|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2014 Җәмгыять
Этне бакча сукаларга, чиләк белән су, утын ташырга өйрәткәннәр (ВИДЕО)Ике яшьлек ризеншнауцер токымлы этне хуҗасы, колонкага барып, чиләк белән су алып кайтырга өйрәткән. 47 яшьлек хуҗа Александр Матыцин әйтүенчә, Лимон кушаматлы эт 11 айлык чакта ук чиләкләр белән кызыксына башлаган. Бәрәңге утыртканда, хуҗасыннан күреп чиләк күтәреп йөргән.
Лимон хуҗасына бакча сукаларга, утын ташырга да ярдәм итә.
Ризеншнауцер токымлы этләр күбесенчә полициядә хезмәт итә, алар яхшы сакчы. Буе 70 см га, авырлыгы 50 кг га җитәргә мөмкин.
Фото һәм видео: Александр Матыцин.
--- |
Иң күп укылган
|