• 15.06-31.08 "Kazan шоу" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 20.07 Фестиваль «ARENALAND». "Казан арена" стадионы. 12:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Июль Радик Гайзатуллин
  • 20 Июль Наилә Нәҗипова
  • 20 Июль Алмаз Гыймадиев
  • 20 Июль Рөстәм Маликов
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • Казанда Яңа-Савин районында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир сатыла.Риэлтор түгел,хуҗасымын.тел.89172651334.
  • Казанда Мәскәү районының Декабристлар урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир сатыла.Тандем янында.Риэлтор түгел,үзем сатам.тел.89172651334.
  • Казанда Бр.Касымовлар урамы 22/7 йортында урнашкан тулай торакта 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена барлык тулэулэрне кертеп 9000 сум. Тел: 89274406960
  • Тиз арада, Лаеш районының Бима авылында (казаннан 25 км) 2 катлы брустан эшләнгән өй сатыла. Кыйммәт түгел. Мунча, гараж, газ , су кетеретлгән, канализация. 6 сутый җир. парник. телефон 89172791083 Риэлтор түгел.
  • Павлюхина урамында бүлмә сатыла, Ипподром тукталышында. 89033052264
  • Сдается однокомнатная по ул. Бр.Касимовых. Собственник. 8-9196255266
  • Куплю комнату в квартире 89270344252
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында бер бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар да бар. Риелтор түгелмен. 8-9196255266
  • Бер булмэле фатир яки гостинка сатып алам. 89279619192 Лэйсэн
  • Бр.Касимовых урамы, 22/7 адресы буенча урнашкан тулай торакта 18 кв.м бүлмә сатыла. Уңайлы җир - мәктәп, балалар бакчасы, базар, поликлиника. Горки метро станциясенә җәяү 5-6 минут. Шәһәрнең теләсә кайсы җиренә алып бара торган транспорт тукталышы якында гына Өйдә капиталь ремонт үткәрелде. Йорт тирәсендә яңа асфальт түшәлгән, машина куяр өчен урыннар җитәрлек. Студентлар, яшь гаилә өчен яхшы вариант. 89520443409

 

 

 
Архив
 

               

04.10.2014 Язмыш

Детдомнан бала алу документлары әзер булгач кына балага узганымны белдем

Кияүгә чыкканнан соң, биш еллап балабыз булмады. Аптырагач, балалар йортыннан бер кыз бала алырга исәпләп, документлар җыя башладык. Нигәдер бу эшебез озакка сузылды. Бер язу артыннан гына да 2 айлап йөрдек. Хәерлегә булган икән. Инде барысы да уңай хәл ителә дигәндә, балага узганымны белдем.

Бу хакта иремә сөйләдем. Ул бәхеттән нишләргә белмәде. Тугыз айдан тупырдап торган улыбыз туды. Аңа бер яшь тулмаган иде әле, тагын авырга калдым. Бу юлы кызыбыз туды. Сөене­че­бездән нишләргә белмәдек! Тик бәхетебез озакка бармады. Балаларым беренче сыйныфка укырга кергәч, әтиләрен югалттык. Эштән кайтканда, машина бәреп китте аны. Ул вакытта түккән күз яшьләрем...

Әмма бирешмәдем. Янымда йөгереп йөрүче сабыйларым яшәргә көч бирде миңа. Ирем үлгәч, кияүгә сорап килүчеләр булды. Әмма мин, балаларым өчен әйбәтрәк булыр дип, башка ир белән кавышырга теләмәдем. Шулай итеп, еллар уза торды. Улымны өйләндереп, кызымны кияүгә бирдем. Марсым бик тә игътибарлы, кайгыртучан бала булды. Ә Лилиям никтер башкача үсте. Югыйсә, икесенә дә бертигез наз, ярату бирдем. Кияүгә чыгып, башка шәһәргә китүгә үк, аның шешә белән дуслашканын әйттеләр. Киявем – шундый акыллы, тәртипле, тырыш кеше. Тик нигәдер кызым юлдан язды. Биш яшьлек кыз баласы хакында да уйламый. Элегрәк өйгә эчеп кайтса, хәзер бөтенләй икешәр көнгә чыгып югала башлады.

Шушы көннәрдә киявем кайтып керде. “Әби, мин башка түзә алмыйм. Әйдә, берәр нәрсә эшләп карыйк инде. Яратам бит мин аны”, – ди. Бу хәлләрдән соң кызым белән сөйләшеп карадым. Тик ул: “Мин эчкече түгел. Тормышыма тыгылмагыз”,– диде. Шул көннән бирле йокым качты. Нишләргә дә белмим. Оныгым да, киявем дә, кызым да кызганыч. Берәр киңәш бирмәссезме? 

САНИЯ
Ватаным Татарстан
№ 144 | 03.10.2014
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№12 (886448) / 10.10.2014 19:35:47

Кыз-хатынны эчүчелектән дәваларга кирәк бит инде! Хәзерге заманда бу чишә алмаслык мәсьәлә түгел дип беләм.

№11 (886105) / 08.10.2014 11:43:45

Мин бит уземнен шэхси фикеремне генэ белдердем. Мэкалэнен исеме ук сорауга жавап булып тора. Просто тормышта ишетеп-кургэнем бар, куп еллар бала таба алмаган хатын, детдомнан бала алгач , 3 бала тапты.
Мин бу хатынга каты бэрелергэ телэмэгэн идем, дэрес анлагыз. Бэхетле картлык телим анарга

№10 (885842) / 06.10.2014 22:28:49

Юк,юк Эйе шул, алмыча дөрес эшләгән!!
үксез бала асрау бик җиңел эш түгел...
асраган кеше генә белә.
дөрес өшләгән алмыйча!!
№6 дөрес язмый.
Документлар гына әзер булган. алып кайтмаганнар бит өйләренә. алырга омтылыш булган - алмаганнар. аларның ни гаепләре бар ул кызчык алдында? гаепләре ЮК.

телгәләмәгеә бу хатынның бәгърен!!!

№9 (885831) / 06.10.2014 22:01:56

№6 ,мин дэ шулай язырга телэгэн идем,..сезнен фикерне укыгач ,туктап калдым.Дорес,ул баланы алырга уйлаган икэн,до конца надо было довести.

№8 (885749) / 06.10.2014 15:10:30

Причум монда детдом баласы?
Узенекелэрне генэ устергэч, нигэ эллэ кайчангыны искэ ала?
Узенне гомер буе гаеплэрлек булгач, нигэ алмадыгыз ул баланы?
Купер аркылы чыктым....

№7 (885486) / 04.10.2014 23:56:46

Фикер 100 процентка дөрес әйткән. Бу фикердә үз фикеремнең көзгедәге чагылышын күргәндәй булдым. Сез тормышны тирәнтен аңлаучы зат булырга тиеш!

№6 (885462) / 04.10.2014 20:50:46

Балалар йортыннан алырга булган бер кыз бала, аллахы тэгалэ шунын эчен сезгэ бала табу бэхетен биргэндер. Анлавымча сез башлаган изге эшегезне ахыргача житкермэгэнсез. Хэер, кем белэ инде, язмыш....язмыш.

№5 (885459) / 04.10.2014 20:42:24

Корбан бәйрәмендә мондый темага язма бирмәсәгез дә була иде. Хәер, сезгә хәзер алла ни, мулла ни. Сезнең кыйблагыз юк кына түгел, сез милләткә дә арт белән борылган имансызлар.

№4 (885458) / 04.10.2014 20:38:45

Бу һаман теге Миназыйм Сепперов җитәкләгән гәҗитме? Тагын нинди язма көтәргә мөмкин? Нишләп татар кешесен куймыйлар анда баш редактор итеп?

№3 (885456) / 04.10.2014 20:35:53

Бу Акчарлак яки Урта түшәк гәҗитеме, әллә Ватаным Татарстанмы? Сез кайчан гәҗитегезне адәм рәтле итәсез инде? бу темалар белән бөтен интернет, бөтен сары пресса тулган. Табыгыз инде бер-ике чын журналист - фикерле язмалар язарга.

№2 (885446) / 04.10.2014 18:06:54

№1 синен белэн килешэм. Бер салып кайтканда иманын укытырга кирэк иде ул кызнын

№1 (885445) / 04.10.2014 18:05:11

Ничек инде "шул коннэн бирле йокым качты"? Сезнен йокы бик куптэн качкан булырга тиеш иде.Менэ анын топ сэбэбе.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом