|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2014 Мәгариф
Энгель Фәттахов: “Нигә укып торырга – алдагысын белмәгәч...”Белем сыйфатын бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән генә бәяләү дөрес түгел. Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов әнә шундый фикердә. Ә укучыларның белемнәрен яңача тикшерү алымы киңәя бара. Быел 4-8 нче сыйныф укучыларына да тест ярдәмендә имтихан тапшырырга туры киләчәк. Республиканың мәгариф һәм фән министры журналистларга ел нәтиҗәләрен игълан иткәндә әнә шулай дип белдерде. Балалар бакчалары турында 56 бакча, 10 меңнән артык урын. Быел республика әнә шундый рекорд куйды. Моңа кадәр бакчаларга игътибар җитеп бетмәгән булса, хәзер аларның матди ягы шактый ныгыды. Алар ноутбук, интерактив җиһазлар, укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителде. Тәрбиячеләр белемнәрен күтәрде. Бакчаларда татар һәм рус телләрен өйрәтүгә дә игътибар арткан. Министр фикеренчә, 7 яшькә кадәр сабыйларны татар һәм рус телләренә өйрәтү зарур. Бу уңайдан “Иң яхшы билингваль бакча” гранты кертелгән иде. Узган ел берәр миллион сумны 50 бакча откан булса, мондый грантлар бирү киләсе елда да дәвам итәчәк. Телләрнең ничек өйрәтелгәнен белгечләр бакчаларга барып тикшерәчәк. Гомумән, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең кайда ничек эшләве, балаларның мәктәпкә әзерлеге системага салынып, контрольдә булачак.
Мәктәпләр турында
Быел “РФдә Мәгариф турында”гы Закон, федераль стандартлар кабул ителүгә бер ел тулды. Шуннан чыгып, нинди мәсьәләләргә игътибар җитеп бетмәгәнлеге дә ачыкланган. “Бездә авылда да, шәһәрдә дә белем дәрәҗәсе бертигез булырга тиеш. Авыл мәктәпләре буенча да мәгълүмат бар. Алар югары тизлекле Интернет, мәгълүмати технологияләр белән тәэмин ителгән. БДИ күрсәткечләре буенча шәһәр белән авылдагы уку йортлары арасында аерма зур булырга тиеш түгел. Уртача белем бирү дәрәҗәсен күтәрү мөһим”, – ди министр.
Энгель Фәттахов белдергәнчә, элеккеге укыту ысуллары, технологияләре бүгенге таләпләргә туры килми. Сингапур системасының да мәктәпләргә кертелүе юкка түгел. Укучыларны фикерләргә, лидерлык сыйфатларына өйрәтүдә ярдәме бар аның. Әмма монда сингапурча укытуны бер калыпка салу күздә тотылмый. Гомумән алганда, министр сингапурча укытуның ниндидер бер кампаниягә генә кайтып калуын теләми. Укыту ысуллары дигәндә, методик хезмәтләрне ныгыту сорала.
БДИ турында
Беренчесе мәсьәлә – методикаларны яңарту булса, икенчесе – сыйфат. “Белемнән башка кемнең ничек сулаганын белмибез. Тик белем сыйфатын БДИ нәтиҗәләренә генә кайтарып калдыру дөрес түгел. Соңгы вакытта БДИ тирәсендә шау-шу купты, әлеге имтиханнар гади күренеш булырга тиеш”, – ди министр. Укучыларны тест тапшырырга башлангыч мәктәптән үк әзерли башламакчылар. Инде быелгы уку елында 4-8 сыйныф укучылары имтихан тапшырачак. Укучының уңышлары, заманча әйткәндә, портфолиосы башлангыч сыйныфлардан ук теркәлеп барачак. Имтиханнарга яңалыклар өстәлеп тора: чыгарылыш укучылары өчен рус әдәбиятыннан инша кертелде. Математика сынавы ике дәрә-җәдән, база һәм профиль өлешләреннән торачак. Инглизчә сынауга телдән имтихан бирү өлеше кертелә. Ә белем сыйфатын билгеләү буенча проблема булмаячак. Быел Казанда махсус үзәк ачылды.
Һөнәри әзерлек турында
– Әгәр укучы нинди белгечлек сайлаячагын, кайда эшләячәген, күпме хезмәт хакы алачагын белмәсә, нигә укып торырга? Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә җитешсезлекләр күп булды. Аны бу хәлдә калдырырга ярамый иде, – диде баш педагог. Быел республикада авиация, машина төзелеше, нефть химиясе, аграр юнәлеш буенча, Алабуга зонасы өчен 5 ресурс үзәге булдырылды. Киләсе елда бу сан тагын да артачак. Алар эш бирүчеләр белән бергәләп төзелә. “Бөтен кешегә дә югары белем алырга димәгән. Узган ел 9 нчы сыйныфны 36 мең укучы тәмамласа, шуның яртысы көллиятләргә укырга керде. Әйтик, уку сыйфаты буенча алдынгы урыннарда торган Бөгелмәдә чыгарылыш укучыларының 40 проценты вузга барса, калганнары һөнәри белем сайлый”, – ди Энгель Нәвап улы.
Өч елга бер төзелә
Канунга туры килмәүне сәбәп итеп, Рособрнадзор быелның ноябрендә республикада басылган кайбер дәреслекләрне гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Шулай итеп, 5-11 сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты дәреслекләреннән мәхрүм калды.
Россия Мәгариф министрлыгы 2011 елдагы хатында төбәк дәреслекләрен федераль исемлектә теркәү турында кисәткән иде. Әмма башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр федераль исемлеккә 2014 елда гына кертелде. Татарстанда татар теле һәм әдәбиятын укыту куркыныч астында калды. Шуңа күрә дә республикада нәшер ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен гадәттән тыш чаралар үткәрү зарур.
Шул ук вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 5-9 сыйныфлар өчен яңа уку елыннан федераль дәүләт стандартларын кертү буенча эш алып бара. Фикер алышырга тәкъдим ителгән укыту планнарында рус теленә атнага – 8, туган телләргә 3 сәгать бирелгән. Шулай итеп, татар мәктәпләрендә рус теленә атнага – 8, татар теленә 3 сәгать вакыт каралган. Гаҗәеп хәл: Татарстанның дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге үрнәк планнарда каралмаган. Бу программалар буенча укытканда “Мәгариф турында”гы һәм “Дәүләт телләре турында”гы Татарстан кануннары тупас рәвештә бозылачак. Дәүләт телләре өчен әзерләнгән үрнәк программалар арасында туган телләр буенча программалар каралмаган. Ә канун буенча үрнәк программаларсыз укыту тыела.
Фәрит Зәкиев
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1-4 сыйныфлар өчен татар теле, әдәбият фәннәре буенча дәреслекләр, өч юнәлештә әзерләнеп, 51 басма федераль исемлеккә кертелгән. Анда кертелү өчен дәреслекнең төп мәктәп өчен тулы бер линиясе, укытучыга методик әсбап, дәреслекнең электрон кушымтасы булу таләбе куела. Быел 5-9 сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан 55 комплект дәреслек төбәк һәм этномәдәни экспертиза үтеп, федераль исемлеккә кертү өчен әзерләнгән. Методик әсбаплар һәм электрон кушымталар төзү буенча да эшчәнлек төгәлләнү алдында тора.
Шунысын да искәртергә кирәк: Россия Мәгариф министрлыгының карары (5.09.2013) нигезендә дәреслекләрнең федераль исемлеге өч елга бер тапкыр төзелә. Шул сәбәпле, 2015 елда дәреслекләрнең федераль исемлеген яңадан карау, төбәк дәреслекләрен әлеге исемлеккә кертү өчен мөмкинлек тудыру турында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать ителгән.
Федераль министрлык тарафыннан дәреслекләр һәм уку әсбаплары бастырырга рөхсәт ителгән нәшриятларның федераль исемлеген яңарту буенча да эш алып барыла. Әлеге исемлеккә керү өчен Татарстаннан дүрт нәшрият гариза биргән.
Яңа укыту стандартлары нигезендә үрнәк белем бирү программалары һәм уку планы проектларын тирәнтен өйрәнү һәм анализлау буенча галимнәребездән торган эш төркеме төзелгән. Бүген республиканың төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия Мәгариф министрлыгына җиткерү өчен тәкъдимнәр туплана.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|