поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2015 Шоу-бизнес

Закир Шаһбан 14 елдан соң никахын рәсмиләштерде (ФОТО)

Бүген танылган җырчы Закир Шаһбан белән тормыш иптәше Гөлүсә ханымның, 14 ел бергә гомер иткәннән соң, рәсми рәвештә язылышулары турында хәбәр алдык. Шул уңайдан, Intertat.ru хәбәрчесе гаиләнең үзләре белән элемтәгә керде.

- 14 ел яшәгәннән соң, мөнәсәбәтләребезне рәсми рәвештә загста теркәдек. Кемгәдер бу сәер булып та тоеладыр. Рәсмиләштерүгә икебез арасында ниндидер низаг, бер-беребезгә ышанмау сәбәпче булмады. Без беренче көннән үк никах белән тордык, соңрак язылышырбыз, дип, гел кичектерелеп килде. Йә вакыт булмады, йә башкасы килеп чыкты. Күрәсең, мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерер сәгатебез суккан, – диде Шаһбановлар гаиләсе.

 
Рәсми рәвештәге язылышу 2014 елның 12 декабрендә Казанның Идел буе районындагы загста теркәлә. Әлеге матур көннән фотолар социаль челтәргә кичә генә куелды. Язылышып, ике ай чамасы узганнан соң гына бу яңалык киң җәмәгатьчелеккә чыккан, дигән сүз. Әйтергә кирәк, Закир әфәнде белән Гөлүсә ханым үз гомерләрендә беренче мәртәбә язылышмыйлар. Гөлүсә ханым – икенче мәртәбә, ә Закир әфәнденең бу өченче рәсми язылышуы икән. Монысы соңгысы һәм тигез гомерле булсын, дип кенә телик аларга. Әти-әнисенең язылышуына 11 яшьлек кызлары Алисә дә сөенгән. Гәрчә, ул моның нәрсә икәнен төптән үк аңлап бетермәсә дә.
 
 
- Яшь чак — җүләр чак, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Беренче мәртәбә 18 яшем дә тулып бетмәгәндә туй күлмәкләре киеп, кияүгә чыккан идем. Әмма әлеге никахтан уңмыйча, 8 айдан соң ук аерылыштык. Күздә тоткан кешем дә булмады. Тыныч кына яшәп ятканда тормышымда Закирны очраттым. Күңелемә керде дә калды. Ул да ялгыз иде. Беренче атнада без таныштык, икенче атнасында никах та укыттык. 14 ел никах белән генә яшәгәннән соң, ике ай чамасы элек загска барып язылыштык, ниһаять (елмая). Язылышу Закирның инициативасы белән булды. Моңарчы йә ул, йә мин кичектереп килдек. Кызыбыз да, ирем дә бер фамилиядә, ә мин бөтенләй башка фамилиядә йөрдем. Хәзер документларымны яңа фамилиягә алыштыру эшләре белән йөргән чагым, - дип сөйләде Гөлүсә ханым.
 
 
Язылышу көне бик матур узган. Яңа туган Шаһбановлар гаиләсен котларга туганнары, дуслары килгән. Ә туйда шаһит буларак танылган композитор Ганс Сәйфуллинның шулай ук танылган  музыкант улы Альберт Сәйфуллин катнашкан. Соңыннан “яшь пар” балдаклар белән алмашынган. Без дә яңа туган Шаһбановлар гаиләсенең бәхеттә һәм тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 09.02.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»