поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.04.2009 Җәмгыять

УКЫТУЧЫ КЕМ УЛ?

Шундый сорау бирсәң, җаваплар төрле булыр иде. Кемнәрдер мактар, кайберәүләр сүгәр. Укытучылар хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә халык теленнән төшкәне юк. Авылда да, шәһәрдә дә алар күз өстендәге каш кебек: гел игътибар һәм күзәтү астында торалар. Кемнәрдер өчен укытучы «биш»ле билгесе куйса – әйбәт, «ике»ле чәпесә – бик начар. Ләкин алай гына түгел шул...

Университетның дүртенче курсында мәктәптә педпрактика үттек. Аңа кадәр бер семестр буе методика фәнен өйрәнгән, үзебезнең төркем алдында дәресләр дә үткәргән идек. Кыскасы, мәктәпкә мин үземне чын укытучы итеп тоеп килдем. Дүрт ел буе лекцияләр тыңлагач, ничектер дәресне университет укытучыларыннан бер дә ким үткәрмәм кебек иде. Аннары күңелне укытучылар нәселеннән булу да җылытып тора. Бабай Бөек Ватан сугышы башланганчы ук укытучы һөнәрен  үзләштергән, әти белән әни, бертуган ике апам  да укытучы... Шуңа да кыңгырау чылтырап, 8 нче сыйныфка укытырга  кергәндә адымнарым ныклы, баш югары күтәрелгән иде. Әллә каян гына Мөхәммәт Мәһдиевнең укытучылар тормышына багышланган «Фронтовиклар» романындагы геройлар күз алдына килде. Шулай ук әлеге язучының университеттагы кызыклы дәресләре турындагы истәлекләр искә төште. Мин дә, үземне бик «зур» кешегә санап, балаларга туры карамый гына беренче дәресемне башлап җибәрдем. Карашымны тәрәзәдән күренгән болытларга төбәп, яңа теманы аңлата бирәм. Янәсе, сезнең алда юк-бар студент түгел, ә дәрәҗәле, укымышлы укытучы басып тора – кадерен белегез. Тик... Күктән җиргә бик тиз төшерделәр. Сыйныфка күз салсам – шаккатмалы: алда утырган ике кыздан кала мине беркем тыңламый икән бит! Арттагы берничә партадагылар  йоклый, өч-дүрт кыз, мода журналлары актарып, ни хакындадыр бәхәсләшә. «Камчатка»дагы, ягъни иң арттагы партадагы ике малайның тавышы минекеннән дә катырак ишетелә: кичәге хоккей уеныннан алган тәэсирләре белән уртаклашулары икән. Кинәт купкан  ачудан тынсыз калдым. Иң беренче уем  теге ике малайның арт сабагын укыту булды. Ләкин ничек?  Мәктәп укытучысы юк, дәресне карарга бары төркемдәш кыз гына кергән иде. Үзем дә сизмичә:

 

– Басыгыз! – дип кычкырдым.   

 

Иренеп кенә күтәрелделәр. «Нәрсә кирәк?» дигәндәй карап торалар. Алай икән... Чарасызлыктан аптырап калдым. Дәрес кайгысы  онытылды. Ничек шушы ике ташбашны акылга утыртырга? Сүгүдән, почмакка бастырам дип сөйләнүдән мәгънә юк – тыңламаячаклар да, исләре дә китмәячәк. Авыл балалары булса  бер хәл, бәлки, бераз олыларлар, жәлләп булса да сүземә колак салырлар иде. Мин, көчсезлегемне танырга теләмичә, аларга җәза эзлим. Ни белән беткән булыр иде – белмим, төркемдәш кыз ярдәмгә килде. Тегеләр белән дә, сыйныфның башка укучылары белән дә  уртак тел табып, тиз арада тәртип салды. Дәресне дә ул укытып бетерде. Шунда мин укытучы һөнәренең нинди авыр икәнлеген аңладым. Әгәр балалар белән уртак тел тапмасаң, дәрес белән кызыксындыра алмасаң – мәктәптә буталып йөрисе дә юк икән. Алдагы дәресләрдә «әлләкемлек» хатасын башка кабатламадым. Тик шул көннән алып укытучыларга хөрмәт һәм... кызгану белән карый башладым.

 

Татар элек-электән укымышлы халык. Бездә белемгә омтылыш күптәннән килә. Борынгы язма истәлекләр дә милләтебезнең мәгърифәтле булуын күрсәтеп тора. Авыл муллаларының, мәдрәсә хәлфәләренең, укымышлы шәкертләрнең иң абруйлы кешеләрдән саналуы һәркемгә мәгълүм. Ул чакта да шәкертләр остазларына бик таләпчән булган. Дөньяви белемнәр укытуны таләп иткән җәдидчеләр һәм искелекне яклаган кадимчеләр тартышын тарих яхшы хәтерли. Уйлап карасаң, бүгенге мәктәпләрдә дә шул ук хәл: әгәр укытучы үз өстендә эшләмәсә, дәрестән тыш та белемен тирәнәйтмәсә, дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар булмаса һәм балаларның сорауларына җавап бирә алмаса, беркайчан да авторитетка ирешмәячәк бит. Бүгенге көн укытучысыннан, ай-һай, күп нәрсә таләп ителә. Һөнәрен яхшы белүдән тыш, яңа технологияләр белән танышу, алардан файдаланырга өйрәнү, техник җиһазлар белән эшләү һ.б. Юкса бик тиз хурлыкка каласың. Шәһәр җирендә аеруча авыр, чөнки анда  югары уку йортын тәмамлаган кайбер белгечләрдән дә күпкә акыллырак балалар шактый. Шуларны өйрәтерлек акылың булмаса, мәктәпкә барудан файда бармы икән?

 

Соңгы елларда мәктәп үзе бер тәҗрибә үткәрү үзәгенә әйләнеп бара бугай. БДИ, укытучыларга яңача түләү һ.б. даими кертелә. Шул ук вакытта укытучы һөнәренең абруе кимү хакында җитди уйланган кеше юк. Бер таныш укытучының сөй¬ләгәне бар: «Мәктәп белән ял итәргә чыккач, 60 яшьлек пенсионер ир-ат укытучы белән 10 нчы сыйныф егете  арасында бәхәс чыккан. Йодрыкларын йомарлап, укытучы өстенә ташланган егетне көчкә тыеп калганнар».   Кайда монда хөрмәт? Нигә элеккеге укытучыларны зурлаганнар да, хәзергеләренә андый бәхет тәтеми? Гаеп кемдә? Укытучыларның үзендәме, әллә тормыш, әхлак кануннары үзгәрүдәме? Минемчә, икесе дә бардыр.

 

Карл Марксның: «Тәрбияче үзе дә яхшы тәрбияләнгән булырга тиеш», – дигән сүзләре бар. Моның белән тулысынча килешергә мөмкин.  Һөнәренә баштан ук җитди карамаганнары киләчәктә дә чын укытучы була алмый инде ул. Шунысы кызык: авыл булсынмы, әллә шәһәрме – кайбер әти-әниләр укытучының надан икәнен белеп тә  берни эшләмиләр, чөнки теге «юмарт» «биш»ле, «дүрт»леләрне рәхәтләнеп тезә. Күпләр, шул билгеләргә алданып, баласының кайсы фәннән көчле һәм нәрсәгә сәләтле икәнен дә ачыклый алмый. Таныш татар теле укытучысы зарлана: «Татар теле укытучылары укымый, надан, дип сөйләргә яраталар. Язучылар да, журналистлар да китап, газета-журналларның укылмавында һәм сатылмавында безне гаепли. Ник шулай бөтен кешене дә бер калыпка салып үлчиләр икән соң? Менә мин һәр яңа чыккан татар китабын укып һәм әдәбият дәресләрендә балаларны шуның белән таныштырып барам. Шундый сүзләр ишеткәч, тәмам гайрәт чигә. Андый сүзләрен наданнарга гына әйтсеннәр, юкса  болай да укытучыларның абруе көннән-көн кими. Телевизордагы тапшыруларда да, газетада да гел укытучыны мыскыл итү. Шуннан соң безгә нинди хөрмәт була ала?»  Ул да хаклы. Тик ни генә булмасын, әгәр татар теле укытучысы   дәрестән тыш та әдәби әсәрләр укымый, әдәби тормыш белән кызыксынмый икән, димәк, ул – мәктәптә очраклы кеше. Менә шундыйлар аркасында чын укытучыларның абруе түбән тәгәри дә инде. 

 

Россиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко: «Кризис шартларында укытучы һөнәре отышлы. Күп коммерция оешмалары бөлгәндә, эшчеләре кыскартылганда укытучының хезмәт хакы үзгәрешсез диярлек саклана, шуңа да финанс ягыннан тотрыклы», – дип белдерде. Министрлык эшсез калганнарны педагог һөнәренә өйрәтә башламакчы. Моның өчен махсус программалар эшләнгән инде. Мисал өчен, юристлар – тарих, җәмгыять белеме, хокук дәресләрен, икътисадчылар исә математиканы укыта ала.  Әмма алар үрнәк укытучы була алырмы? Стаж барсын һәм акча килсенгә  мәктәп идәнен таптап йөрүчеләр бездә болай да җитәрлек. Мәктәпкә үз һөнәренең осталары кирәк. Укытучы кем соң ул? Ул – чын укытучы...

 


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 18.04.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»