поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.04.2015 Икътисад

Хәзер “КАМАЗ”ны Әзербайҗанда да җыялар

Татарстан – Россиянең аеруча көндәшлеккә сәләтле төбәкләренең берсе. Моның шулай булуын Россия Хөкүмәте генә түгел, ә чит ил вәкилләре дә ассызыклый. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхесе исә чит ил вәкилләренә үзара хезмәттәшлекнең ышанычлы һәм нәтиҗәле булачагына гарантия бирә.

Бу аңлашыла да, чөнки Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чит илләр белән элемтәләрне җәелдерү, әлеге төбәкләрдә Татарстан товарларын таныту һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Бу эшчәнлек аеруча мөһим юнәлешләрдән санала һәм, илдә катлаулы икътисади вәзгыять хөкем сөрүгә карамастан, уңай нәтиҗәләргә китерә.

Мәсәлән, Татарстан лидерының бу атнада Әзербайҗанга кылган эшлекле сәфәрен генә алыйк. Алар Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты. Шунысын билгеләп үтү кирәк, Татарстан һәм Әзербайҗан арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең тарихы шактый озын. Хәзерге вакытта ике арада сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия эшли, Әзербайҗанда Татарстан вәкиллеге булдырылган. Әле алай гына да түгел, Казан һәм Баку арасында турыдан-туры авиаочышлар оештырыла. Эшмәкәрлек тармагына килгәндә исә, бүгенге көндә Татарстанда Әзербайҗан инвестицияләре катнашында 25 предприятие эшли.
 
— Татарстан һәм Әзербайҗан арасында үзара хезмәттәшлекне җәелдерү өчен бик зур мөмкинлекләр бар. Сәнәгать тармагы белән бәйле элемтәләрне ныгыту аеруча мөһим дип саныйм. Нефть һәм химия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш техникасы җитештерү тармакларында да тәҗрибә уртаклашу кирәк. Хәзерге вакытта төп максат – бердәм көч белән сәүдә әйләнешен арттыру һәм аны тагын да киңәйтү, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
 
Шулай да, әлеге сәфәрнең иң мөһим өлеше – Гянджин машина заводында “КАМАЗ” машиналары җыю линиясен эшләтеп җибәрү булгандыр, мөгаен. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге яңа юнәлеш халыкны тотрыклы эш урыннары һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итәчәк.
 
Рөстәм Миңнеханов, гомумән, “КАМАЗ”ның позицияләрен халыкара дәрәҗәдә ныгытуга аеруча зур игътибар бирә, чөнки әлеге завод йөк машиналары җитештерү буенча Россиядә беренче урынны тота. Бу эшчәнлек “КАМАЗ”ны үстерү һәм камилләштерүдә дә зур роль уйнаячак. Шунысын да исегезгә төшерәбез: күптән түгел Казанда уздырылган Россия-Индонезия форумында Рөстәм Миңнеханов Индонезиядә дә “КАМАЗ” җитештерә башлау тәкъдиме белән чыккан иде, дип хәбәр итә "Интертат".


Addnt.ru
№ | 16.04.2015
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»