поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2014 Мәгариф

Реферат-диплом базары

Казанда еш кына баганаларда, диварларда шундый игълан-белдерүләргә тап булабыз: “Продаю. Рефераты. Курсовые. Дипломные работы...” Алар уку йортлары тирәләрендә күбрәк очрый. Мондый фәнни эшләрне интернеттан сатып алучылар да әз түгел. Интернетта казынып утырганда мин дә студентлар базарының аукцион-биржа рәвешендәгесе белән очраштым. Кызыксынып, әлеге оешманың эшчәнлеге белән тирәнрәк танышырга булдым.

Бу “фирма” интернетта портал (сайт) ачып эшли. Соңгы ике елда 300 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән. “Контроль эшләр башкару һәм рефератлар язу бәясе 200 сумнан, курс эшләре 500 сумнан, диплом эшләре 3000 сумнан башлана”, – диелгән. Әмма әлеге саннар шартлы рәвештә генә куелган. Эшнең күләменә һәм авырлыгына карап, аукцион кагыйдәләре буенча, бу суммалар шактый зур аралыкта тирбәлә. Порталдан файдалану өчен махсус теркәлү узарга кирәк. Теркәлүчеләр ике төркемгә бүленә: заказ бирүче, ягъни “сатып алучы” һәм автор-башкаручы, үзе куйган хезмәтне сатучы. Порталның эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү өчен мин ике төркемдә дә теркәлү уздым. Аукционда катнашу өчен үземә ике төрле ник (псевдоним) сайлап алдым. Заказчы булып теркәлү гади: ник, электрон адрес һәм кесә телефоны номеры җитә. Ә автор буларак теркәлү өчен алда күрсәтелгән мәгълүматлардан тыш исем-фамилияң, туган елың, кайсы уку йортын нинди һөнәр буенча кайчан тәмамлавың, фәннең нинди тармагына өстенлек бирүең, нинди казанышларың булу һәм башкалар да таләп ителә. Өстәмә рәвештә махсус тест та үтәргә кирәк. Интернет порталга авторның нигы, фәннең нинди тармагында эшләве һәм портфолиосы гына һәркемгә ачык итеп куела. Портфолиоңа үзең башкарган эш үрнәкләрен куясың. Телисең икән берне, кирәк тапсаң – унны. Хәзерге вакытка биредә теркәлгән авторлар саны 30 меңгә якынлашып килә. Әмма аларның аукционда актив катнашып, үз эшләрен сатучылар саны өч меңнән әз генә артык. Порталда авторларның рейтингы күрсәтелеп барыла. Рейтинг башкарылган эшләрнең санына һәм сыйфатына карап чыгарыла. Заказ бирүче, эшне сатып алып файдаланганнан соң, эшкә берничә җөмлә белән бәя биреп, фикерен язып (отзыв) калдыра. Мондый язма мәҗбүри түгел, әмма язалар. Уңай язмалар автор битенең бер баганасында, тискәре фикерләр икенче баганасында теркәлә. Моны һәр заказчы укый ала. Мисал өчен, рейтингта иң алдынгы сафта “Ekaterina” нигы тора. Ноябрь башына аның барлык башкарган эшләр саны 1100дән артып киткән. Мактау язмалары – 352, канәгатьсезлек белдергәннәре – 41. Әлеге автор хәбәрләшү язмаларында: “Мин эшләрне үзем дә башкарам, вуз укытучыларыннан торган төркемем дә бар, шуңа күрә теләсә-кайсы тематиканы кабул итәм”, – дип белдергән. Калган авторларның башкарган эшләр саны кимрәк. Мактаулары 600-700гә җиткәннәре дә бар. Аукционда катнашып, мин дә бер студентның физикадан контроль эшен башкару хокукын яуладым. Эшләп тапшырдым һәм мактау алдым. Авторлар рейтингы исемлегендә хәзерге моментта минем ник 28122 автор арасында 3033 урында тора.

Аукционга куелган эшләрнең тематикасы бик киң. Анда вузларда укытыла торган 50дән артык фән теркәлгән. Эшләрнең эчтәлеге дә төрле. Контроль эш мәсьәләләре, лаборатор эшләр, фәнни практика отчетлары, сызымнар, бизнес-планнар һәм башкалар. Заказчылар, нигездә, студентлар. Ара-тирә генә олимпиада мәсьәләләрен чишүдә мәктәп укучылары ярдәм сорый. Аттестация үтү өчен рефератлар, докладлар сорап мөрәҗәгать иткән укытучылар, бакча тәрбиячеләре һәм медиклар очрый. Курс эшләре, диплом проектлары сораучылар да бар. Андый катлаулырак заказлар аерым бүлеккә теркәлә. Заказ бирүчеләрнең эш күләме төрлечә. Үзе башкара алмаган бер яки ике мәсьәлә чишүне сораучылар да, контроль эшләрен тулаем “методичка”сы белән “ыргытучы”лар да очрый. “Методичка”ларында күрсәтелгән уку йортлары (техникум, институт, университет) исемнәрен укыгач, Русиянең төрле почмакларыннан заказ бирүләренә инандым. Заказчы авторга таләпләр куя. Эшне тапшыру вакытын күрсәтә. Бәя дә тәкъдим итә ала. Әмма күпчелек заказчы бәя куймый. Онлайн төрендәге заказлар да бар. Мондый эш тәкъдим итүче үзенең кайсы көнне сәгать ничәдән ничәгә кадәр имтихан бирәчәген хәбәр итә. Имтиханның нинди фәннән, нинди темалар буенча, нинди рәвештә (тест, сораулар, мәсьәләләр) икәнен белдерә. Килешү төзелеп, алдан акча түләнгән очракта, имтихан вакытында заказчы белән автор интернет (төгәлрәге, электрон почта) аша даими элемтәдә тора.Рәфхәт ЗАРИПОВ
 
Ә хәзер аукцион барышын төшендереп китәм. Заказчы үзе таләп иткән эшне порталга төрле форматта куя ала. Мәсьәлә яки бирем телефон ярдәмендә фотога төшерелгән, сканердан чыгарылган, “jpg”, “doc” яки “pdf” форматында формулалы, сызымлы берничә яки дистәләгән биттән торырга мөмкин. Эшне порталга кую катлаулы түгел. Бер сәгать тә үтми, авторлар үз тематикалары буенча эшләрне сайлап алып, заказ белән танышалар. Аукционда катнашырга теләгәннәре “эшне башкарып чыгам” дип ышандырып, хезмәтенә үз бәясен куя. “Мондый эшләрне башкаруда фәлән еллык тәҗрибәм бар, мин фән кандидаты, вузда укытам”, – дип язучылар да күп. Шунда ук бу авторның порталда ничә мактау, ничә канәгатьсезлек сүзе алганлыгы да күренеп тора. Берничә сәгатьтән унлап кешенең “мин бу эшне башкарам” дип, теләк белдерүе мөмкин. Бер-ике көннән кайбер эшләр өчен бу сан 20-30га да җитә. Һәрбер автор эшкә бәяне үзе куя. Кайвакыт бәяләр арасындагы аерма шактый зур була. Автор үз бәясен куйганда эшне кәгазь битендә ручка белән эшләп, аны сканердан чыгарып җибәрәме, әллә компьютерда формулалар һәм сызымнар кулланып эшлиме икәнлеген дә хәбәр итә. Кулдан эшләнеп, сканердан чыгарылган эшләр түбәнрәк бәяләнә. Автор аукционда катнашуын белдереп, анда керү белән заказчының электрон почтасына хәбәр килә. Теләсә, заказчы порталга кереп, автор белән онлайн әңгәмә кора. Тәкъдимнәр белән танышкач, заказчы үзенә ошаган авторны сайлап ала һәм тиешле акчаны интернет аша “фирма” хисабына күчерә. “Фирма”дан автомат рәвештә автор адресына шундый хәбәр килә: “Заказчы сине сайлап алды, ризамы?” Ризалык бирсәң, эшне башлыйсың. Аннары бу заказ аукционнан алына. Эшне тәмамлагач, порталга куясың. Заказчыга хәбәр китә. Заказчы эшне ачып укый, әмма “суырып” (скачать итеп) ала алмый. Эш белән өлешчә риза булмаса, авторга дәгъвасын белдереп хат яза. Автор эшне яңартып эшли, аңлатмалар бирә, кабат җибәрә. Мондый аңлашу кабатланырга мөмкин. Заказчы эшкә риза булып, порталга хәбәр салгач кына эшне социаль челтәрдән ала ала. Шуннан соң автор куйган сумма аның порталдагы исәп-хисабына күчә. Заказчы эшне кабул итүдән тулаем баш тарткан очракта, бу заказ кабат аукционга куела ала. Әмма мондый очраклар сирәк.
 
Минем заказчы буларак та аукционны сынап карыйсым килде. Гадәти булмаган тема уйлап, 30-40 битлек курс эше язуларын сорадым. “Теманы ачыкларлык 10-15 биттән торган, компьютер программасы белән башкарылган сызымнары да булсын”, – дидем. Портал хезмәткәрләре минем заказны катлаулырак дип санадылар бугай. Аны диплом эше проектлары бүлегенә куйдылар. Берничә сәгатьтән миңа бер автордан “Бу эшне 18 мең сумга башкарып чыгам”, – дигән хәбәр килде. Икенче көнне башкасы: “Бу темага миндә әзер эш бар”, – дип белдерде. Өченче автор эшне 8 мең сумга, дүртенчесе 12 меңгә башкарачагын тәкрарлады. Мин исә үземнең заказ янына: “Ашыгыч түгел, әле 4 ай вакыт бар”, – дип өстәдем. Берсе белән дә турыдан-туры элемтәгә кермәдем.
 
Интернет кулланып эшли торган әлеге “фирма”ның финанс эшчәнлеге һәм юридик статусы турында да фикеремне белдерергә телим. Әлеге портал белем алу юлында кыенлыклар кичергән һәркемгә ярдәмгә килә. Мондый ярдәм алуны мин гаепләргә теләмим. Бар нәрсәне үзеңә генә башкарып чыгу авыр. Репетиторлыктан файдалану гадәти хәл. Монда бәяләр дә артык “тешләми”. Кемнеңдер автор булып, беркадәр акча эшләргә омтылуы да начар түгел. Нигездә, бу эшкә фән кандидаты исемен йөртүче тәҗрибәле вуз укытучылары алына. Яшерен-батырын түгел, алар рәсми эш хакы белән мактана алмый. Ә кайда яшәвенә карамастан, сәләтле укытучы яки югары курс студенты монда эш башкарып, беркадәр матди ярдәм ала. Ришвәт түгел бу, ә чын хезмәт куеп акча эшләү. Әлләни зур табыш китерми ул. Минем исәп-хисап буенча бер авторның уртача хезмәт хакы аена 1500 сумнан артмый. 20 меңгә кадәр эшләүчеләр дә бар. Гадәттә бер-ике мәсьәлә чишү бәясе 100-150 сумда тирбәлә. Ун мәсьәләдән торган контроль эш башкару 400-500 сумнан артмый. Моның өчен компьютерда интеграллы яки башка төрле символлардан формулалар җыеп, сызымнар сызып, күләмле эш башкарырга кирәк. Фирманың интернет порталында лицензиясе күрсәтелмәгән. Мәскәү һәм Санкт-Петербург кодлары белән телефон номерлары гына бар. Автор буларак теркәлү узганда миңа Санкт-Петербургка чылтыратырга туры килде. Фирма рәсми рәвештә теркәлмәгән булса кирәк. Теркәлсә, дәүләткә салым түләргә туры килә. Бу очракта заказ бәяләре сизелерлек арта. Әгәр дә бер эш бәясен уртача 300-400 сум дип алсак (шактый кыйммәтле эшләр дә бар), ике ел эчендә фирма аша 100 миллион сум чамасы акча үткән. Бу – авторларга түләнгән сумма. Автор аукционда үзе куйган бәяне ала. Заказчы акча күчергәндә автор куйган бәядән 12 процентка арттырып түли. Бу өлеше фирмада кала. Портал шундый итеп эшләнгән, автор үз исәбенә җыелган акчаны үзенең “VISA” интернет картасына яки Яндекс акча янчыгына бик ансат күчереп куя. 

Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 58 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»