|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2015 Шоу-бизнес
Таныш булыгыз: Данир СабировЭстрада сүзе җыр, бию, цирк, клоунада, көлдергечләр сөйләү жанрларын үз эченә ала. Артистларның кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы мәзәк сөйләп көн күрә бит инде. Ә менә биш ел элек татар эстрадасында калкып чыккан Данир Сабиров - үзе генә бер тулы концерт куярлык кеше. Үткән якшәмбе кичен шушы эстрада артисты белән бергә үткәргән самаралылар моңа бер дә үкенмәделәр. 1987 елда Азнакайда туган Данир башта музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнгән, аннары Казан дәүләт мәдәният университетының татар эстрадасы бүлегендә укыган. Үзенең таланты да җитәрлек, укытучылары да күпне биргән егеткә. Менә дигән “человек-оркестр” ясап чыгарганнар, ләбаса. Данир үзе язган мәзәкләрне укый, үзе язган җырларны җырлый, биючеләр төркемендә башлап бии, үзе сценарийлар яза, үзе үк сәхнәгә куя... Татарча әйтсәк, сәхнә буйлап үрле-кырлы сикерә инде менә. Бер генә мәртәбә хәл алырга сәхнә артына чыккан иде, анда да аны энесе – Назир Сабиров (ул да үзе язган җырны тәкъдим итте) кына алыштырып торды. Әйтергә кирәк, агалы-энеле Сабировларның темпераментлары капма-каршы икән. Назирнең җырлары бик моңсу булып, берсе - ялгыз калган аталарга, икенчесе - абыйсына багышланган иде. Данир Сабиров быелгы сольный концерты программасына яңа пародияләр керткән. Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллиннан кала Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, Айдар Фәйзрахманов, Илнар Сәйфиев кебек җырчыларга пародия эшләгән. Бик кызыклы, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланган “Эстеремок” әкиятен язып та, сөйләп тә аңлатып булмас - аны күрергә кирәк. “Теремок”ны ишүче аю кем дип баш ватасы юк. Әлбәттә, Салават. Тик әкиятнең бу эпизоды шулкадәр нечкә итеп эшләнгән ки, үпкәләргә урын да юк. Номер ахырында күрсәтелгән мультфильмнан да эче катканчы көлде халык. Ләкин һәр әкиятнең тәрбияви эчтәлеге булган кебек, бу мультикның да “йөземе” күренеп алды: Данирның Салават абыйсына үзенчәлекле рәхмәт сүзе һәм ярдәме өчен баш ию ишарәсе иде ул.
Самара тамашачыларын куандырган тагын бер мизгел - артистның Гали авылыннан чыккан эшкуар Дания Туловага рәхмәт сүзләрен җиткерүе иде. Бөтен нәрсәне дә көлкегә күтәрә торган Данир Дания апасы турында сөйләгәндә нәзакәтле, ихтирамлы сүзләр тапты. Якташыбыз егеткә артист карьерасын башлап җибәрергә булышкан икән, һәм шуннан алар дуслашып киткәннәр. “Хәзер хатыным белән минем өч әниебез бар - үземнеке, хатынныкы һәм общий - Дания апабыз”, - дип көлдереп алды Данир. Нәни кызларына да Дания апалары хөрмәтенә аның исемен кушканнар. Яшь кенә кешенең шундый рәхмәтле була белүенә халык рәхәтләнеп кул чапты.
Данир Сабиров төркемендәге биючеләрне дә билгеләп үтмичә булмый. Алар сәхнә тутырыр өчен генә йөрмиләр, яшьлек дәрте, егетлек дәрманы, артист таланты ташып тора алардан. “Чын татар кызлары” дип тәкъдим ителгән Марина Павлова белән Настя Лозова һәм чын-чынлап татар егетләре Ринат Хәйруллин белән Ринат Шәймәрданов могҗизалар күрсәтәләр. Ләкин Данир Сабировның шпагат ясап сикерүе барысын да уздырды бугай.
Костюмнарга килгәндә дә, тел-теш тидерерлек түгел иде. Татар биюе булсынмы, кытайныкымы - һәр номерга бай итеп тегелгән матур кием киеп чыгалар.
Менә шушы вак кына нәрсәләр - игътибарлы, киң күңелле, карусыз, эчкерсез булу халык күңелен яуларга мөмкинлек бирә дә инде. Киров мәйданындагы Мәдәният сараеның Данирны тулы зал белән каршылавы - моңа дәлил.
Эстрада концерты карарга килгән кеше, әлбәттә, артисттан әллә ни зур талантлар көтми: тамаша җиңел, төсләргә бай, кызыклы булса, шул җитә. Данир Сабиров эштән һәм кризистан арып килгән тамашачы җанына ял бирде, чиксез дәрт-дәрманы белән уртаклашып, рухын күтәрде. Шабыр тиргә батып, намус белән бөтен белгәннәрен күрсәткән артистларның эше Самара тамашачысы тарафыннан тиешенчә бәяләнде.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|