1990 елның 4 маенда шул хакта кулына кәгазь ала һәм үзенең 55 яшьлек юбилее көнне (5 май) хезмәт юлының яңа баскычына баса – татар милли газетасы редакторы вазифасына керешә.
 
- Ул чакта татар басмасының кирәклеген яклап, «Горьковская правда» газетасында тарих фәннәре кандидаты Әхмәт Аймасов (К.- Пожар), РСФСРның атказанган укытучысы Сәяр Сабиров (Петрякс), крайны өйрәнүче Фазыл Гимранов (Уразавыл), Казан университеты аспиранты Рифат Фаттахов (Актук) һәм Алимҗан Орловның (Камка) материаллары чыкты. Ә булачак газетаның исеменә килгәндә, татар авыллары вәкилләре җыелышында конкурс игълан иткән идек. Зур Рбишчадан Әхәт Чарлагановның, Ыргудан Әхмәт Закировның һәм Моклокадан Хәсәнә Билялованың вариантларын конкурс комиссиясе отышлы дип тапты һәм газетабызга «Туган як» исеме бирелде, - ди Рифат абый.
 
Татар газетасы редакциясе Сергач газетасы редакциясе бинасыннан бүленеп бирелгән бер бүлмәдә оеша башлады. Аның беренче санын октябрь башы белән чыгарырга тиеш идек, хәтта подписка да игълан ителде. Шул вакытта Рифат абый редакциягә яраклы бина һәм автомобиль кайгыртты.
 
Ләкин, объектив сәбәпләр буенча, газета бераз тоткарланды һәм аның беренче саны 7 декабрьдә генә дөнья күрде. Шул тарихи санның чыгуына караган мәгълүматларга күз ташласак, анда җаваплы секретарь итеп Олег Әндәрҗановны, крайны өйрәнү бүлеге мөдире Әминә Хәсәнованы, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Рәйсә Каюмованы, хатлар бүлеге мөдире Сафа Мостафинны, корректор Наил Җәфәровны һәм машинистка Наҗия Зиһаншинаны танып алырга мөмкин. К.Октябрь, Пильна, Сергач, Спас районнарының халык депутатлары Советлары һәм КПСС райкомнары, Түбән Новгород татар мәдәнияте җәмгыяте оештырган «Туган як» газетасының беренче саны ике мең тираж белән чыкты.
 
- Сергач типографиясен татар хәрефләре белән тәэмин итүдә аның директоры Николай Ужицын нык булышты. Татарстанда чыгып килгән «Социалистик Татарстан», «Яшь ленинчы» һәм «Татарстан яшьләре» газеталары редакцияләренә рәхмәт, кайберләребез аларда стажировка үтте, ә беренчесеннән редактор урынбасары Сәмигулла Хәйретдинов безне хәтта шефлыкка алды, күп мәртәбә Сергачка килеп, газета эшчәнлегенең бөтен нечкәлекләренә өйрәтте. Исемдә, Казан дәүләт университетының журналистика факультетыннан өч кыз безнең редакциядә практика узды. Алардан да күп нәрсәгә өйрәнеп калдык. Соңыннан шушы уку йортын читтән торып Олег Әндәрҗанов белән Камил Фәткуллин тәмамладылар.
 
Менә шулай коллектив туплап, тәҗрибә җыеп эшли башлагач, «Евразия» фонды оештырган конкурста грант оттык һәм шуның исәбенә редакциянең нәшер комплексын тулаем компьютерга күчердек. «Туган як» үзенең бишьеллык юбилеен заманча кыяфәттә каршы алды, тиражын 4300 данәгә кадәр күтәрде, 12 битлек булып чыгарга омтылыш ясады. Газета каршында телестудия ачу эшләрен дә кайгырта башлаган идек. Тик минем редакторлык кайберләргә ошап җитмәде һәм шуның белән бергә бу планнар да чәлпәрәмә китте. Ә газетаның бүгенгесе, Аллага шөкер, гел яхшы якка үзгәреп тора, - дип сөйләде «Туган як»ның беренче һәм хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимов.
 
Ул үзенең 80 яшен тутырса да, эзлекле хезмәтен дәвам итә. Хәзер Рифат Фатыйхович «Нижгар татарлары. Биографик сүзлек»нең икенче томын җыеп бетерә инде. Нижгар мишәрләре сүзлеге өстендә дә тыгыз эшли, монысын да китап итеп чыгармакчы. Шул өлкәдә ярдәмне Нижгар татарлары автономиясеннән көтә.
 

Рифат абыйның шәкерте буларак, остазыма нык сәламәтлек, парлы тыныч картлык, бала-онык шатлыгы телим һәм якын киләчәктә яңа китапларының «Туган як» редакциясе киштәсендә күрәсенә нык ышанасы килә.

Хөрмәтле Рифат Фатыйхович, олуг юбилеегыз мөбарәк булсын, иҗади күңелегез илһам белән тулсын, бар эшегез уңсын, гаилә капкагызга бәхет кунсын. 
 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом