• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 16 Октябрь Альберт Асадуллин
  • 16 Октябрь Марсель Әхмәдуллин
  • 16 Октябрь Салават Миңнеханов
  • 17 Октябрь Әхмәт Саттар
  • 17 Октябрь Айгөл Хөснуллина
  • 17 Октябрь Рәшидә Җиһаншина (1917-2003)
  • 17 Октябрь Роза Туфитуллова
  • 17 Октябрь Лидия Әхмәтова
  • 18 Октябрь Кадрия Фәтхуллова
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр). Новый дом с ремонтом, мебель, бытовая техника 89276766077
  • Парина, Сыртланова, Пр.Победы тирэлэреннэн торырга булмэ эзлим. Эшли торган, начар гадэтлэре булмаган хатын-кыз. 89274745077, 89274661604
  • Торле авырлыктагы таналар. Буаз тана декабрь 89372913008
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Симертелгэн суяр очен тере килеш казлар сатам. 1500 сум. т89196907476.
  • Казанда квартираларга, бүлмәләргә матур итеп ремонт ясыйбыз. Стена тигезләү, штукатурка, шпатлёвка, обой ябыштыру, буяу эшләре, электрика, линолеум, ламинат җәю, плинтуса кую х.б.эшләр. Оста куллар, уртача бәяләр, күпъеллык тәҗрибә. 89061103971
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан.WhatsApp: 89872147611

 

 

 
Архив
 
курсы косметолог Москва
lp.adames.ru
где купить кашемировый свитер
mir-kashemira.ru

27.02.2015 Милләт

Ирек Биккинин: “Система куркыныч, әмма аңа каршы торып була”

Еш кына, дәүләт системасын җиңеп булмый, дигән фикер белән яшибез. Гаделсезлек белән очрашып, хокукымны яклыйм дип, суд юлына бассаң да, артыңда “зур” кешеләр тормый икән, шундук изәләр, мең төрле сәбәп табалар, әмма сине исәргә чыгаралар. Дөреслек эзләп Европа судына кадәр җиткән кешеләр бар барын, әмма гаделлек өскә чыксын өчен, еллар буе көтәргә кирәк, ул вакытка кешенең көче дә, сәламәтлеге дә юкка чыгарга мөмкин. Шулай да арада үҗәтләнеп булса да максатына ирешүчеләр бар.

Мордовиянең Ләмбрә районы Аксюн авылында яшәүче журналист Ирек Биккинин — психиатрлар куйган диагнозның законсыз икәнен Русиядә беренче тапкыр исбатлаучы шәхес. Гаҗәп хәл! Шизофрения дигән диагноз белән ул 45 ел яшәргә мәҗбүр була. Әмма ялган диагноз куючы, язмышының астын өскә китерүче табибларны барыбер суд каршына бастырды, әле штраф та түләттерде. 

“КИРӘКМӘГӘННЕ КҮП КҮРӘ ТОРГАН КЕШЕ БУЛЫП ЧЫКТЫМ”

— Ирек абый, сезне журналист, җәмәгать эшлеклесе дип беләбез. Әмма бик сирәкләр генә гомер буе шизофрения диагнозы белән яшәргә мәҗбүр булуыгыздан хәбәрдар. Бу вакыйга нәрсәдән башланды соң?
 
— Миңа моны сөйләү авыр, чөнки табиблар һәм туганнарым аркасында гомерем пыран-заран килде. Нәрсә аша узганымны, ни кичергәнемне үзем генә беләм. 
 
Гади гаиләдә тудым, әти-әни — укытучы, дүрт бала үстек. Әтиебез бик иртә үлеп китте, әни гаиләне үз җилкәсендә тартты. Укырга яраттым, физика, астрономия, математикага гашыйк идем. Мәктәптә сигез сыйныф кына иде. Һөнәр алырга кирәк дип, мәктәптән соң Саранскидагы электрон приборлар техникумына укырга керергә карар кылдым. Шәһәрдә әниемнең сеңелесе Рита апа яши, бик чибәр хатын-кыз. Ул “Гастрономторг” оешмасында директор сәркатибе иде. 1970 елларда бу, шәһәрдә иң абруйлы һәм акчалы кешенең ярдәмчесе, дигәнне аңлата. Тулай торак булмагач, әнием Рита ападан аларда яшәвемне үтенде, ул кире какмады. Миңа ул чакта 14 яшь. Урманда хәрби завод төзелешендә дә эшли идем, имтиханнарга әзерләнәм. Рита апа, гаиләсе булса да, төрле дәрәҗәле ирләр белән тыгыз аралаша, гади итеп әйткәндә, сөяркәләре күп иде. Кызганыч, мин аның өчен артык кашык, кирәкмәгәнне күп күрә торган кеше булып чыктым. 
 
Балачакта төрле тәҗрибәләр уздырырга яраттым, телепатия дигән галәмәт чыккан гына иде, “Мы — одной крови” дигән фантастик повесть белән җенләнгәнмен. Имеш, уй көче белән кешеләргә, хайваннарга командалар бирәм. Рита апага да күрсәтәм, аның өчен бу “причуда”лар. Шул вакытта, гөнаһ шомлыгыма, әллә менингит, әллә энцефалит башланган. Авылда урманда эшләп килгәч, энцефалит та эләктерергә мөмкин идем. Кыскасы, иртәгә техникумга барасы бар, ә минем температурам күтәрелде, үтереп башым авырта. Рита ападан берәр дару сорадым. Ә анда ниндие генә юк! Каптым һәм үле йокыга киттем, уянсам, техникумга консультациягә соңга калганмын. Торырга телим — басарга куркам, тирә-як әйләнә, кулларыма карыйм — кечерәйгән, фатир диварлары, түшәм дә “йөри” кебек. Бассам — чайкалам. Апа да никтер эштән бик иртә кайткан, боларны барысын да әйттем һәм ул бик тиз генә балалар хастаханәсенә алып китте. Анда мине көтеп үк торалар. Тагын дару биреп, мине йоклаттылар. Кичен психиатр хәлемне сорашты. Минем белән булганнарны Рита апа алдан ук арттырып табибка сөйләгән. Шул вакытта, 1970 елда, миңа беренче диагноз куелган. Әмма нинди диагноз икәнен генә белмәдем. Аннан чыктым, имтиханнарның барысын да “5”легә тапшырдым, техникумга алдылар.
 
Рита апа бу хәлләрнең барысын да әнигә сөйләде, авыру азмасын дип, мине психиатрия клиникасына алып барырга үгетли башлады. Ахыр чиктә әни ризалашты. Саранскиның психиатрия клиникасына киттек. Бер яшь табибә карады да: “Сез сау-сәламәт, кайтыгыз, йөрмәгез монда!” — диде. Моны ишеткән Рита апа шул арада хастаханәнең баш табибы Виктор Игнатьевны чакырды, ул шундук килеп тә җитте һәм: “Хәзер үк яткырырга, тикшерергә”, — дип әмер бирде. Рита апаның Игнатьев белән бик якын мөнәсәбәттә булганын соңыннан гына белдек, алар мине хастаханәгә салу турында алдан ук сөйләшкән булган. Хәзер, ник табибәнең “кайтыгыз” дигән сүзен шундук үтәмәдек икән, дип үкенәбез, әни бигрәк тә авыр кичерде, әмма ул вакытта баш эшләмәгән, авыл кешеләре бит.
 
Яткырдылар, ике көнлек тикшерү дигәннәре 50 көнгә сузылды. Мине көчле дарулар, уколлар белән “дәвалый” башладылар. Моны сөйләү түгел, искә алу да авыр. Күргәннәремне дошманга да теләмим. Дарулардан кешенең зәңгәрләнеп буылганын да, дер селкенә башлавын да, авыздан селәгәйләр агуын да, барысын да күрдем. Аны искә алудан күңелем актарыла башлый. Күз алдыгызга китерәсезме, миңа бит 14 кенә яшь! Соңыннан амбулатор картамда миндә инсулин-коматоз дәвалау ысулын кулланганнарын укыдым, хәзер бу рөхсәт ителми. Дозаны әз генә арттырып җибәрсәләр, кеше аңын югалта. Һәм бу еш була иде. Комага китеп, аннан чыгу коточкыч куркыныч. Үлемнең тырнак очында буласың. Аны аңлатып булмый, үзеңне табутта дип хис итәсең. 
 
“ӘНИНЕ ДӘ ЧИРЛЕ ИКӘНЕМӘ ЫШАНДЫРДЫЛАР”

— Ә туганнарыгыз бу вакытта нишләде? Әниегез сезне эзләп килгәндер бит?
 
— Мин сират күперен үткәндә Рита апа минем турыда уку йортларында укый алмый дигән справкалар юллаган. Әни мине килеп бага иде, озак яткач, аны да минем чирле икәнемә ышандырдылар, “выписка” вакытында дарулар төяп җибәрделәр. Авылга кайткач, аларны эчмәдем, ике-өч көн эчендә акылым үз урынына кайта башлады. Тик мин техникумда укый алмам дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки баш озак эшләми, дәрестә өлгермәм дип курыктым. Шахмат уйнаганда һәрвакыт җиңә, кешенең адымын алдан саный ала идем, тик бу сәләтемне шулай ук югалттым. Ничек белем үзләштерә алырмын соң, дип күңел телгәләнде, техникумга бармыйм, дигән карарга килдем. Тик мине студент исемлегеннән күптән сызып ташлаган булганнар. 
 
Кире мәктәпкә кайттым, күрше авылга йөреп, X сыйныфны тәмамладым. Бер тамга салынгач, аннан котыла алмыйсың. Мондый диагнозны авылда яшереп буламы? Юк, әлбәттә. Бер кыз белән дуслашкан идек, ул да, мин дә бер-беребезне яраттык, тик кавыша алмадык. Ата-анасы минем белән аралаштырмады, башка кызга өйләндем. Дөресен әйткәндә, миңа гомер буе ялганларга туры килде. Эшкә урнашканда, ник армиягә бармадың, дип сорагач, күзем начар күрә иде, дия идем, машинага “права” алганда алдарга туры килде, заводка эшкә урнашканда да шул ук хәл. Гомер буе хәйләләп яшәдем. Бу бик авыр.
 
— Ә диагнозның ялган икәнен ничек белдегез һәм аны инкарь итү эшен кайчан башладыгыз? 
 
— Чирле икәнемә беркайчан ышанмадым. Рита апаның кулы уйнаганын аңлый идем. Психиатрия хастаханәсеннән чыкканда әлеге дә баягы Игнатьев: “Укырга керү турында уйлама да, сиңа ярамый”, — диде. Ник укырга ярамаганын беләсем килә, тик берсе дә миңа документларны күрсәтми. Беләсезме, психиатрия өлкәсе шундый ябык, нидер исбат итәсегез килсә, ул мөмкин түгел, чөнки барлык медицина карталары табиблар кулында, аның күчермәсен алып булмый. Табибның дөрес дәваламаганын да исбатлау авыр һәм мөмкин дә түгел. Алар бер-берсен батырмый, җаваплылыкны үз өстеннән шома гына төшерергә мөмкин, шуңа күрә бездә хастаханәләргә каршы булган судларны оту авыр. Үземнең төгәл диагнозны соңыннан гына белдем. Китаплар укып, чыннан да, нинди чирдән интеккәнемне беләсем килде. Район хастаханәсенә комиссиягә йөрим, анда ике табибә дә татар. Алар күрмәгәндә генә медицина картасын алып карап чыктым, вакыт узу белән берничә диагноз бер-берсен алмаштырып барганын белдем. 
 
Табибларга: “Мин бит чирләмим”, — дим. “Әйе, әле ремиссия күзәтелә”, — дип әйттеләр. Башта 7 ел үтсен, күзәтергә кирәк, соңрак диагнозны алырбыз, диләр. Җиде ел үткәч, 14 ел узарга тиеш, диделәр. Ә бу диагноз чынлыкта гомерлек икән! Чир үтә, дигәннәре алдау, бу — авыру кешене тынычландыру ысулы, мондый диагноз бервакытта да кире алынмый. Моны да соңыннан гына аңладым.
 
Дөресен генә әйткәндә, бу диагноз белән яшәргә күнеккән идем. Читтән торып булса да университетны тәмамладым, эшләдем. Табибларны судка бирү башыма да килмәде. Очраклы килеп чыкты, чөнки 2011 елда үземне судка бирделәр.
 
— Ничек инде?
 
— Мордовиянең милли хәрәкәте эчендә берара ыгы-зыгы булып алды. Хөкүмәттәгеләр белән бергә эш итүче милләттәшләр без оештырган “Якташлар” оешмасын тартып алырга теләде, ә мин аның актив әгъзасы. Безгә каршы чыккан як көрәшнең төрле ысулларын кулланды, тоттылар да полициягә: “Биккинин шизофрения белән чирләгән килеш машина йөртә, коралы бар”, — дип гариза яздылар. Прокуратура эш башлады, судка кадәр барып җитте. Мине тетәләр генә бит! Тукта, мин әйтәм, мине судка биргәннәр икән, димәк, медицина учреждениеләренең бөтен документациясен карарга, өйрәнергә хокукым бар. Барысын да фотога төшердем дә Казанга киттем. Монда мәртәбәле табиблар бар. Игътибар белән тикшерделәр, өйрәнделәр һәм миндә шизофрения диагнозы булырга мөмкин түгел икәнне әйттеләр. Беренче тапкыр язылган симптомнар менингит яки энцефалитка бәйле, дип әйтеп кайтардылар. Шатландым! Куанычым эчемә сыймады! Район судында мине “шизофрения белән чирли” дип әйткәч, кабат медицина экспертизасы ясалсын, дип сорадым. Хөкемдар хуплады. Әмма экспертиза миңа ялган диагноз куйган хастаханәдә ясалсын, диделәр. Мордовия табиблары рәхәтләнде, миңа үч итеп, тагын нинди генә чирләр тапмадылар! Биккинин паранойя белән интегә, Мордовиядә татарларны кысалар, уку йортларына, дәүләт эшенә милләткә карап алалар, дигән материаллар яза дигәнне дә өстәгәннәр. Судта аларга гаеп атканымны “бред преследования” дигәннәр. Барысын да чәпәгәннәр! Аларның экспертизаларында хаталар бар, дип хөкемдардан яңа экспертизаны йә Казанда, йә Мәскәүнең Сербский исемендәге психиатрия үзәгендә ясарга рөхсәт сорадым. Каршы килмәделәр. Мәскәүдәге Русиянең иң абруйлы клиникасы психиатрлары мине 28 көн тикшереп: “Акылга сәламәт. 1970 елда куелган диагноз дөрес түгел. Биккинин шизофрения белән авырмаган, әле дә сәламәт”, — дигән нәтиҗә ясады. Хөкемдар моны укыды, прокурор гаепне кире алды.
 
Барысы да яхшы тәмамланды кебек, әмма хастаханә мине исәптән төшермәде. Кулымда документ булгач, мин дә аяк терәп сөйләшә алам. Тоттым да судка гариза яздым. Барлык диагнозлар ялган икәне исбатланган. Табиблар, белә торып ялган диагноз куюларын танымый, алар бу җинаятьләре өчен җавап бирергә тиеш. Гафу да үтенмәделәр, миңа карата дистә еллар дәвамында басым барды, язмышым тар-мар ителде. Шушыларның барысын да язып, Мордовиянең психиатрия хастаханәсенә каршы эш ачып, минем диагнозлар хокуксыз булганлыгын тануны таләп итеп, мораль зыян күргәнем өчен 10 млн. сум акча сорап гариза яздым. 
 
Табиблар безгә каршы озак торды, көчле юристлар ялладылар, әмма без дә чабаталы татарлар түгел, безнең дә теш үтә. Судны озакка сузарга тырыштылар, тик хөкемдар, 1970, 1978, 2011 елларда куелган диагнозлар дөреслеккә туры килми, дигән карар чыгарды. Компенсацияне 10 млн. сум сорадым, тик 250 мең сум гына калдырдылар. Анысына да сөенәм.
 
— Ирек абый, язмышыгызның болай борылуында Рита апагыз, аның дусты — психиатр Игнатьев гаепле. Еллар узу белән аларга карата хисләрегез нинди? 
 
— Беләсезме, хөкемне Аллаһ чыгара. Рита апа аннары үкенде, әмма соң иде. Гафу үтенде, тик минем дә язмышым үзгәргән иде. Аның бәхете булмады, улы төрмәгә эләкте, 16 ел утырды, аны эшкә урнаштырырга да тырыштым, әмма бил бөгәргә теләмәде, эчкечелектән үлде. Кызының да холкы анасыныкы кебек начар иде, бу да Аллаһы Тәгаләнең җәзасы бит. Яхшылык күрмәделәр. Алардан үч алмыйм, әмма рәнҗү бар. Мин бит аның якын туганы, бала идем. Әнигә: “Булмый, улыңны яшәтә алмыйм”, — дисә ни була иде?! Әйдә, яшәсен иде азгын тормышы белән. Алар белән күптәннән аралашмыйбыз. Игнатьев инде мәрхүм, аның улы Рязаньда психиатрия хастаханәсенең баш табибы булып эшли.
 
Әнием 2012 елда вафат булды. Шөкер, экспертиза мине сау-сәламәт дип таныганны белеп китте арабыздан. Ул да гомер буе үзен сүкте, ник Ританы тыңладым, сине корбан иттем, дип үзен битәрләде.
 
“ХОКУКЛАРНЫ ӨЙРӘНЕРГӘ, БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

— “Левиафан” киносын күпләр карады. Системага каршы барып булмый, хөкүмәт каршында кеше беркем түгел, чүп дигәнне күрсәтә ул. Ә сез ни әйтерсез?
 
— Гаделсезлек, кешене кыерсыту адым саен. Әмма барыбер көрәшергә кирәк дигән фикердәмен. Берсе дә минем очрактан азат түгел. Барыбыз да тозакка эләгергә мөмкин. Кеше: “Мин кем инде? Нәрсә эшли алам?” — дип төшенкелеккә бирелә, кул селти. Ә бу — хата. Үзеңә ярдәм итмәсәң, берсе дә булышмый. Хокукларны өйрәнергә, белергә кирәк. Бигрәк тә бүгенге заманда! Хәзер моның өчен барлык мөмкинлекләр бар, интернетта нинди генә ресурслар юк, нинди генә форумнар эшләми. Сорарга, укырга, өйрәнергә кирәк. Сөткә төшкән ике тычканның берсе: “Беттем!” — дип батып үлә, ә икенчесе тыпырчынып, сөтне май итеп яза һәм котыла. Менә шул тычкан кебек хәрәкәтләнеп, барлык мөмкинлекләрне куллану кирәк.
 
— Ярый, сезнең очрак — уңай мисал. Мордовия мөслимәләре яулык бәйләү хокукы өчен көрәшә, тик нәтиҗәсез. Инде РФ Югары судында да бу эш каралды, дәүләт системасы яулыклы кызлардан курка булып чыкты. Алар да, мәктәпкә яулыксыз йөрергә, дигән карар чыгарды. 
 
— Көрәшне туктатмыйбыз. Башта “обжалование” була. Карары тискәре булса, дәгъваны РФ Конституцион судына бирәчәкбез. Аннары кеше хокукларын яклаучы Европа суды бар. Әмма соңгысына ышанып бетмибез. Тырышырга кирәк, иртәгә тарих нинди юнәлеш алыр — берсе дә әйтә алмый. Бүген бер, икенче көнне башкача вәзгыять булырга мөмкин. Чечняда, Аллаһка ышанамы, юкмы, хатын-кызлар өчен дәүләт учреждениеләрендә, уку йортларында, урамда яулык ябу — “дресс- код”. Татарстанны алыйк, кем тели, шул бәйли. Ә Мордовиядә, мәктәпләрдә берсенең дә яулык бәйләргә хокукы юк, дип баралар. Болар барысы да Русия субъектлары бит. Татарстан үрнәген алу иң дөресе булыр иде. Мордовиядәге мөселманнарның күпчелеге — шушында гасырлар дәвамында яшәгән татарлар. Яулыкка бәйләнү татарларга килеп төртелде. Аларны өнәп бетермиләр. 
 
Владимир Путин, традицион исламда хиҗап булмаган, дигәнне ычкындырды да, Мордовия түрәләре, яулыкны хиҗап дип санап, тиз генә аңа каршы көрәш башлады. Республика түрәләре әмәлләгән беренче карар чыккач та яулыкларын салучы кызлар булды. Кайберләре узган елның сентябрендә үк яланбаш килергә мәҗбүр иде. Ә кем бу карарны дөрес дип санамый — принципка китте. Кемдер балаларын өйдә укыта башлады. Әмма өйдә нинди белем алып булсын ди? Башкалар кебек үк салым түлибез, эшлибез, эчмибез, җинаять кылмыйбыз, җитештерәбез, ә безгә мәктәптә укырга киртәләр тудырыла. Укытучыларны, лицензиясез калдырабыз, мәктәпләр ябылачак, дип куркыттылар. Әти-әниләрне бер-берсенә каршы котырттылар. Кайбер ата-аналарга, балагызны яулыктан йөрергә мәҗбүр итәсез икән, димәк, дөрес тәрбия бирмисез, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәбез, балаларыгызны тартып алачакбыз, приютларга урнаштырабыз, диелде. Азюрка авылының бер мәктәбендә унбиш укытучы — барысы да яулыклы. Аларны да тикшерәләр, эшсез каласыз, дип яныйлар. Әлегә менә шундыйрак хәлләр.
 
— Ирек абый, бераз булса да гаиләгез турында сөйләсәгез иде? 
 
— Шөкер, хатыным белән өч бала тәрбияләп үстердек. Ике улым, бер кызым бар. Алар барысы да тормышта, гаилә корган кешеләр. Дүрт оныкның әби-бабасы без. Икесе — Мәскәүдә, берсе Саранскида яши. Үз эшләре бар, күпчелек мишәрләр кебек, сәүдә-финанс эшендә. Без хатыным белән авылда яшибез. Бакчада төрлесен үстерәбез. 16 яшемнән хезмәттәмен, башта колхоз-совхозда, заводта эшләдем. 2001 елдан “Азатлык” радиосы хәбәрчесе булып та эшләргә өлгердем. 10 елдан артык инде кешеләрне табу, бер-берсе белән кавыштыру эше белән мәш киләм. Монда туып, ятимлектә үскән, әмма соңыннан чит ил кешеләре тарафыннан уллыкка-кызлыкка алынганнар белән аралашам. Беренче тапкыр ата-анасын табарга булышуымны сорадылар, табып бирдем, очраштырдым. Аннары шулай китте инде, кешеләр бер-берсеннән ишетеп миңа мөрәҗәгать итә башлады. 100 гә якын гаиләгә элемтә булдырдым. Шуның белән кәсеп итәм дисәң дә була.
 
 
1
 
 
2
 
 
3

Римма ӘБДРӘШИТОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№68 (905231) / 03.03.2015 21:54:51

Наданлыгыңны монда күрсәтеп, хата язасың.

Тәүбә, үлем түшәгендә ятканда гына кабул ителми дип, әтәләр белүчеләр. Дык ышту, әле сиңа да соң түгелдер дип беләм.

Миңа килгәндә, дөрес чамлыйсың яшьне. Әмма минем инде 20 елдан артыграк булыр, намазымны торгызганыма! Яшь булмасам да, егерме яшьтән артык булмаса гына тикшерәчәкмен кандидатураларыгызны. Никахлы хатын булып, кайгысыз яшисегез килсә?! Яшьлек нәрсә ул, бүген бар, ә иртәгә юк. Аллаһ биргән гыйлем, Аның яклавы һәм ярдәме, уку һәм тормыш тәҗрибәсе аша бүләк ителгән гыйлемнән дә кыйммәтрәк нәрсә юк.

№67 (905100) / 02.03.2015 20:10:19

Үлер вакыт җиткәч Алаһы исегезгә төште мени. ЭЛЕГЕРӘК ни уйладыгыз. Кылган явызлыгыгыз тынычлык бирмидер кебек сез.

№66 (905097) / 02.03.2015 20:03:32

Ялгышмагыз, мин сезне җеннәрдән курыкмаска, Аллаһтан гына куркырга чакырдым! Аллаһ Тәгалә безгә ничек әмер итсә, шул чамадарак.

№65 (905095) / 02.03.2015 19:59:43

Әфәндем, яшем белән мин бераз синнән өлкәнрәк. Намазымны торгызып, үз вакытында укырга тырышып, укый башлавыма да 20 елдан артыграк булыр.

Синекенә караганда хәтта, сикәлтәлерәк булына да кармастан, Аллаһ Тәгалә биргән язмышыма мин бик нык шөкер итәм, әфәндем! Аңардан траги-кәмиди ясауны кирәк түгел дип исәплим. Чөнки безгә бу дөньяда Аллаһ Тәгаләдән булган язмыш-сынауларыбызга, һичшиксез һәм чиксез шөкер итү тиеш, дип исәплим, әфәндем!

Әгәр дә, Аллаһ безнең бу дөньяда очрашуыбызны теләсә һәм насыйп итсә, мин танышыр һәм сиңа танылыр өчен үзем яныңа килермен. Катырак кагылган булсам, бигайбә, тагын һәм тагын гафу үтенәм!


№64 (905086) / 02.03.2015 19:40:39

билгеле инде, мин дә сезнең кебек үк, сезнең яхшы теләкләрегезгә һәм.. Аллаһ Тәгаләнең шәфкате һәм мәрхәмәтенә мохтаҗмын?! Бер беребезгә догада булыйк! Һәмм..

Аллаһ Тәгаләнең Сүзләрен - Хак! һәм хакыйкатьне - үз ана телебездә, ничек булдыра алам, шулай сезгә җиткерә алуым өчен Раббыбыз Аллаһка чиксез! шөкер итәм! Сезне дә шуңа өндим!

Үземчә, тәфсилләбрәк җиткерергә тырыштым. Әгәр ныграк та кызыксынучылар булса, һәм бик үк аңлашылып та җитмәсә, фикер алышуларга мин бик шат һәм әзермен! Хәтта кайберәүләрнең бәрдеребрәк әйтүләре дә, кабынып китү өчен, миңа җитә кала!



№63 (905084) / 02.03.2015 19:35:41

Иреккә, кабатлап. - кем син? Милок, ты кто такой?
Язуыңны укып чыктым, - хәрефләр күп. Нәрсә әйтергә теләдең - аңламадым.
Безненчә: "Ни әткең келәде - аңгармадым".
Ник сез, Казан халкы, мондый куркаклар икән? Ата-анагыз биргән исем-фамилияларыгызны куярга ник куркасыз?
ӘлхамдулиЛләһ, мин 5 кат намаздагы мөселман, 2008 елдан бирле. Әмма ни әйтергә теләдегез, аңламадым...

№62 (905078) / 02.03.2015 19:06:26

Синең үзең турындагы язмаларыңны әле укымаган идем, бу юлы аларны да укып чыктым. Җурналист һөнәрең һәм мавыктыргыч әдәбиятне күп укыганлыгың сизелеп тора.

Әмма мөселманлык һәм ислам турында яңадан исеңә төшерәсем килә!

Кайберәүләр, шул исәптән, Иркә дә, мистика дигән сүзне кулланырга ярата. Әйтер идем, бу ышанмаучыларның сүзләре. Яки бик аз ышанучыларның. Әйе, бер яктан караганда без реаль тормышта яшибез дә.. . Кебек. Анысы шулай.

Әмма сезнең күбегез инопланетяннар, контактерлар, югалып торып(әйтик, урланганнар дип уйлыйк) яңадан кайтып килүчеләр турында ишеткәнегез, тапшырулар караганыгыз бар дип беләм. Нәкъ менә шунда барысын бер казанга салып кайнаталар да инде. Ягъни, чынын да, ялганын да. Чөнки ышанмыйлар. Яки аз ышаналар. Белмәүләре дә көферлекләре аркасында.

Һичшиксез, уйлыйм, күбегез андый нәрсәләрне вәжни колак салып тыңлый, ягъни дә мәсәлән, икенче төрле әйткәндә, "күрмәгәннең күрәсе, ә күргәннең.." - азагын беләсез.

Ә Аллаһ Тәгалә Коръәндә алардан курыкмаска, Бер Үзеннән генә куркырга чакыра! Я, нишлибез?

№27дә китерелгән "Сыер" сүрәсенең 21нче аятенә яңадан игътибарыгызны юнәлтәсем килә!

Бигрәк тә андагы: "..сезне һәм сездән элеккеләрне.." дигән сүзләргә! Кешеләргә кадәр Җир йөзендә акыл ияләре буларак, җеннәр кавеме(шулай ук ике җенесле!) үзләре генә яшәгәннәр дип белик. Ни өчен җеннәр алданрак дип уйлыйбыз. Чөнки алар уттан, утның яктылык тарата торган чиста ялкыныннан дисәк, бәлки дөресрәк тә булыр әле. Әгәр дә әүәле Җир шарының тышкы кабыгының бик кайнар булганы турында да искә төшерсәк, йә, нәрсә әйтерсез? Чөнки җир өсте бик эссе иде, ә алар уттан.

Билгеле бер вакыт җиткәч, ягъни җир өсте таман дәрәҗәгә җиткереп суытылып, кан ияләренә дә яшәрлек шартлар тудырылгач, Аллаһ Тәгәлә кешеләрне дә бар итте.

Җеннәр ут яктысыннан икән, димәк, аларның хәрәкәт итү тизлеге дә яктылык тизлегендә дип уйламабызмы?! Менә ни өчен без аларны күрмибез, ә алар, теләсәләр безне күрә дә, безгә күренә дә алалар, дип. Шулай итееп.., шуннан соң, кешеләрне, дөресрәге Адәм гәләйһиссәлләмне(мисал өчен, гарәпчәдән "әдәм" дигәнне-"канмы?" дип тәрҗемә итәргә була!) бар иткәч, Аллаһ фәрештәләренә(ә алар чиста нурдан!) Адәмгә сәҗдә кылырга, ягъни баш ияргә, ягъни канлы тереклек ияләренәә..! хезмәт итәргә боерды. Ә инде, шайтанның, ә ул асылда җеннәрдән(шайтан шикелле кешеләр дә булуга карамастан) иде, Аллаһ Тәгаләдән кан тамырлары буйлап йөрергә дә рөхсәт алганын искә төшерсәк..?!

Иркә, бу очракта, канга анализ ясаучылар һәм духтырлар "отдыхают", әллә шулай түгелме?

Һәәм, ниһаять, канның җан белән тәнне тоташтырып торучы сыекча икәнен дә ачыклаганнан соң.., ни өчен Коръәнне өйрәнү һәм ислам мантыйкасының куәтенә бәя бирүне сезнең үзегезгә йөклисем килә!

ә инде, Ирек әфәндебезгә килгәндә, әзме-күпме һәрбер зат(әйтик, акыл иясе!), Аллаһ Тәгалә билгеләгән тәкъдиренә барәбәр, бу дөньяда яшәвен заяга уздыра яки киләчәк Ахыйрәтен уйлап, файда алып үтәргә дә мөмкин. Һәм без мөселманнар тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллаһтан икәненә ышанабыз һәм шуңа буйсынабыз да, иншә Аллаһ! Авыр булса да, җиңел булса да әлхәмдүлиЛләһи дибез!

Шуңа өстәп, тагын бер кат, 21 аятьтәге "сезне" дигәнне алдан, ә "сездән элеккеләрне" дигәнне аннан соң куйганга, игътибарыгызны юнәлтәсем килә.

Сабырлыгын җыеп, игътибар белән укып чыканнарга Аллаһның Рәхмәте улсын!

№61 (905056) / 02.03.2015 15:44:02

Рәниф, рәхмәт яхшы һәм җылы сүзләрегез өчен! "Каток" дисәң, күп күрергә туры килде. Бик күп кеше дөньяда авырлыклар күрә, җәфалана. Мин дә шулай... Ярый әле, Аллаһу Субханә вә Тәалә миңа көч биргән, мөмкинлек биргән, яхшы кешеләр юлымда ярдәм иткән. Күпме кешеләр шундыйрак ситуацияләрдә бөтенләй юк булалар. Мин, юрист буларак, үземә генә түгел, тагы берничә кешегә, психиатрлардан зыян күргәннәргә, ярдәм иттем инде. Ахыры хәерле булсын. Амин.

№60 (905054) / 02.03.2015 15:20:34

Рәниф Ш., син нәкъ үзең турында язгансың №58дә.Исемсез килеш. Яшеренә дә белмисең, ачык авыз бака кебек үзеңнең исемеңне быкылдадың...

№59 (905041) / 02.03.2015 13:46:48

Әз генә ашыгасың, вакыт-вакыт быргы тавышларының мисал өчен боланнан чыкканын, әйтик, кайчак йоклаганда, йәки йоклап киткәнчее.., үзеңнең тамактан быргы тавышлары чыккалаганын да исеңә төшер!

№58 (905038) / 02.03.2015 13:45:08

Ирек Биккинин, монда, гадәттә күп сөйләшәләр һәм, иң мөһимен, иң кирәген югалтып, талашка керәләр. Ә мин Сезгә соклануымны белдерәсем килде. Система "кечкенә" кешене асфальт җәйгән каток кебек изеп сала. Шул кадәрле вакыт һәм көч түгеп, ахыргача көрәшеп, җиңеп чыга алган шәхес, һичшиксез, бик сирәк очрый торган, безнең заман герое!

№57 (905036) / 02.03.2015 13:38:55

"Ә Аллаһ Тәгалә, "ләәә иләһә, иллә "Аллаааһ"! дип Җир йөзендә бер генә булса да шәрран яручы калса да, ягъни бер генә булса даа, да, да, әле бу дөньяны тотачак, ин шәә Аллаһ" Менэ ни очен жир яралганнан бирле улгэн кешелэр ни ожмахка, ни тэмугка керэ алмый ахырзаман житкэнне белдеруче быргы тавышын котеп яталар икэн. "Протрубят в Рог, и вот они устремляются к своему Господу из могил.36-51" Шунын аркасында жэннэттэ, тэмугта бугенге конгэ кадэр буш килеш торалар.

№56 (904988) / 02.02.2015 07:04:33

*, 50 ел урыс арасында яшим!
"" татар гореф-гадәтләре буенча яшәп, татарча сөйләш"еп,балаларымны,оныкларымны татарча тәрбиәләп яшим.

*, калхузно-деревенски фикерлисең!

нәселе,дине нык икән,ул гаилә үз диненнән,үз горыф гадәтләреннән тайпылмый!!

сезнең тамырсыз, кАлхузный-деревенскиләр, генә, гарадскуй булып, ана телләрен оныткан булып кыланалар.

№55 (904987) / 02.02.2015 06:49:19

!!!!!!!, урыс арасында яшәгән татарда бары тик рус рухы була, ул татарча уйлый алмый, татарча яши алмый. Менә үзегезнең татарча сөйләшергә курыккан Илсур Метшинга, Илдар Халиковка карагыз. Аларга татар кирәкме? Бары тик татар арасында үсеп, татар гореф-гадәтләре буенча яшәп, татарча сөйләшкән татар гына татар була ала.

№54 (904979) / 02.02.2015 00:40:23

Иркә, ""сүзгә-сүз мәгънәви тәрҗемә" була алмый, бу абсурд" бу сузлэрдэ нинди хилафлык курден инде? Тагы берэр уйдырманны мнем суз дип сойлэмэкчеме инде?

№53 (904976) / 02.02.2015 00:31:04

****, правильно кайбер надан татарларда татарлыкны татарча сойлэшу дэ, татарча укуда , я булмаса ниндидер гореф-гадэтне саклауда дип курэлэр. Татарлык бит ул йорэктэ булырга тиеш! урыс кебек яшэ, но йорэктэ татар бул! 1000% килешэм синен белэн

№52 (904974) / 02.02.2015 00:25:20

"сүзгә-сүз мәгънәви тәрҗемә" була алмый, бу абсурд


Хахаха, № 51 бер атна элек син шушы сүзне миңа сөйләп утырган идең....

Бүген соң инде эзләп борыныңа төртергә. Тик ул файдасыз...Син дә бер генә логика, һәрнәрсәдән абсурд ясап, сөйләшхне мәгънәсезлеккә чыгару...

№51 (904972) / 02.02.2015 00:19:38

Нинди темага сүз барса да динне кертеп тыгасыз. Кешенең динлелеге сакал йөртүдә генәмени? Сакал-мыектан кырынырга җайсыз булганга йөргәннәр бит!ДИНЛЕЛЕК-ДИНСЕЗЛЕК бит-тезне каплап йөргәнгә генә караса иде! Тәки безнең хатыннардан гарәп хатыннары, ирләребезне борынгы мәгарә кешеләре итәр идегез. Кемгә ничек җайлы - шулай йөрсеннәр. Миңа мәсәлән -башка яулык бәйләп йөри алмыйм. Аңа карап үземне кяфер дип тә уйламыйм. Динем - үзем белән - кешенекен алмыйм, урламыйм, эшлим , гаиләмне, балаларым караулы, тамаклары тук, өсләре бөтен, олылмарны олды кечеләрне кече итәргә өйрәтәм, кеше җилкәсенә салынмыйча үзләре табарга тиешләр малны да. Соң ул киемнәр, ул мышление узган гасыр башында ук тапталды. изелде, бетте бит инде. Шуны аңлагыз, без беркайчан да элекке мөселман хатыннары була алмыйбыз. Чөнки без ирләр белән җигелеп тартабыз дөнҗаны. Аннан соң ирләре дә элекке ирләр түгел бит инде күреп торасыз.Юк, мин кыз балаларның иманелы динле булып үсүләренә һич тә каршы түгелмен. Гаиләбездә кызлар да малайлар да үсә , берничә.Иман күңелебездә, без аны элек зиа кылып хәзер абыстай мулла булып йөргән мәчет картлары карчыклары кебек элекке гонаһларыбызны яулык белән түбәтәй мыек-сакал белән каплап театр уйнап йөрүнең хаҗәте генә юк безгә. Шул тәтәйләр элек алла юк дип авыз тутырып атеистик темага сөйҗләп йөргәндә дә безнең күңелебездә иманы да булды, ходаебызга да табындык. Сез мәчет картлары алай тәртәне нык кысмагыз шартлап сынуы бар.Без сезгә ияреп кяферләр белән бәхәсләшергә мәйданнарга да чыкмаячакбыз. Сезгә безнең дингә килүебездән битәр, сәвит власте беткәч югалган влачны кабат кулга алу кирәк.бер гасыр дәвамында юкка чыгарылган гадәт-йолалар - динебез дә кисәк кенә элекке хәлендә кайтмаячак. әкренләп халыкның күңеленә иманы да иңәр, мәчетләргә дә йөри башларлар. Боз кузгалды бит инде. Кая карама матбугат ру да нинди генә бәхәс кузгалмасын я зинаны я гарәп мышлениесен китереп кертәсез. Без татарстанда яшибез. Безнең бер халык белән дә сугышырга конфликтка керергә ниятебез юк.Моннан 550 ел элек булган канлы вакаыйгаларны кайтарырга телисез кебек диндар иптәшләр. Бу арада мру ны күзәтеп барам, махсус берничә кеше сүзне тегеләйгә болайга борып саботаж оештырырга , бу турыда халыкныж фикерен белергә тырыша кебек. Бүтән бу бәхәскә керрмим дисәм дә язаннарга күз төшә дә дәшмичә калып булмый. Башка кермәскә тырышырмын, чөнки монда утыру тизәк иләү белән бер .

№50 (904970) / 02.02.2015 00:13:10

"Азатлык"тан, "сүзгә-сүз мәгънәви тәрҗемә" була алмый, бу абсурд. Менэ сина бер мисал: "вышел через мост", сузгэ-суз тэржемэсе - "чыктым аркылы купер", э мэгнэви тэржемэсе - "купер аркылы чыктым" Сизэсенме аерманы?

№49 (904946) / 01.02.2015 23:02:47

- алары динсезләр, бүгенге намазсызлар. Атеист - дәһриләр. Дөньяда ни өчен яшәүләре, аларны кем яшәтүе, тиздән кабер ияләре буласы турында уйлыйсылары килмәүче, андый уйлардан качып котыласы килүчеләр.

Хатыннарына ошарга, хатын-кызга охшарга тырышучы ирләр - болар сакалларын кырып йөрүчеләр - аларга Аллаһ биргән бүләктән баш тартучы юләрләр. Димәк, Аллаһтан риза түгелләр. Үзләрен Аллаһтан, Аның Илчесе сгв нән акыллырак дип исәпләүчеләр. Дөньяда мәсхәрә, кайгыга юлыгучылар, ә Ахирәттә үз-үзләрен олы газапка дучар итүчеләр.





№48 (904944) / 01.02.2015 22:49:45

больные дигәннәре ул аңлаулары түбән дәрәҗәдәгеләрнең югары аңлыларны аңлый алмаганга, искелеккә ябышып, искелектән аерыласы килмәүчеләрнең бәяләмәсе - хөкеме! Дин эчендә дә мондый хәл күзәтелә.

Мисал, безнең Мәрҗәни хәзрәтләребез дә шулар рәтеннән булган булса кирәк.

Р.Фәхретдиннең "Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз" дигән китапны укы! 2008. Казан. Тиражы кечкенә. Бары 1000экз.

№47 (904928) / 01.03.2015 22:01:46

Кем белә, уегыз дөрес...

№46 (904900) / 01.03.2015 19:18:03

Римма Әбдрәшитова Римма Бикмөхәммәтова түгелме ул? Хәер, кем булса да, молодец! Бик яхшы тема (герой) тапкан, эчтәлеге дә, язмасы да шәп.

№45 (904899) / 01.03.2015 19:14:52

Укып, "эшкәртеп" бетерергә дә авыр, хәтта ышанасы да килми... Түзсә дә түзә икән адәм баласы! Сезгә Аллаһы Тәгалә көч биргәндер, Аллаһы Тәгалә саклагандыр, Ирек абый! Күңелдә шулкадәр авырлык, әлегә чын-чынлап соклана да алмыйм... Шушы кадәр "груз" белән яшәгәнсез дә бит!!!!!!

№44 (904875) / 01.03.2015 17:45:51

Андый иҗат кешеләре, даһиләр (генийлар) вакытыннан алда туган кешеләр, аларны үз заманы кешеләре аңламый, алар хәерчелектә яшиләр һәм үләләр. Алар исән вакытта сатылмаган худоҗник картиналары хәзер миллион сумнар тора. Монда сезнең исемлеккә Никола Тесла кермәгән әле, аны да үз вакытында санга сукмаганнар, ә бит нинди генә ачышлар ясамаган! Иң яхшысы - башка кешеләр кебек булу, тик язмышны сайлап алып булмый шул.

№43 (904873) / 01.03.2015 17:18:50

Икенче информация:
Многие гении страдали шизофренией. По свидетельствам современников, Эйнштейн, Пушкин, Лермонтов, Фрейд – шизоидные психопаты. Остро проявляла себя болезненная психика у Дизеля, Гете, Сен-Симона, Канта, Диккенса, Хемингуэя, Гоголя, Мопассана. Ницше и Врубель последние годы жизни провели в сумасшедшем доме. Наполеон, Толстой и Достоевский страдали эпилепсией. Когда Льва Толстого одолевали апатия и уныние, творческие спады у него длились по нескольку лет. А Гоголь с 20 до 32 лет весну и лето проводил в тяжелой депрессии.

Современники утверждают, что знаменитый испанский живописец Сальвадор Дали (1904-1989 гг.) страдал шизофренией. То, что он рисовал и как он себя вел в обществе, не укладывается в голове у обычного человека. Его картины вошли в золотой фонд сюрреализма. Дали создавал похожие на кошмарные видения образы, которые сам называл «рисованными снимками сновидений». Он утверждал: «Я видел то, чего другие не видели; а того, что видели другие, я не видел».

№42 (904872) / 01.03.2015 17:16:15



Психически больные:
1. Литераторы: Эдгар По, Бодлер, Верлен, Флобер, Достоевский, Гоголь, Хедерлин, Стринберг
2. Философы: Сократ, Декарт, Платон, Кант, Шопенгауэр, Спенсер, Ницше
3. Ученые: Паскаль, Ньютон, Фарадей, Эйнштейн, Дарвин, Циолковский
4. Композиторы: Глюк, Гендель, Моцарт, Шуман, Бетховен, Доницетти, Перголези
5. Политики: Наполеон, Гитлер, Сталин, Муссолини

Нормальными были: Спиноза, Бэкон, Галилей, Данте, Вольтер, Колумб, Маккиавелли, Микеланджело, Леонардо да Винчи, Шекспир, Шиллер, Моцарт, Пушкин, Кант, Гете

№41 (904869) / 01.03.2015 16:33:24

Шулай булырга тиеш булган. Бу язмыш дип атала.

№40 (904864) / 01.03.2015 15:55:17

№37гә икән, шөшле сезгә түгел.

№39 (904863) / 01.03.2015 15:50:49

шөшле, советларның ризасызлык күрсәтүче акыллылар белән көрәшү инструменты турында сөйлисез.Кеше һәрнәрсәгә риза булса - нормаль, риза булмаса - ненормаль! Әлбәттә, күпчелеккә каршы бару акылсызлык булып кабул ителә, ягъни тар карашлы кеше өчен көрәш көрәшүчегә уңай нәтиҗәгә ирешмәгән кебек тоела. Әмма алар протестны үзе өчен ясамый, алар башкаларны да уяту, агарту өчен ясый.Алар чәчүчеләр. Орлык кайчан тишелү туфракка, климатка карый.Дөньяны нәкъ шунлый кешеләр үзгәртә.

Джодано Бруно учакта яна. Галилей карашларыннан ваз кичә.


"я кеше уз-узен таба алмый чэбэлэнэ башлый." Киресенчә! Алар нидер табучылар...

№38 (904861) / 01.03.2015 15:32:38

Монда еш утыручы бер ханымда да шул ук билгелэрне курэм мин.

№37 (904858) / 01.03.2015 15:21:06

Талантлар арасында шизодан интегучелэр куп. Аралары ерак тугел аларнын. Кубесе укымышлы. Сирэге генэ алкогольдэн башы киткэн. Хэтта андыйлары да беренче чиратта талантлы, укымышлы булып, узлэренен урыннары булмаганга стаканга тошучелэр.
Жэмгыять -уртачалар очен, стандарт уй, стандарт фикер, стандарт яшэу рэвешен сайлаучылар очен купкэ унайлы...Шуннан читкэ китэ башласан, я сине талыйлар, я кеше уз-узен таба алмый чэбэлэнэ башлый.

№36 (904856) / 01.03.2015 15:13:19

Талантлы кешеләр һәрчак аерылып, гади катлау арасыннан шәшле кебек тырпаеп , аерылып бүтәннәргә комачаулап тора инде ул.Алга таба сезнең белән дә шул хәл булган. Юкса сезнең ул диагноз турында искә алучы да булмас иде. Минем әнкәй дә бәбидән өзлегеп шул зәхмәткә тарыган иде. Башка балалар арасында ул иң талантлысы иң булганы иде. Талантлы кешеләргә гади кешеләр арасында яшәве бик авыр. Мин әле хәзер дә балаларыма оныкларыма аның үлемен башка авыру белән бәйләп аңлатам. Безнең авыл кешеләре михербанлы иделәр алар беркайчан да әниегез шундый, димәделәр. Без беребез дә югалып калмадык, бер-беребезгә таянып булышып аякка бастык, балаларыбызның һәркайсы югары белемле, абруйлы, үзем дә ярыйсы гына билгеле шәхес. Аның бу чире беребезнең дә язмышына киртә була алмады. Ирем ягыннан да әниегез шундый булган дип кимсетмәделәр. Әбиегез йөрәк чиреннән үлде ди идем. Дөресен әйтергә телем әйләнми. Сезнең балаларыгызның хәлен аңлыйм. Алга таба куанып яшәгез. Уңышлар сезгә барчагызга.

№35 (904808) / 01.03.2015 07:21:36

"шөшле", рәхмәт дөрес сүзләрегез өчен. Әйе, бу диагнозның күләгәсе балаларга да, онукларга да төшә. Балаларыма төште инде, зарары да булды, - аларның карьера мәсьәләләрендә.
"Хәсрәт психиатр" - чыннан да, "хәсрәт". Суд барышында психушканың баш врачы урынбасары катнашты - Владимир Беляев. 1976 елда Саранскида медицина факультетына укырга кергән, авырлык белән укыган, академическийлар алып, 6 еллык курсны 14 елдан соң гына тәмамлаган - 1990 елда. Запойлар белән эчә.
Һәм шундый кеше 2011 елда миңа диагнозны авырайтты гына. Янәсе, минем кайбер сүзләрем, газетларда язган текстларым, мәсәлән, Совет вакытында Мордовияда татарларга карата булган дискриминация турында, - бу бөтенесе "бред преследования һәм паранойя".
Утырганбыз комиссияда, сүлибез, әйтәм үзенә, ышанмасагыз, әнә телефон, шалтыратыгыз университетның филология факультетына - сорагыз, журналистика бүлегенә нинди милләт вәкилләре һәм нинди квота белән алына, шундук аңларсыз, дискриминация хәзер дә бар, һәм бу очракта урысларга карата да. Юк, шалтыратмый, снисходительно елмая гына. Әйтәм, Саранскиның урыс газетларында да монын турында язып чыктылар - дискриминация диеп - журналистикада 25 урын, шулардан 8 урын - мукшылар өчен, 8 - урыслар өчен, 8 - эрзялар өчен, 1 урын - татарлар өчен. Башка милләтләргә 1 урын да юк. Ни яһүди, ни украин, ни башкалары - кем дә анда керә алмый.
Урыслар Мордовияда 60 процент, ә аларга журналистикада 32 процент урын гына бирелә. Дискриминация түгелме?
Юк, бу дәлилләр бу "хәсрәт психиатр"га дәлил түгел.
Судда сорыйм: "Сез мине хәзер дә психбольной дип саныйсыз, шулаймы?" "Әйе", ди. Тагы сорыйм: "Нинди симптомнар күрәсез хәзер миндә?" "Хәсрәт психиатр" әйтә: "Беренчедән - бред сутяжничества - сезнең бу судга бирүегез үзе бер симптом. Икенче - сезнең "Эрзянь мастор" газетындагы статьяларыгыз - сез анда үзегез язасыз - эшләгән урыннарыгызда конфликтлар булган, сезгә һөҗүм иткәннәр - бу бред преследования, бред отношения и бред воздействия".
Ну тагы ни әйтә аласың үзенә?

№34 (904800) / 28.02.2015 23:16:33

Үз гомеремдә нинди генә этлекләр, нинди генә явызлыклар турында ишетмәдем, тик әле бәлигъ та булмаган акыллы баланы җүләргә әйләндерүләре турында укыгач, аптырадым. Фашистлар да алай җәзалау ысулы кулланмаганнар . Ярар, картларга мал-мөлкәте өчен андый диагноз куеп сары йортка ябулары турында беләбез инде. Ә сабый балага? Дөрес әйтәләр, иң авыр җәрәхәтле иң якын кешеләрең генә эшли дип. Үз өстенә кеше баласы өчен җаваплылык аласы килмәгәнне башкача да әйтеп була бит. Миңа да иремнең туганнары балалары унны бетергәч, китермәкче иделәр, тик бала кирәк булса үзем табам мин, кеше баласы өчен җаваплылык ала алмыйм, дидем. Башта бик каты үпкәләделәр, соңыннан еллар үткәч кенә җаваплылык алмаган өчен рәхмәт кенә әйттеләр. Бу очракта да шулай гына булган булыр иде. малай урта мәктәбен үзләре янында тәмамлап, бераз ныгып, институтка керер, тулай торакка урнашыр иде. Гомере буена шундый диагноз белән яшәве шизофрения белән авырган кешегә дә авыр бит.Ә сәламәт кешегә... Ходай каршыңа иблисне чыгарып бастырган икән, берни дә эшли алмыйсың шул. Ирек әфәнде иблистән исән-имин котыла алган һәм моңа күпме гомерен сарыф иткән. Бу диагнозның балаларга гына түгел , оныкларга да күләгә төшерүе мөмкинлеген аңламады микәнни хәсрәт психиатор да? Бүтән хәсрәт төшмсен инде башларына.

№33 (904773) / 28.02.2015 21:07:18

Мәрьям, дөрес язасыз. Бирешкәннәр аз түгелдер.
Шулай ук билгеле, 90нчы еллар башлангач, шактый күп ялгыз һәм квартирлы кешеләргә ялган диагноз куеп, аларның квратиларын һәм өйләрен, көчле дару астында кул куйдырып, сата бардылар һәм әле дә шулай саталар. Ә кешеләрне, милек хуҗаларын, шул ук көчле дарулар белән "овощ" хәленә китереп, мәңгегә психоневрологический интернатларга яба бардылар.

№32 (904760) / 28.02.2015 20:20:22

Я рәхмәтле Аллам, гомерең буе үзеңнең дөя түгеллегеңне исбатлап йөр инде...
Как страшно җить диярсең. Бу бер көчле кеше тарихы инде, ә ихтыяр көче азрак булып, бирешкәннәр күпмедер...

№31 (904757) / 28.02.2015 20:10:52

Бәлки әзрәк хәлеңне җиңеләйтеп булыр. Бәлки булмас. Аллаһу әгъләм. Ул хәлләрне авыштыручы!

Яза башлагач, тәмамлыйсы да килә бит. Исем дигәннән. Ирек ул татар һәм башка изелүче халыкларның максаты. Иркә белән бер тамырлы исем.

Болайрак фикер йөртеп карыйбыз! Иректәме иркәләнү хәерле әллә коллыктамы? Билгеле инде ирекле халыкны хәле ару, югарыдарак. Ә кол халыкның иркәләнүен дә миңа калса, ат, эт, песинең яки башка кулга ияләндерелгән йорт хайваннарының кешегә килеп сырпалануы белән генә чагыштырасым килә.

Менә шундый гына безнең хәлләр?!

Аллаһ Тәгалә хәлеңне җиңеләйтсен, Иркә!

№30 (904733) / 28.02.2015 18:00:04

Укыдым мин дә, өсте-өстенә булды. Бүген көн авыр...Иркә.

№29 (904731) / 28.02.2015 17:56:20

Берәү булса эчеп чыннан да шизикка әйләнгән булыр иде. Тик бу җиңүгә ирешкәнче ничә кат кылдай сират күпре аша чыгарга туры килгәндер. Менә бит бар бездә үрнәк алырлык ирләр .

№28 (904702) / 28.02.2015 16:35:39

Каф тавы түгелме

№27 (904700) / 28.02.2015 16:02:01

тик Иркәнең:"Беренче рәсемдә фарсы интеллектуалларына охшап тора.", дигән комменты кузгатып җибәрде.

Ирек Биккининның исеме инде күренгәли иде. Мәкәләне һәм комментларны укыганчы, иң элек күз баштагы рәсемгә төште. Ә мин әле аны бөтенләй Әбү Гали ибн Синага ошаттым. Әйтерсең лә, Әбүгалисина белән бергә яшәгәнем бар.

Уйлана, тирәнрәк фикер йөртә белүчеләр өчен Коръәннән:

"21.Əй, инсандар! Һеҙҙе һəм һеҙҙəн элек 
йəшəгəндəрҙе яралтҡан Раббығыҙға ғибəҙəт 
ҡылығыҙ (яки кол булыгыз!). 
Бəлки һеҙ, Аллаһтан куркучылар(яки Аллаһ газабыннан котылучы) булырсыз!"

Бу аять-кәримәне бәлки болай аңлату дөресрәк булыр. Киләчәктә Аллаһ газабыннан котылу өчен Аллаһтан курка белүче(тәкъвә!) булу зарури икән.

Ни өчен нәкъ менә бу аятьне Аллаһтан курку өчен аксиома дип әйтергә була. Чөнки бер аять эчендә үк сезне һәм сездән ЭЛЕККЕләрне халык кылды дип, китерә безгә Коръән хакыйкате. Менә ни өчен бу турыда тирәнрәк фикер йөртергә һәм Бер Аллаһтан гына куркырга чакырам сезне. Ягъни, алар да сезнең белән бергә яки алар бездән, яки без алардан дип тә аңларга була бит!

Икенчедән, әфәндебезнең исеме Ирек - татарда киң таралган исемнәрнең берсе. Һәм Аллаһ Коръәндә:

"31.  Аллаһ Əҙəмгə доньялағы бөтөн исемдəрҙе (атамаларҙы) өйрəтте лə(бөтөн нəмəлəрҙең исемдəрен белеү, йəғни Аллаһ яралтҡан нəмəлəрҙе 
аңлап белеү, серенə төшөнөүҙер), уларҙы фəрештəлəренə белдереп бойорҙо: 
— Əгəр ҙə һеҙ əйткəндəр дөрөҫ булһа, ул белгəн исемдəрҙе əйтеп бирегеҙ, — тине. (32) Фəрештəлəр əйтте: 
‐  Сөбхəналлаһ! (Дан Һиңə, паҡ Раббыбыҙ): Һин беҙгə өйрəткəндəрҙəн башҡа беҙ һис бер нимə лə белмəйбеҙ. Шик юҡ, Һин Үҙең һəм ғалим, һəм 
хаким. (33) (Аллаһ) əйтте: 
—  Ий, Əҙəм, исемдəрҙең барсаһын да уларға һанап күрһəт, — тине. 
    Əҙəм фəрештəлəргə ул исемдəрҙе əйтеп биргəс, Аллаһ йəнə əйтте: 
— Мин һеҙгə: күктəрҙəге һəм Ер йөҙөндəге күренмəгəн нəмəлəрҙе лə, серҙəрҙе күреп‐белеп торам, тип əйтмəнемме ни? Һеҙҙең асыҡ рəүештə 
һəм йəшерен ҡылғандарығыҙҙы белеп торам, тип əйтмəнемме ни? (34) Һəм Беҙ фəрештəлəргə əйттек: 
—  Əҙəмде хөрмəтлəп, уға сəждə итегеҙ, — тинек. 
    Иблистан  башҡа, барса  фəрештəлəр ҙə сəждə итте. Ул (əмеремдəн)  йөҙ  сөйөрҙө. Тəкəбберлеген еңə алманы;  (тəкəбберлеге  арҡаһында)  ул 
ышанмаусы кəферҙəрҙəн ине."(Әл-Бәкара).

Өченчедән, бу әфәндебезнең бөтен яшәеше табиблар, табиблык белән бәйле һәм шулар белән разборка. Белгәнебезчә, Әбүгалисинә галиҗәнәпләре ислам дөньясында гына түгел бөтенесе өчен дә танылган олы врач - медицина галиме булды. Аның табиблык хезмәтләреннән, ялгышмасам, әле бүген дә файдаланалар кебек.

Дүртенчедән, К.Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы" бәләкәй чагымда минем иң яратып укый торган китаплардан берсе иде.

Бишенчедән, Коръәнне укый, өйрәнә башлагач, "Әбүгалисина кыйссасы", урыс әйтмешли, "отдыхает".

Алтынчыдан, К.Насыйри җәнәбебез бу кыйссада җай гына, әкияти рәвештәрәк булса да, Әбүгалисина белән Әбелхарис мисалында, әгәр дә Адәм баласы Аллаһ Тәгалә Китабын яхшылап өйрәнсә һәм шуңа хакыйкый ышану белән ышанса, һәм Аллаһан гына курыкса, ул бәндәсен нинди дәрәҗәләргә күтәрү мөмкинлегенә ишәрәли.

Җиденчедән, бер хәдис-шәриф. Кайсы җыентыктан укыганымны төгәл хәтерләмим, әмма эчтәлеге болайрак.

Сәхәбәләр, бер төндә безне бик каты курку һәм хәвефләнү биләп алды, беркайчан да алай хәфеләнгәнебез юк иде, диләр. Чөнки Аллаһның илчесе сала Аллаһу гәләйһи вәссәлләмне күздән югалттык, ә ул икенче көнне, иртән генә, шул тау ягыннан(тауның исеме билгеле, әмма хәтерләмим) кайтып килде. Без аннан, кайда югалдың, бик борчылдык, дип сорагач, ул мине җеннәр Коръәнне өйрәтергә чакырдылар һәм мин Аллаһның әмере белән шулар янында булдым диде. Алар миннән, без нәрсә ашарга тиеш соң, дип сорагач, игътибар!(уйлагыз, эш нәрсәдә, җавабын таба алмасагыз, сорагыз! Мин ничек аңласам, сезгә дә шуны җиткерермен, иншә Аллаһ,) мин аларга бисмиллә әйткән һәрбер сөяк сезнең өчен ит белән капланыр ә тизәк сезнең хайваннарыгыз өчен ризык булыр дип әйттем, ди!

Һәм ниһаять, пәйгамбәр сгвнең җеннәр һәм фәрештәләрне үз хәлләрендә күрүче, аера белүче һәм алар белән сөйләшүче дә икәнен хәтерегездә тотыгыз!

№26 (904650) / 28.02.2015 12:56:14

Иркә, смирительный рубашкалар да бар, "вязка"лар да бар. Кешене бәйләп куялар караватка, уколлар салалар. Кеше астына үз хаҗәтләрен үти.
Шулай ук ЭСТ да бар - электросудорожная терапия. Сестралардан, санитарлардан шуны еш кына ишетергә туры килә иде: "Ты что, мать-перемать, э-эс-тэ захотел?" Миңа 2011нче елда, 18нче июльдә, беренче көнне үк берсе шулай акырды - приемный покойда минем киемнәрне салдырдылар (трусыдан башка, мин анда махсус кесәгә телефон яшергән идем), туры килде ниндидер куркыныч чүпрәкләр кияргә - кыска ыштан, тар күлмәк. Отделениега җиткәч, бу хатын миңа әйтә: "Сейчас тебе принесут другую одежду, давай снимай эту, мне надо идти". Мин әйтәм: "Я не буду стоять в одних трусах среди толпы незнакомых людей - больных и персонала". Кешеләр как раз ашаган, постта таблеткалар йоталар, дарулар эчәләр. Шунда акырды да ЭСТ турында.
Өйдән хатын белән 9:30 чыгып киттек, монда сәгать икенче, туалет бер кая юк, ә отделениеда бу вакытта туалет бикле, чөнки «прием лекарств» вакыты. Чыда, ничек телисен, астыңа җибәр, проблема юк, бер-ике колакка сугарлар һәм юарсың.

№25 (904638) / 28.02.2015 12:41:23

Шул 3 ссылка буенча минем тарихымны тәфсиллерәк вариантта укыгыз:
http://www.erzia.saransk.ru/arhiv.php?n=4090&nom11=383
http://www.erzia.saransk.ru/arhiv.php?n=4101&nom11=384
http://www.erzia.saransk.ru/arhiv.php?n=4112&nom11=385
Бу тарихның төп өлешен мин Мордовиянең психушкасыннан 2011 елның августында чыккач яздым. Мәскәүгә Сербский исемендәге Үзәккә эләккәч, андагы психиатрларга укырга бирдем - мине озын-озак сорашканчы, шуны укып чыгыгыз, дидем. Минем эшне алып баручы психиатр укып чыкты һәм аннан соң бер карт профессорга укырга бирде - Софья Натановна Осколкова. Алар икесе дә әйтте - сез моны бастырып чыгарыгыз, монда хак сүз, диделәр. Мәскәүдән кайткач, бу текстка аз гына өсти төштем, шулай ук Мордва психушкасындагы «ужас»ларны азайттым - халык куркынып, косып җибәрмәсен өчен. Әлбәттә, кем дә Мордовияда моны бастырырга теләмәс дип уйладым. Шуннан танышларым аша Нью-Йоркка, урыс телле газетка мөрәҗәгать иттем. Алар алынмады - берсе, карт яһүди, турук әйтте - Совет вакыты бетте, Совет психиатриясының куркыныч нәрсәләре турында уку әле кемгә дә кызык түгел инде, диде. Тагы туры әйтәм, диде, милләтең яһүди түгел, диде. Һәм Бостондагы урыс интернет-газетына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Аларга яздым, җавап булмады. Кабат яздым - шул ук нәтиҗә.
Калифорниядагы урыс газетына, танышым аша (атасы татар, анасы яһүд) юнәлттем. Башта әйттеләр - бер өлешне бастырабыз, гонорарсыз, укучыга ошаса, калганын да бастырырбыз. Мин әйтәм, нинди гонорар, нигә миңа кирәк, дим. Бастырыгыз гына һәм миңа берничә копия кәгазь экземплярын җибәрегез.
Юк, анда да басылмады. Ярым татар, ярым яһүд дустым шулай ук туп-туры әйтте - милләтең татар, шуннан алар бастырмаска булдылар, диде.
Америкада тагы бер урыс газеты бар, аның редакторы татар егете, күптән таныш. Ул әйтә - бастырам, ди. Соңрак әйтә, - хуҗалар әйтте, соңгарак бастырырсың, тукта пока. Анда да булмады.
Шунда Саранскида эрзя газеты "Эрзянь мастор"га кердем. Мин аларга ярдәм итеп торам - компьютерлары белән проблемаларны чишәм, аларны прокуратура һәм ФСБ ябарга теләгәндә, эшләре Мәскәүгә, Президиум Верховного суда РФ җитте, күп көчне куеп, ябарга бирмәдек. Мин аларның судда вәкиле идем.
Алар әйтә - Ирек, яз ни булса үз тарихың турында. Мин әйтәм, минеке язган инде. Текстны бастырып чыгардым, редакторлары укыды һәм шунда ук иң якын номерга куйды да.
Укыгыз, үкенмәссез. Кайбер опечаткалар да бар, мәкаләнең башсүзе да миңа ошамый - редактор шундыйны куйган. Әмма укыгыз...

№24 (904630) / 28.02.2015 12:25:40

Сезгә тәҗрибәле юристлар киңәш биргән. Сразу судка барган булсагыз, шундук җиңеләчәк идегез.
Суд ул демократиядән курка.Гадәти кеше очрагы булса.Шул ук гадәти кешенең аерым бер очрагы булса, штамп буенча чәпәп куя...

№23 (904627) / 28.02.2015 12:19:07

Иркә, мондый конфликтларда мондый уңышлы процесслар булганы юк дип әйтәләр минем таныш юристлар. Бер елга якын миңа даими рәвештә Независимая психиатрическая ассоциация России (http://npar.ru/) ярдәм итә барды. Мин узган ел судга бирергә җыенган идем һәм аларга консультациялар өчен мөрәҗәгать иттем. Алар миңа суд белән ашыкмаска дип киңәш бирделәр. Аларның өйрәтүе белән мин төрле Госдума, Заксобрание СПб депутатларына, Мордовия прокуратурасына, Генеральная прокуратурага озын гына хатлар яздым. Депутатлар төрлечә җавап бирде - кайсы минен хатны Минздрав Россиига озатты, кайсы Генпрокуратурага, кайсы безнең район прокуратурасына. Төрле инстанциялардан җаваплар алдым - бөтенесе, әгәр хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз, судга мөрәҗәгать итегез, дип әйтәләр. СПб Заксобраниесы депутаты Борис Вишневскийның гына аеруча төпле хатлары иде.

№22 (904626) / 28.02.2015 12:17:57

Ирек, сез точно технарь)))) Мин алардан гадәттә көтелмәгән сораулар ишетәм."Логикасыз" хатын-кызга очевидный әйберләр кебек тоела,

Димәк, алдарак шуңа охшашлы ситуациядә Рита апагыз ягында булсагыз Бауманка эләккән булыр иде)))))Алай эшләргә кирәк булган диюем түгел. Сәбәбен генә язуым.

Болай, бүгенге Россиядә бигрәк тә, намуслы кешеләр шулай җүләр кебек күренә...

Болай, алдагы тормышыгызда уңышлар телим!!

№21 (904624) / 28.02.2015 12:10:09

Иркә, бу Рита апаның авылга сөяркәсен китереп мунчаларга керүләре миңа диагноз берничә ел инде куелгач була башлады
Юк, Фатих абзи агрессив түгел иде, хатынына кул тидерми иде. Бәлки, шуннан хатыны шулай азгандыр да.
Әйе, бүгенгә иң мөһиме, - мин җиңдем.
Шактый күп суд процессларын без оттыра бардык - соңгы елларда мин Мордовия һәм Пенза өлкәсе татар-мөселманнарын яклап күп процессларда катнаштым.

№20 (904610) / 28.02.2015 11:12:45

Рита апагызнын актыккы коннэре ничек булыр икэн,Ирек абый?
Сэламэт коенчэ , жулэр диагнозы кутэреп йор инде... Жинел булмаган сезгэ, Ходай курсэтмэсен...
Инде бэлки, уразалар да тота торгандыр Рита, рюмкадан бушаган араларда.. Андыйлар телэсэ кайсы заманга жайлаша белэлэр бит.

№19 (904601) / 28.02.2015 10:20:06

Ирек, әфәнде)))) менә шул №16дагы өчен булган да ул.Әгәр сез Фатих абзыйны алдалап каядыр апкитеп, Рита апаңа ире кайтуы турында записка калдырган булсагыз... Рита апагыз сезне Мәскәүнең физ-техына тыгар иде)))))Сез бала булганлыктан, моннан соң ир-хатын разборкасын күз алдына да китерә алмагансыз, аны читләр янында эшләмиләр. Елый торган мужиклар, гадәтта, хатын-кызга карата бик агрессив була...

Ярар, узган, булган. Кире кайтара торган эш түгел. Иң мөһиме җиңгәнсез!

Гомумән, кызыксынганыгыз юкмы, күпме кеше психиатр диагнозын җиңә алды икән?..Бу бик сирәк хәлдер.Политическийлар моны эшли алмый, сезнеке политический булмаганга уңай чишелгәндер мөгаен.Алай булганда да, врачлар сообществосы бик солидар алар.Монда злой умысел күрергә кирәкми. Кеше бик катлаулы, һәрвакыт индивидуаль.Һәрбер врачның үз кладбищесы бар, чөнки врач та кеше. Гений физиклар, технарьлар миллиардлар торган оборудованиеларны юк итәләр, экспериментларда да, эшләп бетергәч тә...Ниндидер юк кына ялгыш буенча да була. Кичә Америкада радиоактив отходлар чүт кенә шартламаган дип укыдым.Инструкцияләрдә кемдер неорганичекий сүзендә не ны төшереп калдырган, органический калган. Шул отходлар янына органический әйбер салганнар, чак кына булмый калган...

Йокы даруларына килгәндә, алар психиатрларда дофига...Аминазин группасы переворот в психиатрии булып торды.Психозларга каршы беренче дару.Смирительная рубашкалар шуннан соң бетте бугай инде. Хәзер бармы икән, әйтә алмыйм.Йоклату ул аминазин группасының көчле побочное действиесе кебегрәк.Әйтик йоклату даруы саналган барбитуратлар психозны алмыйлар.

№18 (904600) / 28.02.2015 10:08:43

Ужасы нашего времени. Ярый динеп чыккансын. Сокланам.

№17 (904597) / 28.02.2015 09:45:32

"Рита кайда?" Мин: "Мунчада, Володя белән". Фатих абзи: "Их, Ирек, белмисен..." дип әйтә иде дә, кухняда утырып елый иде дә, кире кайтып китә иде калага...
http://matbugat.ru/news/?id=11280 тагы мәкәләнең зеркальный варианты. Так что, иркә, күпирлелекне дә узоконит итәргә кирәк. Электэн дэ булган, хәзер дә бар инде ул. Эллэ ирләр юктан гына эчкечелеккә бирләме. Законно булса, кеше ни әйтер дип кайгырмаслар, эчкечелеккэ бирелмәсләр иде.

№16 (904596) / 28.02.2015 09:19:27

Фатих абзи 1977нче елның 7нче ноябрендә үлде - бавырында цирроз. Малае Рамил дә, 16 ел ярым төрмәдә утырып чыкканнан соң - шул ук цирроздан үлде - күп эчте, эшләргә теләмәде.
Хәзер дә күз каршымда - Рита апа еш кына безгә, авылга килә иде. Мунча ягабыз, Рита апа сөяркәсе Володя Замылин белән мунчага китәләр. Фатих абзи каладан килә - "Рита кайда?" Мин: "Мунчада, Володя белән". Фатих абзи: "Их, Ирек, белмисен..." дип әйтә иде дә, кухняда утырып елый иде дә, кире кайтып китә иде калага...

№15 (904595) / 28.02.2015 09:12:12

Нигә Рита апага мине психушкага кертергә кирәкте соң?
Саранскида яшәгән ике апабыз - Люция апа һәм Рита апа - теләсә кайсы вакытта үз балаларын - Венераны, Русланны, Ларисаны һәм Рамилне - безгә китереп калдыра иделәр - айлата бездә тора иделәр - җәйге каникулларны тулысынча бездә үткәрәләр иде дип әйтергә була. Бу бер.
Икенчесе - ул вакытларда бу апаларыбызның дачалары юк иде. Шуннан бөтен бәрәңге бездән - без бәрәңгене утыртабыз, аны үстерәбез, җыябыз, киптерә төшеп базга салабыз. Апалар капчык белән килә, машинага капчыкларны сала һәм калага алып китә иде. Шулай без, наив авыл халкы, апаларыбыз өчен летний лагерь да, бушка эшли торган бәрәңге склады да.
Һәм бу ике апабыз әнигә - Раилә, кайгыртма, малайларың үсә, Ирек калада укыганда Ритада торыр, ә Илдар - Люциядә. Чыннап та, Илдар энем (миннән яшь ярымга яшьрәк) ничә еллар Люция апада торды - укыды, һөнәр алды. Проблема юк иде.
Ә мине Рита апа үзендә тотарга теләмәгән икән. Аны аңларга да була - 2 бүлмәле хрущовка, ике бала, миннән яшьрәкләр, ире, даими сөяркәсе Володя Замылин (өлкән лейтенант, дознаватель Саранского горотдела милиции), даими булмаганнары - һәм 14 яшьлек авыл малае килеп торсынчы өеңдә! Миңа урын юк андый җирдә! Рита апа әнигә туры әйтми бит - юк, Раилә, малаеңны тота алмыйм, афу ит. Аннан соң бесплатный бәрәңгенең тукталуы да мөмкин, Лариса белән Рамильне дә кая итәргә кирәккәндә?
Шуннан психушка главврачы белән бергә мәкер план коралар. Миңа диагноз куярга, «дәваларга», шул «дәва» белән мине «оглушить» (бу термин үземнең 1970 елгы «история болезни»дан) һәм техникумга спрака итәргә - Иреккә мондый уку йортларында укырга ярамый дигәнне. Шулай булды да.

№14 (904594) / 28.02.2015 08:57:54

Рита апада нинди генә таблеткалар һәм эчемлекләр юк иде - психбольницаның запасларыннан. Ул аларны Люция исемле сеңеленә һәм дус хатыннарына бүләк итә иде - ирләренә эчерергә - аларны тынычландырырга яисә киресенчә, гайрәтләндерергә. Кирәксә, ирне каты йокыга салырга була һәм, теләсәң, өйгә сөяркә китер, теләсәң, кая булса үз эшләрең белән бар.
Шундый әкәмәт булган ул вакытларда. Моны соңгарак Люция апабыз һәм башка апаларыбыз - Клара апа һәм Диләфрүз апаларыбыз сүләде.
Нәрсә миңа эчерде Рита апа ул вакытта - кем белә? Иртәнге 8 сәгатьтән көндезге 2 сәгатькә кадәр үле йокы белән йокларга кирәк бит - нинди дару булган, хәзер дә белмим.

№13 (904593) / 28.02.2015 08:31:20

Рита апабыз - ул хәзер дә әле башы күтәргән йөри - 5 майда 81 яшь тула. Рюмканы да әле тота. Ул вакытларда буйга биек, төз, чибәр хатын иде. Алтын оправада очки кия иде. «Гастрономторг» (соңрак «Продторг») директорының секретаре иде. Саранскиның бөтен азык-төлек магазиннары шул директор астында. Бөтен «дефицит» анда - ул вакыт бик күп төрле аш-продуктылар дефицит иде - ит, колбаса, балык, һ.б.
Рита апа әтинең сеңеле иде, әнинең түгел.
Рита апаның бер начар ягы аның тормышын боза килде - патологически ялганлый. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә - ялганлый. Хәзер дә. Күп очракта ялган да түгел, ниндидер фантазия кебек, әкият сүләгән кебек, хәйләкәр елмаеп сүли - ышансаң, ышан, ышанмасаң - ышанма.
Һәм дә ирләр ярату - ну, бу хисләр, үзен-үзе тота белгән, иренең кадерен белгән хатын өчен начар түгел. Әмма Рита апабыз беренче кат иргә Үзбәкстанда чыкты - озак тормаганнар - үзбәк ире Рита апаны хыянәттә тоткан һәм куган.
Икенче ире - Фатих абзи - яхшы мужик иде. «Куллары алтын» дип әйтәләр андыйлар турында. Дзержинскида яшәделәр, ике балалары туды - Лариса һәм Рамиль. Саранскига кайттылар. Фатих абзи салырга ярата иде - Рита апа аны танышына итә, Мордовиянең психушканын главврачы Виктор Игнатьев, дәваларга дип. Төрле хәлләр булды. Ул вакытта психушка шәһәр эчендә иде - Рита апаның өеннән 4 кварталда, җәяү 8-10 минут.
Рита апаның кызы Лариса да, 10 классны бетергәч, шунда ук психушкага эшкә керде - главврач Игнатьев аны бухгалтерияга урнаштырды - махсус белемсез.
Ә инде миңа ялган диагноз кую Игнатьев өчен авыр нәрсә түгел иде - ник Ритага ярдәм итмәскә?

№12 (904589) / 28.02.2015 07:40:36

Иркә, гений булырмы иде, юкмы, улсы билгесез, әмма мәктәптә укыганда укытучылар мине вундеркинд дип әйтә иделәр. Мин бик җиңел укыдым - каникул вакытында мәктәп китапханәсеннән киләсе уку елына китапларны ала идем һәм өйдә, «между делом», аларны укып чыга идем. Дәрестә, укытучы сөйләгәндә, бу китапларның эчтәлеге генә түгел, ә сәхифәләре дә күз алдыма баса иде. Бөтенесе түгел, аеруча ошаганнары гына, күрәсең. Авыл мәктәбендә авыл укытучылары инде :) Начар акылым бар иде - кайбер укытучылар дәрестә чып-чын ахинея сүли башлагач (дәрескә яхшы әзерләнмәгәч), мин аларны - апа/абый, болай түгел, шулай дөрес - дип туктата идем :) Әни шул ук мәктәптә эшли бит - аңа жалобалар - синен улың безнең авторитетны төшерә :) Әни кулга бик тиз иде - каеш алыпмы, таяк алыпмы, өйдә мине «яра» иде. Күп кыйнады, дөресен әйтиек, урыны җәннәттә булсын. Мин бер кайчан да еламый идем - тәнемнән кан акса да - алмагач ботагыннан эшләнгән таяк, ул кыйнаганда күлмәкне дә ерта, тәнне дә ерта.

№11 (904588) / 28.02.2015 07:27:56

Рәхмәт бөтенегезгә! Яхшы сүзләрегезгә. Без нен Мордовия-мукшы сайтларында комментларда төрле нәрсә яздылар - яхшысын да, начарын да.

№10 (904517) / 27.02.2015 21:22:25

Ну, барыбер маладис бу кеше.
Ботенесен жингэн!Тормышы да койле, кешелектэн дэ чыкмаган.

№9 (904515) / 27.02.2015 20:50:57

Рита фаш булырга куркып шулай эшләгән. Монда башка вариантлар була алмый, чынлыкта кеше түгел инде, зверь.
Элек мораль бик көчле иде бит. Генеральная диния дә, ислам да.
Хәзер генә ирек, нәрсә эшләсәң дә төс.

№8 (904513) / 27.02.2015 20:44:38

Эээ, шулай дисэн генэ инде, Иркэ.
Эйе,Рита рэхэттэ яшэргэ телэгэн, анлашыла. Тик бу малайны шул дэрэжэгэ житкеруе.. Телэсэ бит танышлары аша берэр интернатка да тыга ала иде, яисэ ойдэ эшлэу хакына берэрсенэ фатирга кертэ алыр иде. Курэсен, сояркэнен психиатр булуы жай килгэн.

Ходай сакласын инде...

№7 (904511) / 27.02.2015 20:41:02

Рита апасына комачаулаган инде бу үсмер егет.Күпне, кирәкмәгәнне күргән.Ә Рита дигән апага шул син һәм мин санаган әйберләр беренчел булган авылдагы сеңлесе баласына караганда...Нәрсәсе аңлашылмый.

№6 (904510) / 27.02.2015 20:33:39

Иркэ, мишэрлэрнен аларны яратуын кире кагып булмый элбэттэ. Тик бу очракта, сине анлап бетермэдем.

№5 (904509) / 27.02.2015 20:32:25

Бу Рита апагызнын синдэ нинди уче булды икэн сон, Ирек Биккинин? Анын кулы уйнаган бит, ботен жирдэ дэ!

№4 (904442) / 27.02.2015 15:48:24

Өстәп, кырмыска күченә таяк тыгып алыйм әле.
Мишәрләрнең акча, кәнәфи, дәрәҗә яратуы юк иткән бу баланы.Әмма ычкынырга көче җитә алган.

Беренче рәсемдә фарсы интеллектуалларына охшап тора.Яшь чакта юк ителмәсә, берәр гений чыккан булыр иде. Дөресен әйткәндә Россиядә психиатр диагнозын судта юкка чыгара алу үзе фантастика дәрәҗәсендә һәм гениаль казаныш дип исәпләргә кирәк.

№3 (904434) / 27.02.2015 15:31:29

Мощно!

№2 (904433) / 27.02.2015 15:29:56

И, Ирек абый, бик күпне күргәнсез икән, әмма бирешмәгәнсез, көрәшне дәвам итәсез. Сезнең кебек кешеләр миллионга бер дә юктыр ул.

№1 (904418) / 27.02.2015 14:46:28

Көчле кеше, молодец.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments