поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.11.2014 Матбугат

Бер төркем каләм ияләреннән АЧЫК ХАТ

Мөхтәрәм милләттәшләр! 

Хөрмәтле укучыларыбыз, әдәбият сөючеләр!
 
Һәммәбез дә шаһит, матбугатыбыз басмаларын халыкка тарату елдан-ел кыенлаша бара. Моның бүгенге заман үзгәрешләренә бәйле, каләм әһелләреннән генә тормаган җитди сәбәпләре барын сез үзегез дә яхшы беләсез. Әмма без, сәбәпләрне ачыклаудан, акланудан бигрәк, иң әүвәл мондый хәлдән бергәләп чыгу юлларын эзләргә тиешбез. Мәсьәлә үтә кискен тора: сүз туган телебезне саклап калу һәм үстерү турында бара. Ә тел, мәгълүм булганча, милләтне милләт иткән төп билге, төп күрсәткеч. Телнең хуҗасы һәм сакчысы – сез, ягъни халык, бигрәк тә аның үз тарихын белгән, киләчәге хакында уйланган зыялы катламы. Телнең яшәү даирәсе – гаилә, мәктәп, хезмәт-эш урыннары, сәхнә-театрлар, тамаша-концерт заллары, сәүдә-базар рәтләре... Әмма затлы классик телнең нигезе-бишеге – ул әдәбият һәм матбугат. Халыкның гасырлар буе жыйналып, чарланып килгән асыл җәүһәрләрен алардан башка күзаллап булмый. Менә шуңа күрә сүз сәнгатенең төп мәйданы булган, телебез сагында торган газета-журналларыбызны саклыйсы, үстерәсе иде. Әлеге басмалар сезгә инде күптәннән таныш. Алар – яшәешебез көзгесе буларак, әдәбият-мәдәният тормышын үзәккә алып яктыртучы һәм халкыбызның рухи мирасын барлаучы "Казан утлары", "Идел", "Мәйдан", "Безнең мирас" журналлары, "Мәдәни җомга" атналык газетасы; күпкырлы тәрбия эшен милли традицияләр җирлегендә алып барырга ярдәм итүче "Сөембикә", "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары; сәнгатьле сүз аша яшь варисларыбызда кече яшьтән телебезгә мәхәббәт уятырга омтылучы "Ялкын", "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары, "Көмеш кыңгырау" газетасы һ.б. Болар арасында гасырларга сузылган зур тарихлы басмалар да бар. Дистә миллионга якын  халык  өчен  бүгенге  тиражлар  һич  тә  канәгатьләнерлек түгел.
 
Алгарышыбыз өчен кирәкле газета-журналларны үзебезнең татар дөньясына мөмкин кадәр күбрәк тарату бурычын, әлбәттә, редакция хезмәткәрләре көче белән генә үтәп чыгып булмый. Сезнең дә, хөрмәтле укучыларыбыз, гомумхәлне аңлап, бу үтә мөһим һәм саваплы эштә актив катнашуыгыз сорала. Теләгәндә һәм чынлап торып тотынганда, сез дә әлеге басмаларга яхшы ук булыша алыр идегез. Үзегез яшәгән төбәктәге халыкка хезмәттәшләрегезгә, туганнарыгызга, дусларыгыз-танышларыгызга аңлатып мөрәҗәгать итсәгез икән. Безнең күпсанлы, төрле буын язучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары мондый игелекле эштә һичшиксез катнашырга бурычлы. Алар үзләре генә дә берничә данә яздырта алса да, милли басмаларыбызның тиражы шактый ишәер иде. Халкыбызның дәвамчылары булган яшьләр дә бу хәрәкәттән читтә калырга тиеш түгел. Хәзергә кадәр тупланып килгән бай рухи мирас аларның киләчәге өчен бит. Биниһая зур мөмкинлекләргә ия Интернет челтәреннән тыш, безнең язма матбугатта да яшь буынның аң-зиһенен баетырлык төрледән-төрле мәгълүматлар, танып-белү офыкларын киңәйтерлек мәкаләләр, рухи-эстетик тәрбия алырлык әсәрләр даими рәвештә чыгып тора. Бу җәһәттән бүгенге яшьләргә, шул исәптән яшь каләм ияләренә мөрәҗәгать итеп, шуны да искәртәсе килә: яшь дусларыбыз, республика газета-журналларын үзегез дә укып барырга тырышыгыз; татар басмаларын әти-әниләрегезгә, абый-апаларыгызга, якын кардәшләрегезгә туган көннәр, Яңа ел һ.б. бәйрәмнәр уңаеннан үзенчәлекле бүләк рәвешендә дә яздырта аласыз. Шул ук вакытта аерым предприятиеләр, акционерлык җәмгыятьләре, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче оешмалар, фермер хуҗалыклары да Уңыш бәйрәме, 8 Март, Сабан туе, Республика көне тантаналарында хезмәт алдынгыларына газета-журналларга язылу квитанцияләрен бүләк итүне оештырсыннар иде.
 
Милли матбугаттан башка заманның мәдәни югарылыгына ирешеп булмый. Бездән хәзер, телебез, милләтебез киләчәге хакына зур җаваплылык тойган хәлдә, бердәм һәм бербөтен булып, газета-журналларыбызны саклап калу, моның өчен җыйнаулашып тырышлык кую таләп ителә!
 
Шунысын да исегезгә төшерәбез: көндәлек матбугатка барлык элемтә бүлекләрендә,  шулай ук дәүләт хезмәте порталында (http://usluqi.tatarstan.ru) "ТАТМЕДИА" ААҖ сайты аша (http://tatmedia.ru) он-лайн режимында электрон рәвештә язылырга мөмкин.
 
Сезнең күмәк теләктәшлеккә һәм ихлас ярдәмегезгә ышанып,
Татарстанның халык  шагыйрьләре Равил ФӘЙЗУЛЛИН,
 Рәдиф ГАТАШ, Роберт МИҢНУЛЛИН, Зиннур МАНСУРОВ;
Татарстанның халык язучылары Гәрәй РӘХИМ,
Рабит БАТУЛЛА, Марсель ГАЛИЕВ, Фоат САДРИЕВ.

---
Интертат.ру
№ --- | 27.11.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»